Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Күңелендә әле һаман чыңлы кыңгырау

Миңа гомер юлымда төрле рухлы, төрле холыклы кешеләрне күп очратырга туры килде. Аларның кайберләренең кылган гамәлләреннән гыйбрәт алдым, кайсыларының яшәешен, тормышка карашын, омтылышларын өлге иттем. Соңгыларының берсе - урамыбызның иң өлкән ак әбисе, гомере буе балаларга аң-белем биргән мөгаллимә Һидая апа Кәримова.

Еш очрашабыз укытучым белән. Әле хәзер дә, гомерем үреннән шактый менгән булсам да, еш кына сабыр холыклы, туры сүзле, фикерен бастырып әйтә белүче, бай күңелле, укымышлы Һидая ападан үрнәк алам. Кыен чакларда, булмаган йомышны бар итеп, аның янына керәм. Күркәм юбилее алдыннан тагын аның янында булдым. Остазыбыз акрын гына гомер йомгагын сүтә. Аның сүзләренең хаклыгына, хәтеренең ныклыгына сокланып утырам. Нәкъ дәрес биргәндәгедәй сүзен бастырып кына әйтә, фикерен бик матур йомгаклар куя. Бер дә 90 яшен тутырган әбекәй димәссең.

Актаныш районы Усы авылында урта хәлле 8 балалы крестьян гаиләсендә бишенче бала булып туган. Зирәк бала була ул - 7 яшеннән укырга керә. Сәфәр, аннары Пучы мәктәпләрендә иң яхшы укучыларның берсе була. Хыялый кызның нияте - укытучы булу. Тик мәктәпне тыныч кына укып бетерергә насыйп булмый кызга - Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдагы ир-атлар сугышка китеп бетә, мәктәп эскәмиясендәге үсмерләр колхоз тәртәсенә җигелә - авылны яшәтергә, фронтны ризыклы итәргә кирәк була. Көзге кыр эшләрендә плугар булып эшләп йөргән чакта, 16 яшьлек Һидаяның районның иң алдынгы укучысы булуын искә алыптыр, Бүләк авылына укытучы итеп куялар.

- Онытырлык кына булмады ул еллар, - дип искә ала ветеран авыр сулап. - Балаларның тамаклары ач, өс-башларына кияргә юк. Мохтаҗлыкның чуты-кырые юк. Җитмәсә фронттан көн саен диярлек йөрәк өшеткеч хәбәрләр килеп тора. Ә мин, үзем дә алардан аз гына зуррак укытучы, аларга белем бирергә, юатырга тиеш. Ул чагында йомшак укучыларны ике, хәтта өч ел классларында утыртып калдыру бар иде. Шуңа күрә кайбер укучылар миннән зуррак та иде. Авылда киеренке эш вакытларында уку сәгате тәмамлангач, классыбыз белән колхоз эшенә китәбез. Эшләгәч 9 кг арыш бирәләр. Шуны шешә тәгәрәтеп, ярма ясап аш пешерәбез. Иртә-кич басуда: колхозчыларның күпме эшләгәннәрен үлчибез, фронттагы хәлләрне аңлатабыз. Укытучылар ялкынлы агитаторлар булдылар ул елларда.

Балалар белән мәш килү, колхоз эшенә йөрү генә яшь укытучының үз кайгысын баса алмый, билгеле. Өрлектәй ике абыйсы - Мәгъсүмҗан белән Мәхмүтҗанның яу кырында һәлак булуы, алар кебек каһарманнарның ятим балаларының күз яшьләренең тәэсиреме, Һидая Кәримова Хуҗамәттәге ятим балалар йортында эшли башлый. Балалар боекмасыннар, ятимлекләре үзәкләрен өзмәсен өчен ул көне-төне шулар янында була. Аларга төрле уеннар оештыра, җитәкләп, табигать кочагына алып чыга, тәрбиячеләренең кызыклы әңгәмәләрен балалар сәгатьләр буе тыңларга да әзер булалар. Барысы 100 бала. Басуга бергәләп эшкә йөриләр. Кичләрен концерт, спектакьләр куялар. Һидая апалары бик матур итеп гармунда уйный.

- Кешеләрдән чаршау җыеп сәхнә ясыйбыз, ә киемнәрне ике оборотлы тегү машинкасында үзем тегәм, балаларга да өйрәтәм, - дип искә ала ветеран.

- Ә сугыш беткән көн ничек булып исегездә калган? - дип кызыксынам.

- Ул көнне онытасым юк, - ди ул. - Айман авылында мәктәп тау башында. Авырлыклар белән булса да тагын бер уку елын түгәрәкләп киләбез. Безнең армиянең фашистларны куа барып, үз өннәрендә тар-мар китерә башлауларын ишетеп куанабыз. Язгы матур көн иде. Дәресләр беткәч карасак, авыл кып-кызыл төскә манчылган. Һәр кеше капкасына, коймасына, өй кыегына кызыл сөлге, ситса, кызыл төстәге киндер чаршавын кисеп элгән. Җилекләрне суырган, өй саен диярлек ятимлек китергән сугыш беткән. Бер апада фатирда тора идем. Кайттым да, аның ипи төрә торган ашъяулыгын мин дә чыгарып элдем. Күз яшьләренә манчылган шатлыкның иге-чиге булмады.

Һидая апа үзе туктаусыз эшли, үзе һәрдаим белемен күтәрә. Читтән торып Бөгелмәдәге укытучылар әзерләү мәктәбен, аннары Казан педагогия институтын тәмамлый. География, биология фәннәре укытучысы белгечлеген ала. Элек укытучыларны күчереп йөртү гадәте була. Һидая апа Күзкәй мәктәбенә килгәнче Дәвектә, Калмиядә укыта. Аның элекке укучылары: «Һидая апа бик тырыш, үтә җаваплы, тынгысыз, таләпчән укытучы. Дәресне искиткеч мавыктыргыч итеп алып бара белә иде», - дип сагынып искә алалар. Ул, чыннан да, тынгысызлыктан ямь-тәм таба, иҗади эшли. Дәрескә сәгатьләр буе ихлас әзерләнү, туган якны яхшырак белү максатыннан экскурсияләр, сәяхәтләр оештыра, ә болар барысы да укытучыдан югары әзерлек, тирән белем таләп итә. Ул гомере буе бик күп газета-журналлар алдырып укып барды, китапханәбезнең актив укучыларының берсе иде.

Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, 41 ел балалар укыткан Һидая апа Кәримова 1960 елда ук, беренчеләрдән булып, «Мәгариф отличнигы» дигән күкрәк тамгасы белән бүләкләнә. Ул «РСФСРның атказанган укытучысы» исеменә лаек булды. Һидая Кәрим кызы балаларында да фәнгә мәхәббәт тәрбияли алды. Кызы Гөлчәчәк - югары белемле химик-технолог, улы Данил - инженер. Ветеран укытучыда белем алган укучыларның бик күбесе районыбызда җитәкче вазифаларда эшлиләр, остазлары үрнәгендә укытучы һәнәрен сайлаганнары да күп. Һидая апаның картлык көне балалар, оныкларының кадер-хөрмәтендә үтә. Бүген 90 яшен тутырган остазга элекке укучылары исеменнән дә саулык-сәгадәт, хәерле картлык, иман байлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев