Якты юл
  • Рус Тат
  • Күңел матурлыгы аша туган гүзәллек

    Август ахырында, йомыш төшеп, "Татарстан" совхозы поселогында яшәүче Рәмилә һәм Фәнис Фәрраховлар гаиләсенә барып чыгарга туры килде. Соңгы вакытта авылларны төзекләндерү, ихаталарны тәртипкә китерү, чистарту, матурлау, бизәү турында сөйләшәбез, район күләмендә бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга тырышабыз. Фәрраховлар ихатасына аяк баскач та, иң беренче итеп, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк кабат-кабат...

    "Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигән бик тә дөрес һәм акыллы әйтеме бар татар халкының. Чыннан да, капка төбенә килеп туктауга ук бу йортта уңган-булган, эшчән хуҗалар яшәгәненә инанасың. Һәр көн иртә таңнан торып караңгы төнгә кадәр ихатаңда "казынмасаң", бу кадәр матурлыкны тудырып та булмас иде. Тудыру бер нәрсә, әле бит тудырганны бозмыйча, кырынлык китермичә саклый белергә дә кирәк.
    Нинди матурлык турында сөйлисез соң диярсез - бик сирәк йортларда гына очрый торган гадәти булмаган матурлык хөкем сөрә биредә. Ишегалдының иң түрендә йортка аяк атлаган һәркемне үзенә чакырып җәйге ял өе тора. Беседканың һәр детален йорт хуҗасы Фәнис үз куллары белән куйган. Такталарын үзе эшкәрткән, җиренә җиткереп үзе урнаштырган. Әйтергә кирәк, бу ишегалдындагы һәр корылма Фәниснең кулы аша үткән. Җәйге ял өенә кергәндә култыксалар куеп, күтәртелеп ясалган "күпер" өстеннән үтәсең. "Күпер"нең ике ягында ап-ак савытларда гөлләр үсеп утыра. Иң сокландырганы - шушы беседка янындагы бик тә зәвыклы итеп эшләнгән, тирә-ягы ташлар белән түшәлгән "күл". Алай гына да түгел, камышлары да бар, күл кырыена "аккошлары" да чыккан. Күлнең ап-ак ташлар түшәлгән төбендә балыклар йөзеп йөри. Алары чын - якындагы елгадан тотып алып кайтып җибәргәннәр. Беседка белән койманы тоташтырып, талдан читәннәренә кадәр үреп куйганнар хуҗалар. Агачларга куелган атынгычлар, матурлап эшләнгән эскәмияләр, бер кырыйда оныклар өчен дип махсус алып куелган бассейн... Капкадан кергәч тә уң якта яшелчә түтәлләре, чәчәклекләр... Кавын-карбызына кадәр үстерәләр икән хуҗалар. Чәчәкләр турында әйтеп тә торасы түгел - нинди генә төрләре юк аларның. Койманың урам ягына нарат агачлары утыртып чыкканнар. Атна саен чүп үләннәрен чабып торабыз, диләр. Көзен миләш, шомырт үсентеләре алып кайтып утыртырга уйлыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, әле бу нигезгә күченгәненә бер генә ел икән Фәрраховлар гаиләсенең. Аңа кадәр күпфатирлы йортта яшәгәннәр. Бу территорияне чүп үләннәре баскан булган. Шушындый ташландык урында искиткеч гүзәллек тууына үтеп йөрүчеләр дә, гаилә дуслары да сокланалар икән. "Теләк кенә түгел, осталык та кирәк бит әле мондый матур бизәкләрне булдырырга. Нәселдән киләме, үзлегегездән өйрәндегезме?" - дип соравымны бирәм Фәнис Вәзировичка. "Юк, нәселдән килми. Мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән идем мин. Агач эшенә, нигездә, шунда өйрәндем. Ә агач эшкәртү һәм башка шундый ир-ат эшләрен үз кулың белмәсә, авыл җирендә үз йортың белән яшәп буламыни инде ул? Аннары уңышлы килеп чыккан һәр эш өчен балаларча шатланасың, тизрәк икенчесенә тотынасы килә", - ди ул.
    "Беренче чиратта оныклар өчен тырыштык. Ишегалдына килеп керәләр дә шул атынгычларга, бассейнга йөгерәләр. Картлык көнебездә шулар белән әвәрә килеп, шуларны сөендереп яшисе килә", - ди Рәмилә Яхиновна. Әлбәттә, шушындый гүзәллекне күреп үскән балаларның күңелләре дә матур булыр. Ә оныклары бүген икәү икән Фәрраховларның: кызлары Энҗенең кызына өч, улына бер яшь. Тиздән уллары Эдуард та башлы-күзле булырга җыена. "Мин монда башкаручы гына, барлык идеяләр Рәмилә апагызныкы", - ди Фәнис Вәзирович тыйнак кына. Сүз дә юк, бер фикердә булып, кулга-кул тотынып эшләмәсәң боларның берсен дә башкарып чыгу мөмкин булмас иде.
    Бер уңган һәр яктан уңган инде. Рәмилә Яхиновнаның пешергән ашлары, камыр ризыклары да ашап туймаслык икән. Без барган көнне дә җәйге ял өендәге табында нинди генә ризыклар юк иде: чәкчәге дә, өчәр төрле пирогы да, үз бакчаларында үстергән искиткеч тәмле кавыны да, үз умарталарыннан алган балы да... Кыскасы, сокланырлык та, көнләшерлек тә итеп яши бүген "Татарстан" поселогындагы Фәрраховлар гаиләсе. Миңа калса, мондый гүзәллекне булдыру өчен, иң беренче чиратта, күңелең матур булу мөһим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: