Хезмәте белән яулаган ул хөрмәтне
Калмия авылының Кәрсән чишмәсенең суын эчеп, урманыннан җиләк, балан, бөрлегән җыеп, бала чагын, яшьлек елларын һәм гомерен туган авылында уздырган Әнисә Сабировага 70 яшь тулды.
Әнисә Әхмәтгәрәй кызы 1942 елның 15 мартында Калмия авылында колхозчы гаиләсендә 6 баланың икенчесе булып дөньяга килә. Җиде сыйныфны тәмамлау белән, үзенең хезмәт юлын бозаулар караудан башлый. 14 яшьлек кыз бала өчен эш җиңелләрдән булмый. Акрынлап күнегеп, соңрак сыер савуга керә. Шул ук вакытта Минзәлә совхоз техникумында читтән торып укый, аны тәмамлагач планчы-икътисадчы итеп билгелиләр. Озак эшләргә туры килми аңа бу вазыфада. Оештыру сәләтен, тәвәккәллеген, үҗәтлеген, эшен белеп, җиренә җиткереп башкаруын искә алып, Әнисә апаны партия оешмасы секретаре итеп куялар. Биредә тугыз ел эшли ул, берүк вакытта Югары партия мәктәбендә белемен күтәрә.
Тәҗрибәле, кешеләр белән уртак таба, аларны үз сүзенә, эшенә ышандыра белүче ханымны "Искра" колхозы рәисе итеп билгелиләр. Районда бердәнбер хатын-кыз рәис була ул.
- Мин эшләгән чорда Малтабар һәм Калмия бригадасында бергә 28 савымчы, 5 бозау караучы, 26 шофер, 30 комбайнчы-тракторчы бар иде. Авыр булса да, бердәм булып, бер максатка, авылдашлар белән аңлашып эшләдек, - дип искә ала ул елларны Әнисә апа.
Ул чорда ике бәрәңге саклагычы, машина-трактор паркы, мәдәният йорты, амбарлар, су башнясы төзелде, ике авылга да су кертелде. Хуҗалык эшләре дип көне-төне чапты ул. Соңгы елларда ферма мөдире һәм авыл Советы рәисе булып эшләде.
Фидакарь хезмәте өчен Әнисә апа "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде. Ул - чын авыл кешесе, атказанган колхозчы. Бүгенге көндә дә ул акыллы киңәшләрен биреп, тәҗрибәсе белән уртаклашып яши.
Әнисә апа Сабированы күркәм юбилее белән котлау өчен өйләренә бардык. Авыл җирлеге башлыгы Камил Сәхапов муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл җирлеге хезмәткәрләре истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме белән котладылар. Инвалидлар һәм ветераннар советы рәисе Н. Кәшбелов җылы сүзләрен әйтте. Җыелышып бергә эшләгән чорларны искә алып, хатирәләрне яңартып утырдык. Әнисә апа өчен бу зур бүләк булды. Алга таба да исән-сау булып, авылдашлары белән киңәш-табыш итеп озак яшәсен-саулык теләп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 11:27Мин татарча сөйләшәм Татарстан поселогы мәдәният йорты хезмәткәрләре, волонтерлар клубы берләшмәсе активистлары белән бергә “Мин татарча сөйләшәм” Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чарада катнаштылар. Аның максаты-халыкны татар телендә аралашуга җәлеп итү.23000
-
27 май 2022 - 09:23Китапханәче Энҗе Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган “Китап- белем чишмәсе” дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Чөнки кешенең аң-белемен, рухи кыйммәтләрен газета-журналлар һәм китап баета. Китап ул- фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчеләребезгә без һәрвакыт рәхмәтле! Ә инде китапханэче уз эшендэ очраклы гына хезмәткәр тугел, бәлки узе дэ укырга яратучы, бу куркәм сыйфатка башкаларны да жәлеп итәрлек, һәрчак эзләнудә булган шәхес булырга тиеш.20100
-
27 май 2022 - 09:23Бәйрәм белән, хезмәттәшләр! Китапханәче - уникаль һөнәр, хәтта бераз серле. Ул, яхшы сихерче кебек, бөтен хыяллар, әкиятләр, сәяхәт дөнья белән идарә итә! Сезгә бу мөһим бәйрәмдә сабырлык, илһам һәм иминлек телим. Китапханәләр яңа укучылар белән тулылансын. Китап фонды баеп торсын.16600
-
27 май 2022 - 09:20Каникулда эшләргә теләүчеләргә Җәйге чорда Тукай районында мәктәп укучыларына эшләү мөмкинлеге тудырыла. Балигъ булмаган гражданнар эшкә урнашканда зурлар кебек үк хезмәт килешүе төзергә тиешләр. Бу килешүдә эш шартлары, нинди хезмәт башкарылырга тиешлеге, хезмәт коллективындагы тәртип һәм балигъ булмаганнарга кагылышлы күрсәтмәләр язылырга тиеш. Болардан тыш техника куркынычсызлыгы һәм эш вакытлары хакында да аңлатыла.14000
-
27 май 2022 - 08:21Теләнче-Тамак китапханәсенә 90 яшь! Теләнче-Тамак авылы – Тукай районының иң зур авылларының берсе. Ворошилов районы үзәге булган бу авыл революцияга кадәр үк тирә-якта дан тоткан. Мәдрәсәсе, күп төрле предприятиеләре, зыялы кешеләре белән танылган авылда 1929 елда колхоз оешканда үзен сиздерә бу укымышлылык. Шәйдуллин Хәким тәкъдиме белән колхозга “Мәгариф” исеме бирелә. Яктыга, матур киләчәккә йөз тоткан халык моңа бары тик мәгърифәт аша гына ирешергә мөмкин икәнлеген яхшы аңлый. Халыкка аң-белем бирүне киңәйтү өчен 1932 елда уку йорты ачыла. Ул хәзерге Кооператив урамында урнашкан була. Беренче китапханәченең фамилиясе Бакиева икәне билгеле. Бу чорда китапханәдә 450 данә китап фонды булган. Мондый фонд ул вакытта - бик зур байлык булып саналган.14600
-
26 май 2022 - 14:31Кырларны эшкәртү эшләре “Сәйдәшев исемендәге АХП” ҖЧҖ 2022 елның 25 маенан алып 15 июненә кадәр агрохимикатлар сибү ысулы белән кырларны эшкәртә башлый:16300
-
26 май 2022 - 14:29Белдерү «КАМА» агрофирмасы ҖЧҖ 2022 нче елның 25 маеннан алып 1 нче июньгә кадәр агрохимикатлар сибү ысулы белән кырларны эшкәртә башлый:14200
-
26 май 2022 - 14:25Курку белмәс шәфкать туташы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тула. Вакыт агым сулар кебек сизелмичә ага да ага шулай. Ә мин хаман үткәннәргә кайтып, узган вакыйгалар турында уйларга яратам. Менә бу юлы да ерак 2008 елның аперель аен хәтеремдә яңарттым. Ул елда миңа батыр бер шәфкать туташы – Мария Ильинична Бажукова белән белән танышырга туры килде. Аның фронтта күргәннәре турында сезгә дә сөйләп узасым килә...14600
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.20500
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.59100
-
20 май 2022 - 09:12
-
20 май 2022 - 09:11
-
20 май 2022 - 09:10
-
27 май 2022 - 04:19Мәңге яшә, китапханә!1995 нче елдан башлап, 27 нче майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә , Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең хезмәтләре бәяләп бетергесез. Китапханә эше күп гасырлык традицияләргә ия. Районыбыз китапханәләре барлык мәгълүмат агымнарын бергә туплап, укучылар даирәсен, шул исәптән Интернет аша да, киңәйтеп хезмәттәшлек итә. Китапханәдә һәркем үзенә рухи азык таба, дөньяга карашын киңәйтә,кызыклы яңалыклар ача,үзенең йөрәген әдәби дөнья белән бәйли. Билгеле инде, бәйләүче җепләрне белемле китапханәчеләр суза.24100
-
27 май 2022 - 04:19Мәңге яшә, китапханә! 1995 нче елдан башлап, 27 нче майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә , Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең хезмәтләре бәяләп бетергесез. Китапханә эше күп гасырлык традицияләргә ия. Районыбыз китапханәләре барлык мәгълүмат агымнарын бергә туплап, укучылар даирәсен, шул исәптән Интернет аша да, киңәйтеп хезмәттәшлек итә. Китапханәдә һәркем үзенә рухи азык таба, дөньяга карашын киңәйтә,кызыклы яңалыклар ача,үзенең йөрәген әдәби дөнья белән бәйли. Билгеле инде, бәйләүче җепләрне белемле китапханәчеләр суза.24100
-
27 май 2022 - 11:27Мин татарча сөйләшәм Татарстан поселогы мәдәният йорты хезмәткәрләре, волонтерлар клубы берләшмәсе активистлары белән бергә “Мин татарча сөйләшәм” Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чарада катнаштылар. Аның максаты-халыкны татар телендә аралашуга җәлеп итү.23000
-
27 май 2022 - 09:23Китапханәче Энҗе Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган “Китап- белем чишмәсе” дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Чөнки кешенең аң-белемен, рухи кыйммәтләрен газета-журналлар һәм китап баета. Китап ул- фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчеләребезгә без һәрвакыт рәхмәтле! Ә инде китапханэче уз эшендэ очраклы гына хезмәткәр тугел, бәлки узе дэ укырга яратучы, бу куркәм сыйфатка башкаларны да жәлеп итәрлек, һәрчак эзләнудә булган шәхес булырга тиеш.20100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика