Якты юл
  • Рус Тат
  • «Искене – тергезергә, яңаны төзергә яраттым...»

    Икмәк продуктлары комбинатында элеватор шартлаган... Яр Чаллы шәһәрен, Кама аръягын икмәк продуктлары белән тәэмин иткән комбинатны аякка бастыру эшенә кем алыныр икән? Бу сорау ул вакытта республика җитәкчелегенең төн йокысын алгандыр. Бәхеткә, милләтебез асыл ир-егетләргә саекмаган. Һөнәри осталыкка чарлану урыннарын уңышлы үткән Роберт Кави улы Шәкүров шундыйлардан. Гыйлеме, эш тәҗрибәсе саллы. 

    Хәрабә хәлендәге икмәк продуктлары комбинатын Роберт Шәкүров 1985 елның 19 ноябрендә кабул итеп ала. Яңа җитәкченең эшкә дәрте ташып тора. Ул Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач туган ягы Актанышта «Сельхозтехника» идарәсендә инженер-контролер булып хезмәт юлын башлый, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына күтәрелә. Республикада югары даирәдә Шәкүровның тырышлыгын күреп алалар һәм партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп чакыралар. Монда эшләү Роберт Шәкүровка авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен югарыдан торып өйрәнергә, авыл хуҗалыгы проблемаларын турыдан-туры үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу исә авыл хуҗалыгы белгеченең фикерләү офыкларын киңәйтә. Роберт Шәкүров җитәкчелек мәктәбен әнә шулай үтә. Шушы асыл сыйфатлары артта калган, элеваторы шартлаган ашлык продуктлары комбинатын сазлыктан тартып чыгарырга ярдәм итә дә инде. «Өч елда Евгений Батенчук җитәкләгән «Камгэсэнергострой» берләшмәсе белән хәрабә хәлендәге икмәк продуктлары комбинатын аякка бастырдык», – дип искә ала ул чакларны Роберт Кави улы. 
    Ул әдәпле һәм мәгънәле булуы белән хезмәткәрләрнең күңелен яулый. Роберт Кавиевич сөйләгәндә тәрәзә пыялалары зыңлап тормый. «Үзара әдәпле булыгыз! Тәртип саклагыз, мал-мөлкәткә сакчыл карагыз!» – дип турыдан-туры ярып салмый, үз мисалында комбинат халкын тәрбияли ул. 
    Комбинатка көн саен 30-40 вагон ашлык – 1000 тонна икмәк килә. Тәүлегенә 220 тонна он тарттырыла һәм 630 тонна катнашазык ясала. Бу эш агымын берөзлексез алып бармасаң, икмәк заводларын он, терлекчелек тармагын – фермаларны, тавык фабрикаларын катнашазык белән тулысынча тәэмин итү өзелә. 
    «Комбинатка директор булып килгәч, чүплектән... алма бакчасы ясап, җиләк-җимеш үстерүне, комбинатның ярдәмче авыл цехын булдыруны максат итеп куйган идем», – дип, комбинат тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык чорларны сөйли Роберт Шәкүров. Комбинат тирәсендәге зур гына мәйдан чүплектән гыйбарәт булган. Санэпидстанция штраф түләтеп комбинат җитәкчелегенең үзәгенә үткән. Чүплекне алма бакчасына әйләндергәч, анда кызарып һәм балланып җир җиләкләре, алма, карлыган өлгергән. 
    1986 елда Иске Җирекле авылындагы иске ферманы төзекләндереп дуңгыз фермасы ясыйлар. Комбинатның ярдәмче хуҗалыгында 100 баш сыер, 400 баш дуңгыз, 40 баш ат, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы һәм 50 баш умарта була. Эшчеләр арасында терлекче, бакчачы, умартачы, кымыз ясаучы, ипи пешерүче һөнәрләрен үзләштерергә теләк белдерүчеләр табыла. Комбинатның ярдәмче хуҗалыгында үстерелгән малларның ите комбинат ашханәсенә саллы өстәмә булып бара. Эшчеләр ашханәдә бушлай тукланалар, хәтта кымыз да бирелә. Кымыз? Кайдан килгән ул бик шифалы, шул ук вакытта кыйммәтле эчемлек? Кырык баш кымыз аты сатып алына. Бер хезмәткәр Башкортстанга барып кымыз ясау серләренә төшенеп кайта. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым да КХП кымызын бик яраталар. Илбашы 1998 елда комбинатка килгәч: «Слушай, шәһәр эчендә шәһәр бит бу!» – дип шакката. Казанга кайткач та, югары даирәдә эшләүчеләрне җыеп, бу турыда сөйли...

    Кеше өчен

    Аргамаклар саны буенча комбинат, мөгаен, Чаллының ат спорты мәктәбеннән генә калышкандыр. Нәселле юртаклар – чабышкы атлар Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә, Башкортстанда уздырылган Сабантуйларда җиңү яулыйлар. Икмәк продуктлары комбинатында күңелле итеп ял да итә беләләр. Бәйрәм кичәләре алдыннан комбинат цехлары гөр килеп тора, эштән соң репетиция ясыйлар. Мәҗлесләр залындагы тамашадан соң бәйрәм кичәләре мул табын артында дәвам итә. Болар барысы да – уңган-булган эшче кадрлар һәм хезмәткәрләр, бәрәкәтле байлык – Роберт Шәкүров җитәкчелегендә булдырылган олы хәзинә. Комбинатның авыл цехы, ярдәмче хуҗалыгында җитештерелгән ит, кымыз, яшелчә, җиләк-җимеш, бал – һәр эшче, хезмәткәргә бирелә. Комбинат карамагындагы балалар бакчасы, комбинат ашханәсе хуҗалыкта җитештерелгән ризык белән тәэмин ителә.
    Балалар бакчасы, кибет дигәннән, комбинатта хезмәт куючыларның яртысыннан артыграгы – хатын-кызлар. Хатын-кызларның эш һәм яшәү шартларын яхшырту җитәкчелекнең һәрвакыт игътибар үзәгендә була. ЗЯБ бистәсендәге комбинат карамагындагы тулай торакның беренче каты тулысынча балалар бакчасы итеп үзгәртеп корыла һәм 70ләп бала бакчага түләүсез йөри. Аналар һәм балалар сәламәтлеген кайгыртып, шәһәр һәм республика ял һәм сәламәтлек үзәкләренә ел саен юлламалар бирелә.
    Фельдшер үзләренеке, кирәк икән, массаж да ясый, стоматолог кабул итә. Эшче, хезмәткәр эштән соң рәхәтләнеп мунча керә һәм кием-салымын кер юуу бүлмәсендә калдыра. Иртән эшкә килүенә үтүкләнгән чиста эш киемен кия.
    Ул елларда хезмәт кешесен кайгыртуын искә алып Роберт Кави улы: «Эшчеләрне фатир белән тәэмин итү өчен төзелешкә өлеш кертеп, һәр елны 10-15 кешегә фатир алып бирүгә ирештек. 70 фатирлы йорт тулысы белән комбинат эшчеләре өчен төзелде. Җитәкчелеккә алынгансың икән, халык мәнфәгатьләрен тулысынча кайгыртып яшәү бурычын иңнәреңә йөклисең. «Ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә» ди халык. Кул астында хезмәт куючыларның тормышларын яхшыртырга һәм сәламәтлекләрен кайгыртырга тиешлегемне бервакытта да исемнән чыгармадым», – ди. Комбинатта эшләгән кешеләр ул чорны сагынып искә алалардыр. Роберт Шәкүров Тукай районы башлыгы итеп тәгаенләнгәч, комбинат эшчеләре аңа ихластан рәхмәт әйтеп, күз яшьләре белән озаталар. Роберт Кави улы Шәкүров: «Ул шулкадәр күңелдә калды. Залдагы эшче, хезмәткәрләр басып сүз әйтәләр дә, елап урыннарына утыралар. Җыелыш тәмамлангач, Казаннан килгән вәкил: «Менә шундый хөрмәтне күрү өчен генә булса да яшьнәп яшәвең, ялкынланып эшләвең кирәк икән. Сез бик бәхетле кеше!» – дигән иде. Чынлап та, мин бик бәхетле кеше. Гаиләм түм-түгәрәк. Тормыш иптәшем Гөлчәчәк белән 46 ел бергә гомер итәбез. Ике улыбыз – Нияз белән Айдар – терәк-таянычыбыз, киленнәр үз кызларыбыз сыман. Тормыш иптәшем белән балдан татлы биш оныгыбызга сөенеп туя алмыйбыз», – дип тормыштан канәгать булуын белдерә. 

    Район башлыгы вазифасында

    1997 елның 27 февраленнән 2002 елның 26 февраленә кадәр Роберт Шәкүров Тукай районы башлыгы булып эшли. Иң элек район җирлегенең иң авырткан урыннарын барлый. Юллар. Күперләр. Төзелеп бетмәгән социаль объектлар. Алар – хуҗалыкчыл, булдыклы җитәкченең җиң сызганып эш башлавын көтә. Күперледә, Хуҗида, Теләнче Тамакта зиратка бару юлында һәм Олы Шилнәдә күперләр салына. Теләнче Тамактагы иске участок больницасын ремонтлап картлар йорты булдыру да Роберт Кави улының хезмәте. Ул бу хакта: «Шушы җирлектә хезмәт куйган, караучысыз калган өлкәннәр туган җирдән аерылмасыннар дидем. Аларны кайгырту изге бурычыбыз бит. Ул чактагы күмәк хуҗалык рәисләре дә ярдәм итте. Картлар йортын суыткыч, тузан суырткыч, мебель, палас ише нәрсәләр белән тәэмин иттеләр. Район халкы өчен бик кирәкле булган зур социаль объект – район үзәк дәваханәсе бинасын төзеп бетереп сафка бастырдык. Теләнче Тамакта яңа участок больницасын төзедек. Шул рәвешле ярты юлда калган эшләрне төгәлләп куйдык. Хакимият башлыгының кабинеты, кабул итү бүлмәсе, актлар залы күңелгә ятышсыз иде, аларны ремонтладык. Белемең һәм эш тәҗрибәң белән уртаклашу, рухи һәм матди байлыгың белән бүлешә белү – затлы-зыялы кешенең өлешенә тигән көмештер. Ә җитәкче кешегә бу асыл сыйфатлар һичшиксез кирәк. Халкыбыз киләчәктә шундый асыл ир-егетләргә кытлык кичермәс дип ышанасы килә.

    Фото гаилә архивыннан. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: