Якты юл
  • Рус Тат
  • Һәр яңа көнгә куанып яшим

    Борынгылар сабый күңеле ак кәгазь - нәрсә язсаң шуны укырсың, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чөнки нәкъ менә сабый чакта дөньяга караш формалаша. Шуңа күрә бала күңеле белән эш итүче тәрбиячеләр алдына уеннар, җанлы аралашу һәм, ниһаять, әкиятләребез аша бала кальбенә үз милләтенә, диненә, гореф- гадәтләренә, туган авылына мәхәббәт тәрбияләү бурычы...

    Егерме елдан артык гомерен сабыйларга багышлаган Фәридә Ашрафуллина нәкъ менә шундый үтә кыйммәтле "материал" белән эш итә. Мерәс авылында беренче балалар бакчасын ул нәкъ 22 ел элек ачты. Баштарак гади бер йортта урнашкан иде бакча, аннары махсуслаштырылган вагон-йорт, ә инде тора-бара бөтен шарты килгән Җәмәгать үзәге бинасына күчтеләр. Кайда гына эшләмәсен, Фәридә Әхмәтфатыйховна тәрбия эшләрен алып баруда алдынгы алымнар куллануы, иҗади эзләнүләре белән аерылып тора. Иң мөһиме - ата-аналар белән тыгыз элемтәдә, киңәшләшеп-килешенеп эшли, бала күңелен тирән аңлап, аның омтылышларын, сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Балалары белән бергәләп нинди генә конкурсларда, бәйгеләрдә катнашмыйлар алар. Моның өчен исә үзеңнең белем байлыгың тирән, янар йөрәкле булуың кирәк. Шуңа күрә ул фән, мәдәният, белем-тәрбия дөньсындагы яңалыклар белән танышып бара. Мин аның "Ел лидеры" республика бәйгесендә көч сынашып, призлы урын алуын хәтерлим, "Хатын-кыз бәхете" телевизион тапшыруында катнашты, ә бакча балалары белән бергәләп алар "Күчтәнәч" тапшыруына бардылар. Гомумән, бу тынгысыз педагогның республика, районкүләм конкурсларында, Интернет аша уза торган бәйгеләрдә актив катнашуы, тынгысызлыгы сокландыра.
    Фәридә Ашрафуллина гүзәл табигатьле Мөслим якларында туып үскән. Алты яшендә чагында әтисе вафат булган. Шуңа күрә ул сигезенче сыйныфны тәмамлауга ук һөнәр алырга булгандыр да. Укырга керү нияте белән 15 яшьлек Фәридә Минзәлә педагогия көллиятенә китә. Баксаң, монда керү бик җиңел түгел икән, бер урынга - җиде кеше, студент булу өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Мәктәптә гел "5"ле билгеләренә укыган кыз имтиханарны уңышлы биреп, педагогия көллиятенә кабул ителә. Ул елларны болай дип скә ала тәрбияче:
    - Унбиш яшьлек үсмер өчен Мөслим белән Минзәлә арасы бик ерак тоелды. Җитмәсә, ялгыз гына беркая чыкканым юк. Куныр урынны әллә таба-сораштыра белмәдем, аэрапортта, эскәмиядә кундым. Сагынам, сиздерми генә балавыз сыгып алам. Тик артка чигенергә исәп юк. Инде укырга керүемне белгәч, әнине сөендерим дип авылга ашкынып кайттым. Ул әлләни куанган сыман тоелмады. Баксаң, аның мине үзеннән читкә җибәрәсе килмәгән икән. Шулай да, икеләнеп булса да, фатыйхасын бирде. Аның янында сеңлем калды. Укый башлау белән һөнәремне дөрес сайлаганымны аңладым: бу - минеке. Минем ашкынулы йомшак күңелемә нәкъ менә балалар дөньясы кирәк икән бит...
    Фәридә гомерлек юлдашын да шушы Мерәс авылында очраткан. Алдынгы комбайнчы, оста куллы авыл егете Айдар белән гаилә коруларына да егерме елдан артык вакыт узган. Әти-әниләре кебек уңган-булган өч бала табып үстергәннәр. Олы кызлары Эльвира кияүләре Илнар белән Иске Абдулда яшиләр. Ике онык бүләк иткәннәр. Эльмира әнисе һөнәрен сайлаган- тәрбияче. Ире Раушат белән алар да ике ул үстерәләр. Ашрафуллиннарның төпчекләре Илдар Минзәлә педагогия көллиятенең технология факультетында укый. Җәйге каникулларда, менә икенче ел инде, әтисенең комбайнында иген кырларын иңли.
    Фәридә Әхмәтфатыйх кызы эшеннән дә, тормышыннан да канәгать. "Һәр яңа көнгә куанып яшим, эшемә ашкынып барам, өемә сагынып-сөенеп кайтам - бәхеттер бу", - ди ул. Ә мин шөкер итә белү - үзе бәхет, дип уйлап куям. Әнә бит, тырыш хезмәтен дә бәяләгәннәр: "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" дигән түштамга биргәннәр. Мактау кәгазьләре бихисап, нәниләре дә көн саен нинди дә булса уңыш-табышлары белән сөендерә. Язмамны әзерләгәндә мин аңа кабат шалтыраттым. Сөенече бар икән: "Презентация" дигән Бөтенроссия конкурсында катнаштым, дигән иде. Икенче урынны алган. Киләчәктә дә аңа уңышлар юлдаш булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: