Якты юл
  • Рус Тат
  • Иске Абдул авылының кыр батыры – Алмас Вәлиев

    – 65 яшькә кадәр колхозда эшләдем. Басу-кырларны чын күңелемнән яраттым, әле һаман да сагынам, күңелем гел кырга эшкә тарта, – дип сөйли башлады үзе турында күп еллар ДТ-75 тракторында эшләгән Алмас ага Вәлиев.

    Алмас Вәлиев Иске Абдул авылында колхозчылар Миңнәхмәт һәм Хәернисаның ишле гаиләсендә төпчек бала булып туа. 
    – Без 13 бала идек, бер апаем арбадан егылып үлде, калган апа-абыйларым яздан калган бодайны ашап агуландылар һәм кан чире белән авырып үлделәр. Гөлҗәүһәр апа белән без икәү генә үстек, – дип үз язмышы турында сөйли Алмас Миңнәхмәтович. 
    Озак та үтми, әтиләре Миңнәхмәт тә мәңгелеккә китеп бара. Күп кайгы-хәсрәт күргән Хәерниса апа ике бала белән тол кала. 
    – Әнигә бик авыр булды, әмма ул сабыр кеше иде, кайгыга бер дә бирешмәде, һәрчак нык торырга тырышты. Безне дә эш сөяргә, тормыш сынауларына түзәргә, көчле рухлы булырга өйрәтеп үстерде ул, – ди Алмас Миннәхмәтович әнисе турында.
    Мәктәптә 8 классны тәмамлагач, әнисенә ярдәм итәм дип, үсмер малай фермага терлек караучы булып эшкә урнаша, ат җигеп эшли. 
    1971 елда Алмас Вәлиевка армиягә чакыру кәгазе килә.
    – Эх, яшь чаклар… Эшли идек тә, дус 
    егетләр белән клубка чыгып күңел дә ача идек... Шунысы исемдә, беркөнне озын кара чәчле, бик чибәр бер кызга күзем төште. Армиядән әйләнеп кайткач, минеке булырсың әле дип киттем мин хәрби хезмәткә, – дип искә ала Алмас ага ул елларны.
    Ижау шәһәрендә ике ел хезмәт иткәч, Иске Абдулдагы төп йортка – әнисе янына кайтып, ул кабат фермага мал караучы булып урнаша. 
    – Клубка чыккач, армиягә китәр алдыннан күзем төшкән кызны – Зөлфирәне кабат күрдем. Аны озата бардым, шулай итеп без аның белән очраша да башладык. Ә дүрт-биш ай үткәч, аңа тәкъдим ясадым һәм өйләнештек, – дип дәвам итә Алмас Миңнәхмәт улы.
    Яшь гаилә Иске Абдул авылында төпләнә. Зөлфирә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый, ә Алмас колхозда ДТ-75 тракторына утыра.
    Элегрәк чылбырлы тракторда эшләүне каторгага тиңләгәннәр. Алмас ага исә бу фикер белән бер дә килешми. 
    – Әйе, трактор белән басуда эшләү җиңел түгел. Әмма кыенлыкларын җиңү, эшнең авырлыгын сизмәү өчен басуны яратырга, эшкә җаваплы карарга, намус белән эшләргә кирәк, – ди ул.
    – Язга аяк басып, көннәр җылыта башлауга басуга чыгабыз, көзен җирләр катырганчы кырлардан кайтмыйбыз. Эшкә һәрвакыт иртән иртүк китә идек. Эш башлаганчы тракторның төзеклеген бер кат тикшереп чыгам, маен карыйм. Тракторым миңа тугры булды, минем кебек үк басуны яратты. Бер дә ватылып, сүнеп, бертуктамый ремонтлатып җәфаламады, – дип искә ала ул чорларны хезмәт ветераны. 
     Көзен ДТ-75 тракторы белән ул бер сезонга 500 гектардан артык мәйданны сөргән. Шунда ук басуларга тирес кертергә дә, агач ташырга да, язын чәчү чәчәргә, кышын кар сулары тотарга да өлгергән ул. 
    – Эштән кап-кара булып, тешләре генә күренеп кайта иде. Төнне дә, көнне дә белмәде инде ул, – дип сүзгә хатыны Зөлфирә апа да кушыла. 
    Авыл хуҗалыгы тармагында 40 ел хезмәт куйган механизатор Алмас Вәлиев инде лаеклы ялда. Ул хатыны һәм балалары белән бүген дә туган авылы Иске Абдулда гомер итә. 
    – «Тракторымны бүген төштә күрдем, чәчү башланган икән, байтак кына җир сөрдем әле», – дип еш сөйли Алмас. Аның кебек озак еллар чылбырлы тракторда эшләүчеләр сирәк инде ул. Бик сабыр, тырыш булды шул. Ул чакларны сагынып искә алмый калган көне юк, – ди тормыш иптәше Зөлфирә ханым.
    Алмас ага Вәлиев – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Аны авылында зурлап, хөрмәт итеп һәм яратып «кыр батыры Алмас Вәлиев» дип йөртәләр. Элегрәк Сабантуйларда флаг күтәргәндә аның исеме бик еш яңгырый торган булган.
    Аллага шөкер, бүген без бәхетле, хезмәтебезне намус белән башкардык, балалар үстердек, бу тормышка сөенеп, булганына шөкер итеп яшибез. Балаларыбызга, гомумән, яшь буынга да әнә шундый матур картлык килүен телибез, диләр Вәлиевлар беравыздан. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: