Якты юл
  • Рус Тат
  • «Ирем төзегән агач йорт яшәргә көч бирә, балаларымның кайгыртуы гомер өсти», – ди Бибинур әби

    Унөч яшьлек Бибинур иптәш кызлары белән бергәләп Сабан туена әзерләнеп йөргәндә, бөтен хәятне шомга салып, өйдән-өйгә, телдән-телгә «сугыш башланган» дигән сүз тарала. Кызның туган авылы – Сарман районы Саклаубаш авылы халкы да бу хәбәрдән бермәлгә өнсез калгандай була. Ул чагында үсмер кыз әлеге сүзнең аның язмышына күпме михнәтләр, мәхрүмлекләр, югалтулар әзерләвен белми әле. Күп тә үтми, ир-егетләрне берәм-берәм фронтка озаталар. Авылдагы барлык мәшәкатьләр, колхозны алып бару хатын-кыз, карт-коры, Бибинур кебек үсмерләр җилкәсенә кала. Кыз болай да әти-әнисенә ияреп, фермада маллар карашып, яшьтәшләре белән бергәләп җәй көннәрендә колхоз басуларында бәрәңге, чөгендер утау кебек эшләрдә катнашып, хезмәт чыныгуы алган була. Ә хәзер инде, дөньялар болай үзгәргәч, кыз бөтен булмышы белән тормыш тәртәсенә җигелә. Авыр дип зарланулар юк, нинди эшкә кушсалар, көч җитми дип тормый – җиң сызганып алына. Тырышып эшләсә, җиңү көне тизрәк килер сыман тоела. Бибинур атлы эшкә дә чыга, печәнен дә чаба, ындыр табагында да хезмәт куя. Кыскасы, аның яшьлегенең чәчәккә бөреләнгән чагы тылда фронт тоткан өлкәннәр арасында көнне-төнгә ялгап, эштә уза. 

    Сугыш тәмамлану белән генә тормышлар җиңеләйми әле. Авыл тәмам бөлгән, колхозның төп тарту көче булган атлар күтәрәмгә калган. Авылда көн күрү, балалар үстерү өчен шартлар ай-һай авыр була. Илне фашист илбасарларыннан азат итәргә киткән ир-атларның бик азы гына авылга әйләнеп кайта. Аларының да кайсылары имгәнгән, йөрәкләре яралы. Июнь башында 18 яше тулган Бибинурны яшьтәшләре белән бергә урман кисәргә җибәрәләр. Анда күргәннәрен Бибинур әбекәй әле дә тыныч күңел белән сөйли алмый, күзләренә яшь килә: «Өс-башка кияргә юк, аякларда чабата, аңа кар тула, өстә юка бишмәт. Билдән кар ерып эшлибез. Ашау такы-токы, эш сәгатьле түгел. Күккә ашкан агачларны пычкы белән кисеп аударасың, ботакларын балта белән чабып чистартасың. Ул пычкы-балталар бик тиз үтмәсләнә, аларны үзебез үткенлибез. Бер дилянкада эшне бетерәбез генә, инде колхозга кайтырбыз дип өметләнәбез, икенчесен бирәләр», – дип сөйли әбекәй.
    Авылга трактор кайта-кайтуын, йөртергә тракторчы юк. Җиң сызганып иген иккән тракторчылар яу кырында ятып калган. Колхоз идарәсендә киңәш-табыш итәләр дә эшкә уңган, карусыз кыз Бибинурны Сарман районы Нөркәй авылындагы тракторчылар әзерли торган курсларга укырга җибәрәләр. Биредә дә сынатмый кыз – бик яхшы билгеләренә укып, Саклаубашка тракторчы таныклыгы алып кайта һәм корыч атны иярли. Көне-төне басудан кайтып керми ул. Исеме мактау тактасыннан төшми, район тракторчылары арасында иң мактаулы механизаторларның берсенә әверелә.
    Сарман районы егете Миңнәхмәт белән танышканда Бибинурга инде 30 яшь тулган була. Матур гына гаилә корып җибәрәләр. Тик тәмам бөлгән авылда тормышны алып китүләре җиңел түгел, кая карама – юклык. Миңнәхмәт һәм Бибинур Галимуллиннар утырып киңәшләшәләр дә, ул чагында хәлле генә саналган «Татарстан» совхозы поселогына күчеп киләләр. Әлеге совхозга кергән Казиле авылында кечкенә генә йорт сатып алалар һәм гомерлеккә шунда төпләнәләр. Икесе дә эшкә уңган, тырышлар. Миңнәхмәт бик булдыклы балта остасы була. Монда күчеп, биш ел узуга менә дигән йорт җиткереп керәләр. Казиледә Миңнәхмәт останың кулы тимәгән йорт бик сирәк булгандыр ул елларда. Бибинур исә гомерен терлекчелеккә багышлый, ә урып-җыю чорында ындыр табагында, чөгендер басуында эшләргә дә вакыт таба. Мин аның эшләгән вакытында бирелгән мактау кәгазьләрен, дипломнарын хәйран калып карадым, санап бетергесез. Төрле даталарда бирелгән медальләре дә – тырыш хезмәтенең якты истәлекләре. Миңнәхмәт ага белән алар өч кыз үстергәннәр, аларга менә дигән тәрбия биргәннәр. Хәер, ата-ананың яшәү рәвеше, хезмәттә уңганлыклары үзе үк бик матур тәрбия өлгесе.
    Бибинур әбекәйнең бүген биш оныгы, өч оныкчыгы бар. Әнкәләре үскән туган йорттан аларның сукмагы өзелми – әбиләре янына кайтып, булышып йөриләр. Балаларының тәүфыйклы булуларына сөенеп туя алмый Бибинур әби. Тик менә авылның балта остасы, тату гаилә башлыгы Миңнәхмәт ага гына якты дөньяда юк икән инде.
    Хезмәт ветераны, авылның ак әбисе Бибинур Асылгәрәй кызы әле бүген дә, 90 яшен тутырганда да, актив тормыш белән яши. Гөлләр, яшелчәләр үстерә, ишек алдында тавыклары чүпләнеп йөри. «Картым төзеп калдырган шушы зур агач йорт миңа яшәргә көч бирә, ә балаларым кайгыртуы гомер өсти», – ди әбекәй.
    Яшьлегендә авырлыклар, югалтулар күп күрсә дә, бүген ул тормышыннан канәгать. Бүген, 1 июньдә, Бибинур әби 90 яшен тутыра, аңа ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, хәерле гомер телисе килә.

    Фото автор тарафыннан бирелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: