Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Хәлиткеч секундлар яки секундлар рекордлар тудыра

1976 елның август аенда Воронеж шәһәрендә РСФСР халыкларының VΙнчы җәйге спартакиадасы үтә. Көн гаять эссе. Шәһәрнең киң үзәк урамында хәрәкәт туктатылган. Бүген аннан марафончы йөгерешчеләр уза. Юл кырыйлары аша сузылган кызыл тасмалар артында күпләгән тамашачылар. Йөгерешчеләрне куәтләп, спортчыларга дәрт биреп торалар: «Әйдә, дускай, тырыш, күп калмады!».

Маңгайдан шабырдап тир ага. Фирдәвеснең сөртеп алырга да вакыты юк. Финишка якынлашканда секундлар хәл итә, йөрәк чабышкы атныкы сыман дөп-дөп тибә. Күңеле белән сизә егет, тренер әйткән графикка сыеша сыман. Менә ул, ниһаять, марафон арасын, ягъни 42 километр 195 метр араны артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып уза. Хөкемдар бөтенләй көтмәгән Фирдәвес Шәемовны зур җиңүе белән котлый һәм аны VΙ нчы җәйге спартакиаданың марафон йөгерүе буенча чемпион дип игълан итә.

Бу көтелмәгән хәл була кайберәүләргә. Команда беренчелегендә дә Татарстан марафончылары җиңүче булып таныла. Йөгерешченең тренеры, РСФСРның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин үзе тәрбияләгән шәкертнең уңышына сөенеп, алда тагын да җаваплырак ярышлар буласын әйтә.

Чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле Фирдәвесне шул чакта журналистлар сырып ала, аның кайда тууы, беренче күнегүләре, нинди ярышларда катнашуы турында сорашалар. Ул үзен тыйнак кына тотып, төпле җавапларын бирә. Актаныш районы, Аеш авылында тууын, яшьтән спортны яратып үсүе, армия хезмәтендә төрле ярышларда катнашуы турында сөйли. Чаңгыда шуу, җиңел атлетика, авырлык күтәрү, парашют белән сикерү буенча беренче-икенче спорт разрядына ия булуын әйтә.

Әлмәт физик культура техникумына укырга кергәндә, җиңел атлетика буенча тренер Миңнулла Чинкин егетнең документлары белән танышкач: «Төрле якка чәчелеп оста була алмассың, килеш-килбәтең йөгерешчегә тартым, әйдә, спортның шушы төре белән ныклап шөгыльлән әле», - дип, үз төркеменә күндерә Фирдәвесне. Бер генә күнегүне дә, ярышны да калдырмый, үҗәтлек белән шөгыльләнә. Шулай итеп, уку елларында төрле араларга - 3000-5000 метрдан башлап, 10-20-30 километрга һәм, ниһаять, 42 километр 195 метрга кадәрге арага йөгерә башлый. Бөтенсоюз, РСФСР беренчелеге ярышларында катнашып, СССРның спорт остасы исеменә лаек була. 1974-1975 елгы ярыш нәтиҗәләре буенча СССРның ерак араларга йөгерүче иң яхшы 25 атлет арасында Фирдәвес Шәемов исемен дә күрәбез. 1978 елда Чехословакиянең Кошица шәһәрендә РСФСР җыелма командасы составында халыкара марафон ярышында 2 сәгать 18 минут 17 секунд нәтиҗә Фирдәвес Шәемовның иң яхшы күрсәткечләреннән санала.

1973 елдан Фирдәвес Чаллыга күчеп килә. Озак еллар КамАЗ системасында, Тукай районында суга батучыларны коткару оешмасында, Чаллы ашлык продуктлары комбинатында эшли. Шуннан лаеклы ялга чыга. Җәмәгать эшләрендә, яшьләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләүдә якыннан катнаша. Туган ягы Актанышта ел саен СССРның спорт остасы Фирдәвес Шәемов бүләгенә яшүсмерләр арасында ярышлар үткәрелә. Җиңүче мәктәп укучыларына күчмә кубок, Дипломнар, медальләр тапшыра.

Быелгы ярышта гына 280 укучы катнашкан. Яшүсмер йөгерешчеләрнең быелгы ярышы җиденчесе булган. Тукай районында да шундый ярышлар узасын әйтте марафончы, йөгерешче спорт остасы. Фирдәвес Шәемовның тырышлыгы белән җиңел атлетика белән шөгыльләнүче яшьләребез артканнан арта бара. Үзенә алмашчы яңа спорт осталары үсеп килүенә чын күңелдән шатлана атаклы якташыбыз Фирдәвес Шәемов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев