Якты юл
  • Рус Тат
  • Гомер бер генә, сөю мәңгелек

    Никахлашучы гөлчәчкәдәй яшь парларны күргәч таң каласың – яшьлек, матурлык, якты хыял-максатлардан очкынланган күзләр! Ә менә ярты гасыр, аннан да күбрәк бергә гомер итүче матур парларны күргәч, аларга карата иксез-чиксез соклану, ихтирам хисләре, һәм, әйтер идем, кызыгу хисләре туа. Үзеннән-үзе: «Их, менә шулай, пар канатлар булып, газиз ярың белән гомер ахырынача кулга-кул тотынып атласаң иде!» – дип күңелеңнән изге теләк телисең.

    Боерган авылында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган «Беребез өчен беребез кирәк» дип исемләнгән гаилә бәйрәме 57 ел буе бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәүче Сәмига Зәки кызы белән Вәлиәхмәт Миңнегали улы Миңнегалиевлар хөрмәтенә оештырылган иде. Бу хөрмәтле пар – ике аккош, бер-берсен гомер дәрьясында очраган җил-давыллардан ышыклап, бер бәхетне ике итеп яшиләр. Бәхеткә юллар урау. Әтисе фин сугышына киткәндә Вәлиәхмәт яңа гына дөньяга килгән нарасый була. Әтисе сугыштан кайтканда ул инде акны-караны шәйли торган сабый булып өлгерә. Ләкин әтисенең киң җилкәсенә ышыкланып озак яши алмый – Бөек Ватан сугышы башлана һәм Миңнегали ага фронтка китә. «Әтиемне сагынуга түзә алмыйча, аның пилоткасын кочаклап елый идем», – дип искә ала Вәлиәхмәт абый. Сабый күңеле дөрес сиземләгән – әтисен кабат күрү бәхете язмаган икән, Миңнегали ага Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ятимлек ачысына тормыш авырлыгы да кушыла – Вәлиәхмәт 12 яшеннән көтү көтә, плугарь булып эшли. Унсигезе тулгач, курсларда укып, тракторчы-машинист һөнәрен ала 45 ел буе тракторчы булып эшләгән Вәлиәхмәт ага «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек була, колхозның «Мактау китабы»на кертелә. Алдынгы савымчы Сәмига Зәки кызы белән уңган тракторчы Вәлиәхмәт Миңнегали улының фотолары «Почет тактасы»ннан төшми. «И-и, без ярган буразналар, чәчкән игеннәр! Аның исәбен кем белгән дә кем исәпләгән? Бик яратып башкардым эшемне. Гаиләм – җылы, нурлы оям көч бирде. Бик яратып өйләндем Сәмигама. Аны үзем карап үстердем. Сәмига әле мәктәптә генә укый иде, мин дус малайларга: «Әнә, минем булачак хатыным», – дип Сәмигага күрсәтә идем», – ди Вәлиәхмәт ага. Сәмига апа: «Син анысын әйттең, мин монысын әйтим. Бер егетне дә миңа якын җибәрмәде. Бик кадерләп, саклап кына йөртте дә, унҗидем тулуга өйләнде. Никахлашуыбызга 57 ел булды. Өч балабыз, 5 оныгыбыз – йөз аклыгыбыз. Биш оныкчык сөю бәхетен дә татыйбыз, Аллаһка шөкер», – ди. 
    Гаилә бәйрәмен уздыруга зур өлеш керткән һәм бу тантананы матур һәм мәгънәле итеп алып баручы китапханәче Флүзә Сәлимова: «Унтугыз яшемдә, китапханәче дипломын алгач, мине белгеч буларак шушы авылга эшкә җибәрделәр. Боерганда Маһиҗамал апага фатирга урнаштырдылар. Утыз тугыз ел элек мине үз кызыдай кабул иткән Маһиҗамал апага хәзер 101 яшь. Ул кызы Сәмига белән кияве Вәлиәхмәт Миңнегалиевлар тәрбиясендә яши. Сәмига ханым каенанасына – Фатыйма апага кырык ел килен хезмәте күрсәтте. Килен белән каенана бергәләп палас суктылар, чәкчәк пешерделәр. Мин бу гаиләдә бик еш булам. Аларда ашалган бәлеш-коймаклар, кергән мунчалар!.. Бар яклап та үрнәк гаилә», – ди авылдашлары белән горурлану хисләре кичереп. Уналты яшеннән терлекчелек тармагында хезмәт куйган Сәмига ханымның уңган-булганлыгын хөкүмәтебез югары бәяли – III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
    Сәмига һәм Вәлиәхмәт Миңнегалиевларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, боерганлылар һәм тирә-як авыллардан да байтак халык килгән иде. «Күңел бәйрәм көтә бит ул. Бүген рәхәтләнеп күңел ачтык, дустыбызның бәхетенә сөендек. Әле кайчан гына әрәмәлектә бергәләшеп кара, кызыл бөрлегән, кура җиләге ашап, каз тәннәре чыкканчы су кергән яшүсмер кызлар идек... И-и, гомерләр! Шунысы сөенечле: яшьнәп, гөрләтеп яшәдек, дус-тату булдык», – диделәр Сәмига апаның дус кызлары, классташлары.

     ***
    Ык суларыдай нигъмәткә бай, Чулман елгасыдай тыныч-салмак һәм кайчакларда ярсу да булган гомер агышын алар сизмәгәннәр дә – югына сабыр итеп, булганына шөкер итеп яшәгәннәр. «Беребез өчен беребез кирәк – шулай дип әйтер кешең булу иң олы бәхет. Бер-беребезне аңлап һәм санлап яшибез. Яшь буын да шул рәвешле яшәсә иде. Безнең хөрмәткә бәйрәм оештыручыларның барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Илләр тыныч-имин, гаиләләр бәхетле булсын!» – диделәр бәхетле парлар. Шушы көннән инде аларның хезмәттәге уңышлары өчен бирелгән бүләкләр, мактаулы исемнәр янына яңасы өстәлде. Анысы – кеше тормышында иң мөһиме – «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медале.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: