Якты юл
  • Рус Тат
  • Игелекле кешеләр ярдәме белән нәни Әмир катлаулы авырудан котылды

    Гөлнәзирәне төшемдә күрдем. Урам буйлап килә, йөзендә үзәктән, бәгырьдән килә торган сагыш шәүләсе. - Гөлнәзирә, ни хәлләрең бар, күптән күренгәнең юк, - дип сәлам бирдем. - Хәлләр әйбәт, урыным да ярыйсы, тик менә җыр җитми миңа, моң җитми, - диде дә җитез адымнар белән урам буйлап китеп барды.

    Гел уйламаганда нинди төш булды бу? Тиргә батып уяндым. Бакыйлыкка күчкән моңсарның онытмагыз мине, тавышымны онытмагыз, балаларыма хәерхаһлы булыгыз, дип чаң сугуымы. Әллә инде башкорт ягындагы ерак авылда үсеп, гомер буе шәһәрдә яшәп, авырып вафат булган иренең кендек каны тамган, чирәмендә тәпи атлап киткән нигез-йортын саклап, чит-ят якны үз итеп яшәүче тол хатын - мин фәкыйрегезнең сүнмәс сагыну-сагышының сискәндергеч кайтавазы булдымы? Ни генә булмасын, бәгырьне айкады да атты бу төш.
    Җыр җитми миңа, моң җитми, диде Гөлнәзирә. Димәк, рухы борчулы. Ә мин көне буе шушы төш тәэсирендә йөрдем. Күзкәй авылы Тукай районына кушылгач, редакция заданиесе белән бирегә клубта узасы бәйрәмнән репортаж язарга килдем. Котлау-нотыклар беткәч, концерт башланды. Чираттагы җырчыны игълан иттеләр, сәхнәдән күкрәк түреннән чыккан, күңелләрне әсир итә торган моң агылды. Мәдәният йорты директоры Гөлнәзирә Шәйдуллина иде ул. Аңа сызгыра-сызгыра кул чаптылар, кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. Кыстатмады, җаны-тәне, бөтен чынбарлыгы белән моң-сагыштан торган моңсар - җыр артыннан җыр агылды. Рафис Хәсәновның баянына кушылып та, үзе баянда уйнап та җырлады. Шул еллардан бирле соңгы сулышына кадәр Гөлнәзирә сәхнәдән аерылмады. Ул Флүрә Нуриева оештырган, утыз елга якын эшләп килүче, инде Бөтенроссия лауреаты, «халык» исемен алган «Әллүки» фольклор ансамбленә беренче көннәреннән үк йөрде һәм, күп еллар узгач, анда балаларын да алып килде. Башлы-күзле булган кызлары бирегә инде кияүләре белән йөри башлады һәм бу традиция бүген дә дәвам итә. Шулай итеп, сәхнә ветераны үзе монда туып-үсмәсә дә, авылга ике буын (балалары, оныклары) сәнгатьпәрвәрләр калдырып китте.
    Лаеклы ялга чыккач, Гөлнәзирә ун ел авыл китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» ветераннар клубын җитәкләде һәм җырдан аерылмады. Беренче инсульты да сәхнәдә «Әллүки» ансамбле чираттагы сюжетны әзерләгәндә булды. Сыңар канаты астында алты бала табып, багып үстергән ана да бит әле ул. Аларны аякка бастыру җиңел булмагандыр, әмма ул балаларының холкына күркәм сыйфатлар иңдерә алган. Эшчән алар, булдыклы, үзара тату, бер-берсенә ярдәмле һәм сәләтле.
    Минем Гөлнәзирәнең зарланганын ишеткәнем булмады. Без аның ниләр кичергәнен, сәламәтме ул, чирлиме, тормышы җитешлеме - белмәдек. Ятим хатын эчтән сызган, тормышның бөтен борылышларын үзалдына моңланып үткәрергә өйрәнгәндер ул, күрәсең.
    Күзкәйгә Әгерҗе районыннан вакытлыча яшәргә килгән дә биредә тамыр җибәргән, балалар үстергән. Яраткан ул колач җәеп каршылаган бу авылны, аның кешеләрен яраткан. Балаларын да шул рухта тәрбияләгән. Гөлнәзирәнең өч баласы авылда төпләнеп яши. Улы Руслан белән килене Илмира, әнә, авылда кибет ачып җибәрделәр. Халык яратып йөри, авылдашлар бик рәхмәтле аларга. Кызлары, кияүләре җаваплы эшләрдә, тормышлары мул, матур, сәләтле балалар үстерәләр.

    Кайгы көтмәгәндә килә

    Күпме тырышсаң да, тормыш без уйлаганча гына бармый - көтмәгән җирдән язмыш авыр сынаулар да бирә. Гөлнәзирәнең төпчек кызы - Айзирәсе каты авыруга дучар булды. Туганнары бик тырышсалар да, яшь ана авыруыннан терелә алмады - бакыйлыкка күчте, ике яше дә тулмаган сабые калды. Туганнары, үзара киңәшләшеп, сабыйны ятим итмәскә булдылар - нәни Әмирне, инде буйга җиткән ике кызларына энекәш итеп, Айзирәнең апасы Роза белән Фидаил Асылмәрдановлар үз тәрбияләренә алды, ә балалар бакчасында сабый әнисенең икенче апасы Гөлнара янәшәсендә тәрбия мәктәбе уза.
    «Таңбатыр» балалар бакчасына бәйрәмгә баргач, Әмирнең, сәләтенә, терелегенә, кыюлыгына сокланып, күңелемдә апаларына карата җылы хисләр белән кайткан идем. Күп тә үтмәде, авылда баланың каты авыруы һәм аңа кыйммәтле операция кирәк булуы турында хәбәр таралды. Заманның үзгәрүе, кешеләрнең кырыслануыннан зарлансак та, шөкер, авылда изгелек яши әле. Тиз арада халык кирәкле сумманы җыйды, Асылмәрдановлар сабыйны Ижау шәһәрендәге «Европа ЛОР үзәге»нә алып барып, катлаулы операция ясатып алып кайттылар.
    Яңа елга әзерләнеп йөргәндә Әмирне күрергә бакчага махсус бардым. Балалар, тәрбияче апалары белән кардан Кыш бабай, Кар кызы ясап мәш киләләр. Әмир дә шулар арасында кайнаша. Сәламәт, көр күңелле, хәрәкәтчән.
    - Сулыш ала микән дип төнлә әллә ничә торып карыйм, шөкер, тигез сулап йоклый. Ә беркөнне иртән безгә әти-әни дип дәште, - ди Роза. - Күпме өйрәтеп әйтмәгән иде. Әллә тагын каты авыруыннан котылуына безнең белән бергә сөенде. Ашыгыч операция ясата алмасак, белмим нәрсә булыр иде. Без матди ярдәмнәре өчен Күзкәй авылы мәчетенә, авылдашларга, Югары Байлар, Иске Байлар, Яңа Байлар кешеләренә мең рәхмәтле. Сабый гомерен саклап калуда булышканнары өчен Аллаһы Тәгалә аларга куанычлар китерсен, кылган изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын.

    Рухың шат булсын, Гөлнәзирә

    Роза сөйләде дә тынып калды, күзендә яшь бөртекләре ялтырады. Ә мин теге төшне шушы хикмәткә юрадым. Күп еллар җырларында юаткан, ишле балалары өстенә ятимә карчыкны караган, беркайчан да кеше белән телгә килмәгән, якты йөзле Гөлнәзирәгә авыл халкы, аның сабые - оныгына ярдәм итеп, аңа рәхмәтләрен белдергәннәрдер. Рухы шат булсын, яңадан төшләремә керсә дә, нәкъ фани дөньядагы кебек, елмаеп керсен. Тормыш итүләре бик җиңел булмаса да, Гөлнәзирә гомере буе гел биектә - илһамият дөньясында, моң-җыр илендә, рухият тауларында, күңеле белән йолдызлар янында яшәде, җырлары белән башкаларны да шунда өндәде. Урыны да җәннәтнең түрендә - югарыда, биектә булсын. Ә нәни оныгын ятим итмичә, тәрбиягә алган кызы Роза белән кияве Фидаилгә исә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, сабырлык, тигез гомер бирсен. Нәни Әмир аларның җылы куенында тәүфыйклы ул булып үссен, өметләрен акласын, киләчәкктә таянычлары булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: