Якты юл
  • Рус Тат
  • Күңелдә дәрт булса, беләктә көч бетми ул

    Әйтергә генә ансат - 50 ел хезмәт стажы. Инде ул пенсия яшендә. Бер караганда туктап ял итәргә, гомерлек хезмәтенең әҗерен күреп, тыныч кына яшәргә тиеш сыман, әмма бу эшсөяр җан әле һаман таңнарда эшкә ашыга, хезмәтен ихлас башкарып, җиргә нык басып өенә ашыга. Яздан башлап кара көзгә кадәр басудан кайтып...

    Мин аны күрергә килгән көнне дә эштән кичке эңгердә генә кайтты. Бүтән кешеләр, ничектер, арып-талып "Уф-ф" дип кайтсалар, аның йөзендә - елмаю. "Арымадыгызмы?" - дип соравымны сизми дә калдым. "Арытмыйча гына булмый инде, әмма мин тулы куәткә эшли алуым белән бәхетле", - диде ул. Йөзендә елмаю, күренеп тора, узган эш көненнән канәгать. Сүзем - авыдашым Әнәс абый Галимов турында.
    Ташкичү авылында хезмәт сөючән, ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә ул. Мондый гаиләләрдә һәркемгә эш җитәрлек. Әнәс абый да кече яшьтән үк кул арасына керергә, булышырга тырыша. Хезмәт сөяргә абый-апаларыннан өйрәнеп, эшләп үсә егет. Әти-әниләре, аның тырышлыгын күреп, мәктәптә әйбәт укуына куанып, малайны укуын дәвам иттерергә шәһәргә - Вахитов исемендәге урта мәктәпкә җибәрәләр. Бары "5" ле билгеләре генә "тезелгән" аттестатын алып, институтка юл тота ул. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, студент була. Әмма бер ел укыганнан соң бу уку йорты күңеленә ятып бетми. Чаллыга кайтып, күзәнәкле бетон заводында эшли. Аннары ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумына барып керә һәм инженер-механик белгечлеген алып, туган авылына кайта. Яшь кенә булуына карамастан, колхоз тормышына, кем әйтмешли, башы-аягы белән кереп чума. Ул елларда М. Җәлил исемендәге колхоз районда алдынгылар сафында була, мул уңыш үстереп, ВДНХ медале, күчмә Кызыл байраклар яулыйлар. Бөтен яңалык, алдынгы технологияләр безнең хуҗалыкта сынала. Әнәс абый менә шушы гөрләп торган хуҗалык тормышы эчендә кайный. Һәрвакытта югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Бергә эшләгән авылдашлар аны ихтирам белән искә алып сөйлиләр: шат күңелле, кешегә авыр сүз әйтмәде, хезмәттәшләренә, авылдашларга карата хөрмәтле ул, диләр. Дөрес, дөнья бит ул, барысы да ал да гөл генә булмагандыр. Әмма ул зарланып, чыраен сытып йөрмәгән. Кыенлыкларны җиңәргә яшьтән үк өйрәнеп үскәнгәдер, сынауларга бирешмәгән. Ул бит хуҗалыкта инженер-энергетик та булган, ферма мөдире дә булып эшләгән - проблемалар да җитәрлек булгандыр
    - Авылымны, эшемне яраттым, кешеләр белән уртак тел табарга тырыша идем. Хезмәттәшләрем авылдашлар бит, үзара ярдәмләшеп эшләдек. Хәзер менә тракторчы булып эшлим. Кырларны, андагы иркенлек, матурлыкны яратам, - диде ул. Аннары бераз сагышланып, - тик менә шул кадәре тырышлык белән төзелгән колхозларны җимереп аттылар. Ярый әле "Кама" агрофирмасы бар, ул да булмаса, авыл, басу тормышы белән яшәүчеләр нәрсә эшләр иде, - дип өстәде.
    Әнәс абый тату, үрнәк гаилә дә кора белгән. Әлфия апа белән алар, бер җан булып 35 ел гомер кичерәләр икән инде. Бер кыз, ике ул үстерделәр. Хәзер, әнә, онык-оныкчыкларын карашырга булышалар. Әлфия апаның әнисен кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Бер уңган, бар якка да уңган була, дип юкка гына әйтмиләрдер шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: