Якты юл
  • Рус Тат
  • Кеше сәламәтлеге – иң кыйммәтле байлык

    Авыл табиблары, авылның шәфкать туташлары... Көн, төн димичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, кар-яңгыр түгел, таш яуса да авыл кешесенә ярдәмгә ашыга торган җир йөзендәге иң игелекле һөнәр ияләре алар. Авыл җирендә хәзер элеккеге кебек ятып дәвалана торган дәваханәләр юк. Бу вазыйфаны амбулаторияләр, медицина пунктлары башкара. Кызганыч, кеше сәламәтлеген саклау өлкәсендә...

    Теләнче Тамак амбулаториясендә булганнан соң моңа тагын бер тапкыр инандым. Ундүртләп авылга хезмәт күрсәтә торган бу сәламәтлек йорты 2000 елда ачылган. Әмма бөтен шарты килгән, яңача җиһазланган дип булмый аны. Редакциябезгә әледән-әле килә торган рәхмәт хатларына караганда, шушы шартларда да медицина хезмәткәрләре авыруларны булдырмау, хасталарны савыктыру өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Әле амбулаториягә кергәнче үк, авыл кешеләре белән сөйләшкәндә: «Инде, Ходаем, монысы да ябыла күрмәсен, районга барып йөрүләре авыр хәзер безнең өчен, Илгизәребез генә исән булсын, безне ташламасын» кебегрәк теләкләр белдерделәр.
    Һәм менә мин авыл халкы рәхмәт белән телгә алган әлеге амбулатория җитәкчесе - хәзергечә әйтсәк, гомумпрактика табибы Илгизәр Сафинның кабул итү бүлмәсендә...
    Элек һәм хәзер
    Заманында белдекле табиблары белән дан тоткан Теләнче Тамак участок дәваханәсе булган биредә. Халыкның сәламәтлеген кайгыртып, хирургия, гинекология, педиатрия, бала табу бүлекләре эшләп торган. Ашыгыч кирәк булганда операциясен дә ясаганнар, хатын-кызлар, шәһәргә барып тормыйча гына, биредә бәби тапканнар. Дәваханәдә ятып дәвалану өчен 56 койка-урын булган.
    Бүген инде биредә бер генә бүлек эшли. Койка-урын да 56дан 12 генә калган. Алары да көндезге стационар рәвешендә генә файдаланыла. Бәлки, авыру очраклары кимегәндер дисәң, юк шул - авылларыбыз «картая» бара. Хәзер анда, башлыча, сугыштан соңгы елларда авыр хезмәттә саулыгын югалткан өлкәннәребез яши.
    - Амбулаториягә мөрәҗәгать итүчеләр күп һәм алар елдан-ел арта бара дидегез. Башлыча нинди авырулар еш очрый? - дип кызыксынам.
    - Йөрәк-кан тамырлары. Буыннар сызлау, кан басымы күтәрелүдән, остеохондроздан җәфаланучылар күбәйде. Соңгы елларда яман шеш авырулары артты. Авыруларның һәркайсына, билгеле инде мөмкинлекләребездән чыгып, тиешле медицина ярдәме күрсәтергә тырышабыз. Авыл кешесенең бит әле холкы шундый - аны бөтен уңайлыклары булган район үзәк дәваханәсенә җибәрермен димә, биредә генә, авылдан читкә җибәрмичә дәвалауны сорыйлар. Шуңа мөмкин булган кадәр тырышабыз инде. Кеше терелеп, ихлас рәхмәтен әйтсә, куанабыз, - ди Илгизәр Ләбибович.
    Амбулаториянең тормышына эчкәрәк керсәң, проблемаларның күп булуына, авыл дәваханәләренең нинди аянычлы хәлдә көн күрүенә төшенәсең.
    Бездән соң авылда кем эшләр...
    Күп проблемаларның берсе - кадрлар мәсьәләсе.
    - Коллективыбыз бик тырыш, үз эшен җаваплы башкара. Кече һәм урта медицина персоналын аерым билгеләп үтәр идем. Нәкъ менә аларның тырыш куллары, авыруларга карата җылы мөнәсәбәттә булулары дәваханәбезне яшәтә, - дип сөйли Илгизәр Сафин. - Шунысы гына борчый: бездән соң авылда кем эшләр, яшьләр кайтырмы?
    Илгизәр абыйның шундый уйларга бирелүе өчен җитди сәбәпләр бар. Чөнки амбулаториядә эшләүче барлык хезмәткәрләр (җәмгысы ундүрт кеше) пенсия алды һәм пенсия яшендәге кешеләр. Ни кызганыч, бер генә яшь белгеч тә юк. Һәм булыр микән? Чөнки авылда эшләүче табибның хезмәте тиешенчә бәяләнә дип әйтеп булмый әле. Кырык еллык хезмәт стажы булган баш табибның да хезмәт хакы 7 мең сум. Федераль өстәмәләрне кушкач, бераз арта икән анысы.
    Илгизәр абый минем бу хакта язуымны теләмәгәндер, әлбәттә. Беренче күрүдә үк тыйнак, һәр сүзен үлчәп әйтүче бу мөлаем ир-атның зарланырга яратмавы әллә каян күренеп тора. Үзара әңгәмәдә әйтелгән кайбер мәсьәләләр газета битендә урын алыр дип уйламагандыр да, бәлки. Ләкин язмый да мөмкин түгел.
    Авылда яшәп эшләүче табибка тәүлекнең бер вакытында да тынычлык юк. Хезмәт хаклары югары булса, бәлки, яшьләр дә кайтыр иде. Хәер, алай дисәң, «Авыл докторы» программасы кысаларында авылга кайтып эшләргә теләүчеләргә бирелүче бер миллион сум акча да яшьләрне авылга кыенлык белән генә тарта.
    Һәр кеше алтын бөртегенә тиң
    Нинди генә авырлыклар булса да, Теләнче Тамак амбулаториясе үз эшен яхшы башкара.
    Амбулаториядә эшләүче ундүрт кешенең 4есе - табиб, 6сы - шәфкать туташы, бер педиатр, фармацевт, бер санитарка һәм дәваханәне җылылык белән тәэмин итүче котельный эшчеләре.
    Дәваханәнең баш табибы Илгизәр Сафин турында озак сөйләргә мөмкин. Сарман районының Чураш авылында туып-үскән Илгизәр абый бала чагында табиб булырмын дип бер дә уйламаган. Шулай да, мәктәпне тәмамлагач, дустына ияреп, Түбән Кама медицина училищесына укырга кергән. Армия хезмәтеннән соң һөнәри белем алуын Казан дәүләт медицина институтында дәвам иткән. Уку дәверендә булачак тормыш иптәше Розалия белән танышып, матур гаилә корып җибәргән. Бүгенге көндә Илгизәр Ләбиб улы тулы тормыш белән яшәүче бәхетле ир, әти, бабай да әле. Кызлары Сөмбел, әтисе кебек үк, тормышын медицинага багышлаган. Ул Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы булып эшли. Тормыш иптәше Айрат белән Айзат һәм Таңсылу исемле бер малай, бер кыз үстерәләр.
    Үземнең күзәтүләремнән чыгып, Илгизәр абый турында бик мөлаем, кешелекле дип әйтә алам. Аның ачык зәңгәрсу күзләреннән очрашу буена ягымлылык, табибларга гына хас җылылык бөркелеп торды. Андый кешегә сәламәтлегеңне курыкмыйча ышанып тапшырасың. Беләсең, ул бөтен күңелен, осталыгын биреп дәвалаячак сине. Берүк вакытта районның үзәк дәваханәсендә авыруларны кабул итә ул. Үз карамагындагы амбулаториядә дә тулы тәртип, бөтен эш җайга салынган. Өе янындагы бакчасында да аны карбыз-кавын, әллә ничә төрле виноград үстерә диделәр. Балачактагы агроном булу хыялын ул әнә шулай тормышка ашырып, ямь белән яши.
    Ай башында алтмыш яшен тутырган Илгизәр Сафинның хезмәттәше, гомумпрактика табибы Рәшит Хәлимов та алтмыш яшен куып бара. Ул да гомер буе Теләнче Тамак авылында яшәп эшләгән. Хезмәт юлын табиб-рентгенолог вазыйфасында башлаган. Аннары Теләнче Тамак картлар йортында эшләгән, хәзер янә дәваханәгә табиб булып килгән. Рәшит Хәлимов бик яхшы мануаль терапевт та әле. Күпләр аның янына дәва эзләп килә. Хәләл җефете Фәйрүзә Хәлимова да аның белән бергә амбулаториядә шәфкать туташы булып эшли. Бергәләшеп алар ике бала үстергәннәр. Кызлары Чулпан инде кияүдә, юрист булып эшли. Уллары Индус тормышын спорт белән бәйләгән.
    Табиб-педиатр Нәзирә Хәеретдинова, хатын-кыз табибы Гөлчәчәк Гыйззәтуллина, лаборант Розалия Гайнетдинова, шәфкать туташлары Гүзәлия Динмөхәммәтова, Вәсилә Шәрәфиева, Фирүзә Гыйльфанова, амбулатория даруханәсендә эшләүче фармацевт Венера Әхмәтгалиева һәм башкалар турында озаклап сөйләргә мөмкин булыр иде. Чөнки аларның һәрберсе - үз хезмәтен энәсеннән җебенә кадәр белүче, алтын бөртегенә тиң профессионаллар. Бу сүзләр бик купшы яңгырыйдыр, бәлки, ләкин дөресе шул. Биредә эшләүчеләр - авыруларны куллары белән генә түгел, кешелекле, җылы мөнәсәбәтләре белән дә дәвалый белүчеләр.
    Тырышырга, яхшыга өметләнеп яшәргә кирәк
    Ничек кенә булса да, Теләнче Тамак амбулаториясендә яхшыга өметләнеп эшләргә тырышалар. Быел республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан дәваханәне төзекләндерү өчен бүлеп бирелергә тиешле 2 миллион сумга якын акчаны көтәләр.
    - Тәрәзәләрне, ишекләрне, җылыту системасын алыштырасы иде, - ди Илгизәр Сафин. - Батареяларны яңага - алюминийларына, торбаларны пластикка алыштырсак, бу безгә җылыту буенча чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк, - ди ул.
    Менә шулай яшәп ята бүген авыл табиблары. Үз көенечләре, кечкенә сөенечләре белән. Якын киләчәктә аларның проблемаларының кайберләре генә булса да хәл ителер, хезмәт шартлары уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: