Якты юл
  • Рус Тат
  • Хезмәттә үткән гомернең алтын көзе

    Иске Җирекле авылында яшәүче мактаулы савымчы- бишмеңче Анна апа һәм данлыклы кукуруз үстерүче, өч орден кавалеры Иван ага Ульяновлар гаиләсе мин барган көнне зур бәйрәмгә - кавышуларына 55 ел һәм Анна апага 75 яшь тулуны билгеләп үтәргә җыена иде.

    Аларның мәхәббәт тарихы гаҗәеп гади: бер авылда туып, бер сыйныфта укып, бер үк урамнарда уйнап үскән балалар, буйга җитеп бер-берсенә гашыйк булганнарын сизми дә калалар. Бөтен авыл кызларын биетеп-җырлатып үзенә генә каратып торган гармунчы егет Иван Ульянов кичке уеннарның берсеннән электән үк мөлаемлыгы, тыйнаклыгы белән күңеленә кереп калган, хәзер тагын да сылуланып, чибәрләнеп киткән сыйныфташы Анна Егорованы озата кайта. Тора-бара егетнең күңелен тәмам биләп ала кыз һәм озак та үтмичә Иван яучылар җибәрә.
    - Бөтен йоласын туры китереп, туталары сорарга килделәр. Әти-әниләренең дә мине күптән ошатып йөргәннәрен әйттеләр. Яучыларга ризалык биреп чыгарганнан соң, әнинең мине кочаклап елаганы әле дә хәтеремдә. Яхшы кешеләргә, төпле гаиләгә килен булып төшүемә сөенеп елавы булган икән, - дип искә ала Анна апа.
    Еларлыгы, күңеле туларлыгы да булгандыр Марья түтинең. 8 генә ел бергә яшәп калган, сугыш тартып алган иренә гомере буе тугрылык саклап, берсеннән-берсе кечкенә кызларын - күз нурларын сыңар канат белән үстереп кеше итә бит ул.
    Яраткан кәләшенә икеләтә бәйрәм ясап, туй көнен Аннага 19 яшь тулган изге Пакрау көненә билгели Иван. Табигать бар дөньяны алтынга манган ямьле көз көнендә йоласына-шартына туры китереп, бизәкле бирнә сандыкларын бөтен авылга күрсәтеп, бал-маен каптырып, кадерләп-зурлап килен төшерәләр Ульяновлар. Бар эшкә дә кулы ятып торган сабыр холыклы Аннаны яңа нигездә беренче көннән үз итеп, яратып кабул итәләр. Башта карт әби һәм карт бабай, аннан соң каената һәм каенана белән бер түбә астында 35 ел яшәп, һәркайсын соңгы көннәренә кадәр кадерләп карыйлар Анна белән Иван.
    Картлар белән бергә яшәгән елларның һәр көнен сагынып искә алабыз, диләр алар.
    - Әти белән әни булмаса, яраткан эшебездә шулай озаклап эшли алмаган булыр идек. Балаларыбызның дүртесен дә туганнан алып караштылар. Без җылы өйгә, кайнар ашка гына кайтып керә идек. Мин фермадан кайтып өсләремне алыштырмыйча, әни ашка токмачын да салмый торыр иде. Ике айлык бала белән эшкә чыгарга туры килде, элек бит декрет яллары юк иде. Һичсүзсез алып калдылар, имезергә генә кайтып йөрдем. Шулкадәр әйбәтләр иде мәрхүмнәр, үз кызлары кебек якын күрделәр, гомерем буе рәхмәт укып яшим, - ди Анна апа, ирексездән күзләре яшькә чылана.
    40 елдан артык әле сыерларны кул очыннан 30ар кадаклы чиләк белән абзарның бер башыннан икенче башына барда ташып ашаткан елларда көнгә ике тапкыр 20шәр сыерны кулдан сава ул. Алдынгы савымчы Анна Ульянованың исеме бишмеңчеләр рәтендә республикага таныла.
    Ә Иванның көз-яз, җәйләре басуда тракторда, урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артында үтә. Башта 15 еллап иген үстерә, 1962 елдан лаеклы ялга чыкканчы 30 ел туган колхозы басуларында кукуруз игә. 250шәр гектар җирне 4 кешелек звеносы белән сөрә, тырмалый, культивацияли, чәчә һәм урып-җыя. Бик тиздән алдынгы кукуруз үстерүче Иван Ульяновның даны башта республикага, аннан соң бөтен илгә таныла. 1970 елда республикада иң югары уңыш җыеп ала ул һәм "Хөрмәт билгесе" ордены белән бүләкләнә. Кадерле бүләкне аңа шәһәр комитеты җитәкчесе Рәис Беляев үзе тапшыра. Иван җиң сызганып, яратып эшли: төрле сортларны катнаштырып-чагыштырып тәҗрибә туплый. Илнең төрле төбәкләреннән аның янына тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Хөкүмәт аның намуслы хезмәтен тагын да югарырак бәяли: 1973 елда - Хезмәт Кызыл Байрагы, 1975 елда Ленин ордены белән бүләкли. Шул ук елны кукурузның гектарыннан 580 центнер уңыш җыеп алып, илкүләм рекорд куя Иван Ульянов.
    - Заманы шундый идеме, әллә үзебезме: эшкә атлыгып тора идек, эткәнне-төрткәнне көтмәдек. Аннан соң кешенең күңеле күтәренке иде ул елларда, эше авыр булса да. Басуда тырма белән салам җыйганда да җырлый-җырлый эшли идек. Ә кышкы озын кичләрдә кул эше алып, бер-беребезгә кич утырырга йөреш иде. Рәхәт итеп, күңелләрне киереп ачып яшәдек, - дип яшьлекләрен озак кына искә алып утырдылар Анна апа белән Иван ага.
    Бүгенге тормышлары да түгәрәк аларның: 55 ел элек кабызган гаилә учагының җылысында инде балаларының балалары - балдан татлы оныклары үсә. Кызлары Нина, Зина, Римма һәм уллары Юра әби белән бабайга берсеннән-берсе сөйкемле 9 онык, ә алары үз чиратында 4 оныкчык бүләк иткәннәр.
    Буыннар чылбыры дәвам итә. 17 ел инде төп нигездә, уллары Юраның гаиләсе белән бергә, бер түбә астында яшиләр әби белән бабай. Быел ап-ак таштан ике катлы йорт салып кергәннәр, урамга карап көлеп торган тәрәзә йөзлекләрен, түбә челтәрләрен бизәкләп Иван ага үзе ясаган. Әле йорттагы эшләрдә дә булышып йөри, малларны караша, җәй буе умартасы белән мәш килә ул. Ә Анна апа күбрәк өйдә, оныклар янында кайнаша. Килене Ольга белән фикерләре дә, серләре дә килешә аның. Акыллы, зирәк каенанасы мәрхүмә Татьяна түтидән алган тормыш дәресләрен яраткан килененә сабыр гына аңлата ул. Төп йортта Ульяновлар буынын дәвам итеп 3 малай үсә. Төпчекләре Ванькага әле 3 кенә яшь. Яраткан бабасыннан бер тотам да калмый ул, нәрсә эшләсә дә янында кайнаша. Олы Иван белән кече Иванның серләре һәрчак килешә, диләр өйдәгеләр шаяртып. Ә мин кайтыр юлга чыккач та бу матур гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең, бер-берсен бер караштан аңлап яшәгән бу тыйнак парның гаҗәеп гади һәм шул гадилеге белән илаһи көчкә ия мәхәббәтләренә сокланып алтын парга зөбәрҗәт юбилейлары белән котлап озын гомер телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: