Якты юл
  • Рус Тат
  • Корал алып сугышты, белем биреп тәрбияләде

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә Чаллы урамнарында Ватан сугышында катнашкан шәһәрдәшләребезнең олы фотосурәтләре - портретлары эленеп торды. Алар арасында районыбызның батыр улы Мулланур Әгъзамов рәсеме дә бар иде. Ул Чулман урамы белән Вахитов проспекты чатында 9 катлы йортта яши. Төгәллекне яратуын белгәнгә, алдан сөйләшенгән вакытка килеп җиттем. Ишекне ачып,...

    Шомлы еллар баласы

    Актаныш районы, Чуракай авылының биш яшьлек малае әтисенә ияреп, ишек алдын себереп йөри. Шулчак капкадан берничә кеше килеп керә. Арасында авыл Советы рәисе дә бар. Исәнләшеп тормыйча: «Син Әгъзаметдин үзең урта хәлле крестьян, нишләп әле, кешедән калышып, колхозга керәсе итмисең? Советка каршы түгелсеңдер бит. Теләмәсәң, Себергә җибәрербез», - дип янаулы итеп, куркытып сөйләшә. Хуҗаның ризалыгын да көтеп тормыйча, атын, арбасын, сука, тырмасын, дирбиясен - берсен дә калдырмыйча, атлар абзары ишек алдына илттерә. Әнисе Маһикамәр өй эче тулы баласы белән, атсыз ничек яшәрбез дип, кара кайгыга төшә. Әтисе Шаһиәгъзамның шул көннән авыруы көчәеп, ике ел да тормыйча, якты дөнья белән хушлаша. Олы улы Шаһишәриф Кызыл Армия сафына алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Икенче улы Мирзашәриф Мәчти авылына җидееллык мәктәпкә йөреп укый. Ял көнендә генә хуҗалыкка булыша ала. Өйдәге эшләр Мулланурга йөкләнә. Сеңлесе Нурлыходага - 3,5 яшь, ә төпчек энесе Гөлүскә - 1,5 яшь. Әнисе иртүк эшкә киткәндә, балалар йоклап кала. Соңга калып булмый. Урак өстендә басу капкасы төбендә шалашта каравылчы кизү тора. Эшкә килүче-китүчене хисапка алып, сәгате-минуты белән дәфтәренә төшерә. Прогул ясаучыга хезмәт көне киметеп языла.

    - Өйдәге балаларның ашарларына әзерләп, үзем карап үстердем, - ди Мулланур Әгъзамов.

    - Дөрес, кайчагында булышырга күрше карчыгы Гайшә әби керә. Аның белән сыерны ашатып, савып алабыз. Сыек сөткә кашыклап он салып, балтырган көпшәсе, какы кебек үләннәрне турап аш пешерә идек, - дип искә алды балачак елларын Мулланур ага.

    Яу кырында өч бертуган

    Ватан сугышы башлануга иң элек армия хезмәте үткән ир-егетләрне алалар. Әгъзамовлар гаиләсеннән сугышның башыннан ук иң олы абыйлары Шаһишәрифкә чакыру килә. Ул сугышның мөһим операцияләрендә катнаша, каты бәрелешләрдә батырлык үрнәге күрсәтеп, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1942 елның язында каты яраланып, аяксыз кала. Туган ягына кайткач, җәмәгать һәм мәдәният тормышында актив катнаша. Казанда яшәп, шунда вафат була. Мулланурның икенче абыйсы Мирзашәриф 1942 елны сугышка керә. Ленинград фронтында ике тапкыр яралана, сул аягының сөякләре чәрдәкләнгәч, аны госпитальдә кисәргә мәҗбүр булалар. Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнгән Мирзашәриф протез белән кайтып, Сәфәр һәм Байсар авылларында укытучы һәм завуч булып эшли. «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе һәм «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнә.

    17 яшеннән сугышчы

    Әгъзамовларның сугышчан юлын өченче уллары Мулланурга дәвам итәргә туры килә. Ул педагог абыйсы Мирзашәриф кебек авылның хөрмәтле мөгаллиме булырга теләсә дә, хыялы тиз генә тормышка ашмый. 17 яше яңа тулып үткән егетне, Минзәлә педагогия училищесында укыган җиреннән өзеп, сугышка алып җибәрәләр. Ул өлкән сержант дәрәҗәсендә укчы гаскәрләр сафында, разведкада һәм ракета частенда хезмәт итә. Белоруссияне, Литваны, Көнчыгыш Пруссияне, Кытай республикасының Маньчжурия провинциясен азат итү сугышларында катнаша. II, III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз, I, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Баш командующий Сталинның 10 Рәхмәт хатына лаек була.

    Сугыш афәтләрен кичеп, ике тапкыр яраланып, сафка баскан өлкән сержант Мулланур Әгъзамовка Японияне җиңгәннән соң да, биш ел буе «Катюша» ракета гаскәрләре сафында хезмәт итәргә туры килә. Шулай итеп, туган авылына 7 елдан соң гына кайтып төшә. Укытучы абыйсы Мирзашәриф энесенә мөгаллимлек эшен сайларга киңәш итә.

    Укытучы да, укучы да

    Егет яшел гимнастеркадан Калинин РОНО мөдире янына керә. Мөдир кичәге солдатны җылы каршылап, документларын карап чыкканнан соң: «Иске Сәфәр мәктәбенә барырсың, энем. Физкультура, рәсем һәм сызым дәресләрен алып барырсың. Сиңа ышанам», - дип озатып кала. Һәр нәрсәгә җаваплы, иҗади якын килүче Мулланур, мәктәптә чаңгылар булмауны күреп, балалар һәм ата-аналары белән киңәшә, бергәләп авылның абруйлы балта остасы белән башта бер пар, аннары шул үрнәктә 7 пар чаңгы ясыйлар. Кайбер балаларның әтиләре үзләре ясап китерәләр. Шулай итеп, мәктәпнең үз чаңгылары барлыкка килә. Укучылар саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шуалар, ярышлар оештыралар. Шушы чорда Сәфәр мәктәбе укучылары район ярышларында һәрчак алдынгы урыннарда булалар.

    Район комсомол оешмасы Мулланурның сәләтле оештыручы икәнен күреп, Иске Айман урта мәктәбенә күчәргә һәм авылда комсомол эшен җанландыру кирәклеген әйтә. Шулчак уйга кала егетебез: яше 27гә җитә, ә урта белеме юк. Ул кичләрен үзеннән 10 яшькә яшьрәк укучылар белән парта артына утыра, өлгергәнлек аттестаты алып, читтән торып Казан укытучылр институтын, Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Үзе инде Адай сигезьеллык мәктәбенә җитәкчелек итә. Биредә 17 ел директорлык итү чорында мәктәп укыту-тәрбия эшләре куелышы, күргәзмә һәм техник җиһазлар куллану, ата-аналар белән элемтәдә эшләү ягыннан республикада алдынгылардан санала. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен тынгысыз һәм һәрдаим яңалыкка омтылучы директор Мулланур Әгъзамов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

    Тукай районы Түбән Суыксу авылында яңа урта мәктәп төзүгә, Татарстан Мәгариф министрлыгы Мулланур аганы бирегә мәктәп директоры итеп җибәрә. Мәктәпнең нигез ташын салып яңа, иркен урта мәктәптә 15 ел буе директор, ә гомумән алганда, 42 ел балалар укыткан, 32 елын мәктәп директоры булып эшләгән олы җанлы педагогның эшчәнлеге йөзләгән-меңләгән укучыларының рәхмәте булып үзенә кайта. Гомер юлдашы, халык мәгарифе отличнигы, хатыны Факия ханым белән кайчагында гаилә архивын актарып, Рәхмәт хатларын күздән кичерәләр. Менә Казаннан атом-төш өлкәсендә эшләүче галим Айрат Габидовский, ветеринария фәннәре докторы, профессор Филюс Хисаметдиновлар һәм дистәләрчә башкалар төпле белем һәм тәрбия бирүләре өчен Әгъзамовларга ихлас рәхмәтләрен әйтәләр. 90 яшьлек көнендә рәхмәт хатлары күп килә, телефоннары тынып тормый.

    - Халык рәхмәте - хезмәтебезгә олы бәя. Тормышыбыз яшь буынны тәрбияләү белән узган, - ди РСФСРның атказанган укытучысы Мулланур Әгъзамов, шатлык хисләрен уртаклашып.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: