Якты юл
  • Рус Тат
  • Кырык еллык укытучы хезмәте

    1966 елның ак карга төренгән декабрь ае. Үрәчәле чанага мул итеп салам түшәгән, толып белән калын шәл салган кучер Минзәлә педагогия училищесының база мәктәбе саналган Иске Абдул мәктәбенә өч айлык практикага алып китә Клара Хөсәенованы. Авыл матур. Коллектив әйбәт каршы ала. Еллар үткәч, ветеран укытучы Халисә Гарипова районнарының «Якты юл» газетасына менә ничек язып чыгачак ул көннәрне: «Математика буенча практика узарга җибәрелгән Клара Тимер кызын минем класска беркеттеләр. Тыйнак, чибәр кыз кыска гына вакыт эчендә үзенең тырышлыгын, осталыгын күрсәтеп өлгерде. Укуын тәмамлагач та безнең мәктәпне сайлады. Бүген инде ул олыны олы, кечене кече итә белүче, укучыларның да, укытучыларның да әнисе ролендәге мәктәп директоры!..»

    Хәзер Тукай районына кергән Иске Абдул мәктәбе ул вакытта үзенең эшчәнлеге, авыл мәктәпләрендәге укыту-тәрбия эшләренең сыйфатын күтәрерлек ысуллар уйлап табулары, белем бирү дәрәҗәсе буенча районда гына түгел, республикада да алдынгылар рәтендә бара. Алар Татарстанда беренче булып түләүсез кайнар аш, түләүсез дәреслекләр белән тәэмин ителә. Мәктәптә укучылар үзидарәсе, ата-аналар университеты оештырыла. Туган якны, милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне өйрәнү музее ишекләрен ача. Клара Тимер кызы Иске Абдул мәктәбенең күтәрелеш кичергән, яңа башлангычлар кертелгән чагында эшли башлый һәм баш-аягы белән эшкә чума. Бераздан читтән торып Казан пединститутының тарих факультетын тәмамлый һәм мәктәптә тарих фәнен дә укыта башлый. «Ел укытучысы» исеменә лаек була. Укучылары да төрле елларда үткәрелгән республика күләмендәге олимпиадаларда күп тапкырлар җиңүләр яулыйлар. 

    «Җырлагыз, ләкин һөнәрегез башка булсын!»

    Аларның тамырларын моң сугарган. Тимершәех агайның күкрәгеннән агып чыккан җыр чишмәсе алты баласына да күчкән. Кайсында мулрак, тирәнрәк, кайсында үз күңелен иркәләр, гаиләсен, балаларын халык моңнары дулкынында тибрәтер өчен. Хәер, үз күңелен иркәләр өчен дип тарайту дөрес булмас. Актаныш районының Иске Богады авылында туып-үскән Хөсәеновларның һәркайсы авылдашларының күңелен сихри моңга төрә. Һәркайсы сәхнә йолдызы булырлык сәләткә ия дә бит, тик әтиләре катгый: «Җырлагыз, тик һөнәрегез башка булсын! Әнә укытучы, мөгаллим, педагог!..» – дип саный ул. Үзенең Минзәлә педучилищесында укыган авыр елларын, андагы мөгаллимнәрнең чын кеше, чын педагог булуларын ассызыклап. Баш баласы Клараны да, сигезенче классны тәмамлауга, үзе укыган «академия»гә илтә.
    Татар мәктәпләреннән килгәннәр, гадәттә, рус теленнән аксый. Ә Кларага бу фән артык авыр булмый. Чөнки ата белән ана Клара белән энесе Рафаилне үзләреннән унике чакрым ераклыктагы Афанасьевка авылындагы рус башлангыч мәктәбенә бирәләр. Таң карасы белән җитәкләшеп чыгып киткән ике сабый, көне буе «энә белән кое казып», җәмгысы егерме биш километр юл үтеп, арып-алҗып, кичке якта гына өйләренә кайтып җитәләр. Салкын кыш һәм пычрак көз айларында фатирда торалар. 
    Клара белән без сабакташлар. 1962-1966 елларда Минзәләдә бергә укыдык. Башлангыч класс укытучылары булырга тиешле безләрне дүртенче курста икегә бүлделәр. Ягъни ике төркемнән дә көчлерәк исәпләнгәннәрне аерып алып, 5-8 класслар өчен математика укытучылары әзерләделәр. Без анда да Клара белән бергә калдык. Тагын шунысы, педучилищеда биргән имтиханыбыз Алабуга пединститутының физика-математика факультеты таләпләренә туры китереп төзелгән булып чыкты. Бер атуда ике куян дигәндәй, һич уйламаганда Алабуганың физмат студентлары да булып куйдык.
    Училище белән саубуллашыр алдыннан, юллама алу өчен, махсус төзелгән комиссия янына керәсең. Алдынгыларга ерак Себерне түгел, үзебезнең Татарстан җирлегендәге мәктәпләрне сайлап алу хокукы бирелә. Шулай итеп, уку отличнигы Клара Хөсәенованы Иске Абдул мәктәбе яңадан үз кочагына ала.
    Шушы урында чигенеш ясап, әтисе куйган таләптән читкә «тайпылган» Клараның бертуган энесе Азат Хөсәенов (Азат Тимершәех) турында да әйтеп китү кирәктер. Азат Тимершәех бүгенге көндә Татарстанның халык артисты. Кулына класс журналы тотып укучылар алдына кереп басмаса да, меңәрләгән тамашачысы алдына чыгып, мәгънәле җырлары, инсафлы мөгамәләсе белән милләттәшләренә тәрбия бирүче сыйфатында кабул итеп була аны. Тагын бер энесе Рафаил Хөсәенов – тарих укытучысы, мәктәп директоры булып эшләгән кеше. Төп нигезне саклаучы энесе Риф тә, сеңелләре Рәмзия белән Рәсимә дә үз юлларын тапкан, апалары кебек үк максатчан, булдыклы затлар. Аларның уңышларын әниләре Янсылу, әтиләре Тимершәех Хөсәеновларның – алты баланың да «үзәген таза» итеп тәрбияли алу нәтиҗәсе, мөгаен.
    Бүген исә шактый озын юл үтелгән. Әмма үткән юлның һәр тукталышы, һәр борылмасы исендә Клараның. 
    Менә шулай, җәмгысы 40 ел! Укучыларының, ата-аналарның, хезмәттәшләренең тирән мәхәббәтен казанган, Иске Абдул мәктәбе тарихында якты эзен калдырган, район һәм республика мәгарифенең күп санлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган педагог ул.

    Картлыкны шатлыкка әйләндереп

    Гөрләп торган мәктәп тормышы белән бергә, 1968 елның җәендә үз учагы да кабына Клараның. Ваяс исемле егеткә кияүгә чыгып, кайнанасы Нурлыхода белән бергә яши башлыйлар. Вилсур исемле уллары, Фәйрүзә исемле кызлары туа. Балалары йөзгә кызыллык китермичә укып, югары белем алалар. Вилсур Казанның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик булып кайта. Фәйрүзә, әнисе юлыннан китеп, Чаллы педагогия колледжын тәмамлап, шул ук шәһәрдә, башта балалар бакчасында, аннан 26нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укыта. Икесе дә башлы-күзле булып, әти-әниләренә оныклар бүләк итә башлыйлар.
    Клара 2003 елда лаеклы ялга чыга. Тыгыз эш сәгатьләренән соң кинәт кенә туктап калу, билгеле, күнегелмәгән тынлык. Әмма Тимер кызы югалып кала торган түгел. Районның ветераннар оешмасы әгъзасы буларак та, Иске Абдулдагы «Шатлык» фольклор ансамбле җитәкчесе буларак та, картлыкны, чын мәгънәсендә, шатлыкка әйләндереп яшәргә булыша ул үзе кебек пенсиягә чыккан өлкәннәргә. Авылларда, районнарда, бөтен Татарстан буйлап, хәтта күрше-тирә өлкәләрдә дә тамашачылар аягүрә басып алкышларлык чыгышлар ясыйлар. 
    «Әни безне туган авылыбыздагы ак карның шыгырдавыннан, бит очларын чеметеп чыныктырган суыкларыннан да ямь табарга өйрәтте», – ди бүгенге көндә үзе дә ике бала әнисе Фәйрүзә Сабирова. 
    Вилсур да аклык ярата торган була. Һәр ел саен гаиләсен, туганнарын җыеп, кышкы урман белән хозурланырга алып чыгу тәртибен кертә. Әмма... шулай чөкердәшеп, хыяллар-өметләр белән яшәгән бер мәлдә...
    Әкият батыры кебек тулы-тыгыз гәүдә. Караәхмәтләреңне күккә чөярлек көчле беләкләр. Буй дисәң – буй, сәләт дисәң – эшкә төрле яклап маһирлык!.. Өстәвенә, авылдашлары арасында кешелекле, ифрат та ярдәмчел булуы белән абруй казана Вилсур Кыямов. 1993 елда «Татарстан» совхозының курчак кебек сылу гәүдәле Гөлсинә исемле чибәр кызына өйләнеп гаилә кора. Әтисе үлеп, тол калган әнисе, хатыны, өч баласы рәхәт итеп яшәрлек, бөтен уңайлыклары тудырылган яңа йорт күтәрә. Үз эшен ачып җибәрә...
    Нишләмәк кирәк, көннәрдән бер көнне типсә тимер өзәрлек Вилсур урынга ава. Германиягә тикле барып ясаткан операцияләрнең дә уңышлы булмаганын аңлаган егет соңгы сулышын көтә. Барысы белән дә бәхилләшә. Гаиләсен янына җыеп, һәр баласына васыятен җиткерә. Әнисенә: «Балаларымны ташлама!» – дигән үтенечен белдерә.

    Әбием, мин сине яратам!

    Беркемнең дә сарае буш түгел анысы. Әмма бер генә ана да газиз баласының үзеннән алда туфрак булуын теләми. Әллә инде «Бакый йортка да яхшылар кирәк» дигән сүзләр дөресме?.. 
    Алия, Ләйсән, Гадел – бу гүзәл җан ияләре Гөлсинә белән Вилсур Кыямовларның йөрәк җимешләре, тигез тормышта бәхетле булып яшәр өчен дөньяга килгән гөлләр, чәчәкләр!
    Алия, әбисе юлыннан китеп, Чаллы педагогия колледжын тәмамлый, район мәгариф бүлегенә эшкә чакырыла. Авылдашы, классташы, әтисе ризалыгын биреп калдырган Рамил исемле яшьлек мәхәббәтенә кияүгә чыгып, Шамил исемле егет алып кайта.
    Ләйсән шәфкать туташы һөнәрен сайлый. 
    Ә ундүрт яшьлек Гадел: «Әбием, мин сине бик яратам. Мәңге-мәңге безнең белән яшә!» – дип хатлар, котлаулар, район газетасына мәкаләләр яза. 
    Балаларыңа, оныкларыңа, кешеләргә кирәклегеңне тоеп, бөтен нәрсә уч төбендәге кебек үтә күренмәле авыл тормышында ихтирам казанып яшәү – һәркемгә дә бирелмәгән. Бакчасын, тәрәзә төпләрен тутырып гөлләр үстерүче, май аенда ук оныкларын яңа өлгергән кыяр белән сыйлаучы, һаман гыйлем җыючы, санап бетергесез күп эшләр майтарып тә һичбер масаюны белмәгән соклангыч кеше ул Клара Хөсәенова.

    Эльмира Шәрифуллина.
    / Фото Клара Хөсәеновадан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: