Якты юл
  • Рус Тат
  • Хезмәт белән үткән гомер

    Урман итәгендә моторолллерын читкә куеп, чалгысын яный-яный киң алым белән бер апа печән чаба. Артыннан тирә-якка җиләк исе таратып, куе яшел печән теземнәре ятып кала. Юлдан узучы кайбер авылдашлары: "Мәликә апа, бик оста чабасың, чалгыңнны кем үткенләде?" - дип сүз ката. Чалгычы хатын сорауның кинаясен аңлый. Ялгыз булгач, һәрнәрсәгә үзе,...

    Бүген яшьлек елларын еш исенә төшерә ул. Мәрхүмә әнисе Хөсниямал кызарып кояш чыкканда урагын иңенә салып уракка китәр, кичен кояш баеганда гына кайтыр иде. Әтисе Миннеәхмәтне һич кенә төсмерли алмый. Эшкә бик булдыклы, җитез булган диләр. Сугышка кадәр Казанга акчалы эш эзләп киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Әнисе сөйләвенчә, зур шәһәрдә хасталанып, гүр иясе була. Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк. Сугыш еллары яшүсмер Мәликәне дә тормыш арбасына җигә. Мерәс авылы башлангыч мәктәбен яңарак тәмамлаган кызыйга сөяге дә ныгымаган килеш үгез җигәргә кушалар. Баштарак куркып кала. "Үгезне тыңлата алырмынмы? Сөзеп екмасмы?" Шөкер, кызның ягымлы тавышына күндәм, тыңлаучан була үгезе. "Аның белән җирне тырмаладым, орлык ташыдым. Аруын сизсәм, яшел чирәмдә утлатып ала идем", - дип искә алды сугышка киткән ирләрне алыштырган вакытларын. Үгезне карунламый эшләтә алган Мәликәне атлар карарга куялар. Ул чакта ат күмәк хуҗалыкның төп көче иде. Барлы-юклы азык белән атларны чәчүгә әйбәт көрлектә кышлатып чыгару зур тырышлык сорый. "Бер генә карыш җирен дә кысыр калдырмыйча, атлар белән эшкәртеп, уңыш ала идек. Тылда фронт тоттык", - ди Мәликә әби, горурланып.

    Терлекләрне яратканга Мәликәнең бөтен хезмәт юлы ферма белән бәйле. Күмәк хуҗалык рәисе яшь бозаулар арасында кизү башлангач, үтә җаваплы бу тармакка комсомолка Мәликә Миңнеәхмәтованы тәкъдим итә. "Сиңа ышанабыз", - диләр аңар. Ул сөттән яңа аерылган яшь бозауларны, кем әйтмешли, нәни балаларны карагандай тырышып тәрбияли. Ясалма сөт, аш әзерләп бирә. Ютәлли яки эче китә торганнарын аерып, дару үләннәреннән куе чәй ясап эчертә. Шулай бөтен күңелен салып эшләгәнгә бозаулары күзгә күренеп көрәяләр. Җыелышларда алдынгы эшчене мактыйлар. Шөкер, йөзенә кызыллык китерми, күрсәткечләр югары була аның. Җиде елдан артык бозаулар карагач, Мәликәне тагын да җаваплы эшкә - көтүне яңарту технологы итеп күчерәләр. Монысына өйрәнү өчен ул Минзәлә совхоз-техникумында укып кайта. Ветеринария табиблары белән киңәшләшеп, һәр сыерның паспортын булдыра. Махсус журнал ачып, сыерның кайчан ташлануын, бозаулавын, буазлыгын барлап, теркәп бара. Шуннан чыгып орлыкландыруны зур төгәллек белән башкара. Шул сәбәпле 100 сыердан 100 бозау алуга ирешә һәм моны гадәти хәл итеп саный. Беренче класслы белгеч дәрәҗәсенә күтәрелә ул. Хезмәттәге уңышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Төрле дәрәҗәдәге дипломнар, Мактау кәгазьләре дә тырышлыгының, үҗәтлегенең ачык дәлиле.

    Мәликә Миңнеәхмәтова 22 ел буе туган авылында ясалма орлыкландыру технологы булып эшли. еллар артыннан ел узып, лаеклы ялга чыгар вакыты җиткәнен сизми дә калган. Гомере буе Мерәс авылында намуслы хезмәт куйган ветеранны олысы-кечесе хөрмәт итә. Ул күп еллар сукыр калган әнисе Хөсниямалны тәрбияләп, бәхиллеген алып, соңгы юлга озатты. Гомер иткән йортында ялгыз калса да, ялгызлыкны сизми, үзешчән сәнгатьтә катнаша, абзар тутырып мал-туар асрый. Печәнен үзе чабып, мотороллеры белән ташый. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык кирәгенә даими булыша. "Өй түбәмнән су үтә башлагач, кая барырга белмичә, рәисебез Марат Сафинга мөрәҗәгать иткән идем. Аллаһының рәхмәте төшкере, гозеремне игътибар белән тыңлап, балта осталары, калайчылар җибәрде, алар өемнең түбәсен яхшылап ялтыравыклы калай белән яптылар. 80 яшемне тутырган көнемдә игелекле җитәкчебезгә исәнлек-саулык теләп, догалар кылам. Үткәндәге хезмәтебезне бәяли белүче олы җанлы җитәкчеләр булганда, яшәгән саен яшисе килә әле", - дип озатып калды хезмәт ветераны.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: