Якты юл
  • Рус Тат
  • Гармунчы ул кешеләргә сандугачлар телен аңлата...

    Олыгая башлаган кешеләрдән: «Күңелем һаман унсигездә », - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрнең төбендә тирән мәгънә ята. Димәк, кеше әле якты өметләр, зур хыяллар белән яшәвен дәвам итә. Тумас борын картайганнардан аермалы буларак, андыйлар тормышның тәмен, мәгънәсен белеп, узган елларына шөкрана итеп, яшим дип яшиләр. Бу бигрәк...

    Ул балаларга аерым мөнәсәбәт, ярату кирәк

    - Беләсезме, шулкадәр нечкә күңелле, яхшыга да, яманга да искиткеч сизгер алар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның холкын аңлау, нинди дә булса шөгыль, әйтик, музыка белән кызыксындыру өчен музыка коралында оста уйный белүең генә җитми. Моның өчен күркәм сабырлык, ныклы түземлелек, ә иң мөһиме - шушы балаларны ихлас яратып, аларның дөньясын, омтылыш-хыялларын аңлап-күреп алырга, язмыш кыерсыткан нәни күңелләргә ачкыч таба белергә кирәк, - ди бу эштә шактый тәҗрибә туплаган, балаларның яраткан абыйларына әйләнгән укытучы.
    Сәетнур Нуриәхмәтович балаларның һәрберсе турында озаклап сөйли ала, һәркайсының уңай сыйфатларын, сәләтләрен, көйсез чакларын яхшы белә. Ихлас күңелен биреп, бүгенге кырыс заманда аларны эшләп яшәргә, кыенлыклар алдында баш имәскә өйрәтә.
    - Коллективыбызга фидакарь җанлы, күңелләрен биреп, шушы балаларны тормышка яраклы итеп тәрбияләү өчен җан атып эшләүче педагоглар, тәрбиячеләр тупланган, - ди Сәетнур Нуриәхмәтович эчке бер шатлану белән.
    Мәктәптә төрле шөгыль түгәрәкләре, шул исәптән, милли уен кораллары түгәрәге эшли. Үзе җитәкләгән баян түгәрәгендә 15 үсмер шөгыльләнә икән. Балалар кул осталыгына, хуҗалык эшләренә өйрәнәләр. Еш кына авылдагы картлар һәм инвалидлар йортына барып, концертлар куялар икән. Болар барысы да аларның җәмгыятькә кирәк булуларын тоеп үссеннәр өчен кирәк.
    - Ел саен районның «Шәфкать» үзәге безнең балалар өчен махсус фестиваль үткәрә. Анда кул эшләре күргәзмәсе, шахмат-шашка уенары оештырыла. Кыскасы, биредә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтә ала. Җәй көне физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район Сабан туе үткәрелеп килә. Монысы да бик кирәк. Безнең интернат-мәктәп балаларының бу бәйрәмнәрне ничек көтеп алганнарын белсәгез иде! Биредә бит алар барысы да бертигез дигәндәй, рәхәтләнеп аралашалар, көчләрен сыныйлар, сәләтләрен күрсәтәләр. Үзем дә шул сабыйларга әйләнеп бетәм, алар шатлыгы өчен сөенәм, - дип сөйли Сәетнур онытылып.
    Монысы укытучы Сәетнур Нуриәхмәтович...

    Гөрләп тора иде клублар...

    Мин исә аның мәдәният хезмәткәре булган чакларын, бу өлкәдә ничек ашкынып эшләвен яхшы хәтерлим...
    Сәетнур Шәймәрдановның мәдәният йортыннан китүен ишеткәч, аптырашта калган идем. Эштә кайнап яши торган, мәдәни чараларны районда иң оста уйлап табучылар, халык өчен әллә нинди кызыклы бәйрәмнәр үткәрүчеләр иде бит алар хатыны Манзума белән. Ул чагында сәбәбен сорагач: «Рәнҗеттеләр, бөтен хезмәтемне бер селтәнүдә сызып аттылар», - дигән иде ул.
    Ә Сәетнур Нуриәхмәтович белән танышуым болай булды. «Теләнче Тамакта шундый матур итеп авыл бәйрәме үткәрделәр, гомумән, авыл мәдәният йортының матур эшләре бик күп. Анда ирле-хатынлы Шәймәрдановлар эшли. Эш тәҗрибәләрен өйрәнеп, үрнәк итеп, мәкалә яз әле», - дип, ул чагындагы мөхәрриребез Теләнче Тамакка җибәрде.
    Мәдәният йорты бинасы гаять зур, тышкы ягы шыксыз сыман, ә менә эчкә кергәч хәйран калдым. Стеналар авыл табигатен чагылдырган картиналар белән бизәлгән. Баксаң, Сәетнур менә дигән рәссам да икән. Зәвык белән эшләнгән мәгълүматлар тактасында мәдәният йортында эшләп килүче түгәрәкләр, аларга йөрүчеләрнең исемлеге язып эленгән. Халык театры, баянчылар түгәрәге, ветераннар ансамбле, вокаль-инструменталь ансамбль, китапханә каршында шахмат-шашка түгәрәкләре - барысы да гөрләп эшләп торган үзешчән түгәрәкләр.
    - Боларның барысына да ничек җитешәсең? - дип сорамыйча булдыра алмадым.
    - Хатыным Манзума белән эшлибез бит без. Ул - махсус белемле режиссер. Өйгә без йокларга гына кайтабыз. Балаларны әни карый, - диде ул.
    Бу беренче танышуыбыз иде, ә аннары юлларыбыз гел кисешеп торды. Мин газетабызда мәдәният темасын яктыртам, ә районда бер генә чара да баянчы Шәймәрдановтан башка узмый. Өстәвенә авылларында әледән-әле кызыклы чаралар үткәреп торалар. Манзума белән алар, районда беренче булып, «Солдат хатларын укыганда» дигән хис-тойгыларга бай кичә үткәрә башладылар. Авыл егетләрен башта зурлап, халык каршында фатиха биреп, армиягә озаталар, хатлар алышып торалар. Аннары авыл халкын җыеп, солдатларның әти-әниләрен чакырып, шул хатларны укыйлар, җырлар багышлыйлар. Бу кичәгә хәтта хезмәттәге егетләрне чакырып кайтарган чаклары да булды.
    Сәетнур Шәймәрданов җитәкчелегендәге вокаль-инструменталь ансамбль концертларын тирә-як авылларда да көтеп алуларын, кабат-кабат чакыруларын да беләм әле. Халык театры спектакльләрен авыл сәхнәсендә генә түгел, Сарман районы авыллары, Чаллы шәһәре сәхнәләрендә дә еш күрсәтәләр иде. Казанда Гөлшат Зәйнәшеваның «Комиссия килгәч» дигән пьесасын куйгач, Гөлшат апаның ахырдан сәхнәгә менеп, рәхмәт әйтеп чәчәк тапшыруын, «Булдырдыгыз, әсәрнең эчтәлеген шулкадәр оста ачтыгыз», - дип котлавын газетага язып чыккан идем. 1985 елда Теләнче Тамак мәдәният йорты агитбригадасының республика конкурсында җиңеп, лауреат исеме алып кайтулары истә. Андый җиңүләр барыбызның да горурлыгы булыр иде.
    Бәйрәмнәр, Сабантуйлары хәзер дә Сәетнур Шәймәрдәновтан башка узмый. Аның баяны Курган өлкәсенең Шадрин районы, Екатеринбург, Курган шәһәрләрендә узган Сабантуйларында милли моңыбызны таратты. Район, авыл Сабантуйларының да тансык гармунчысы ул.
    Иң хәтердә калганы - ул елларда кыш саен ике ай буе, көн саен диярлек бер авылда, халыкның иҗат отчетлары була иде. Ул бик зур хәзерлек белән үтә. Анда авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе оештырыла, ә үзешчәннәр концертында авылның аз гына сәләте булган һәрберсе катнаша, һөнәрен күрсәтә. Билгеле инде, чыгышларны районнан килгән жюри бәяли. Һәм ел саен аның составында Сәетнур белән мин фәкыйрегез булыр иде. Ә рәисебез - ул вакыттагы мәдәният бүлеге өлкән методисты Роза Мансурова. Юбилярыбыз турында язуымны белгәч, ул да узганнарны рәхмәт хисләре белән искә алды.
    Әйтергә генә ансат, Сабан туена 1000 кешелек хор оештырдык бит. Баянчылар Сәетнур Шәймәрданов, Рафыйк Дәминов, Рафис Хәсәнов, Сабан туе мәйданыннан китеп тормыйлар иде. Сәетнур, гомумән, коеп куйган сәхнә кешесе. Җор телле, аның белән рәхәтләнеп сөйләшәсең, киңәшләшәсең. Олысына олыча, сабый балага үз телендә сүз таба. Тукай көннәрен әзерләгәндә, гомумән, район чараларын үткәргәндә беркайчан да вакыты белән исәпләшмәде, иңнәреннән баяны төшмәде. Теләнче Тамак мәдәният йорты гөрләп торыр иде. Районга килгән яшь белгечләрне анда тәҗрибә уртаклашырга алып бара идек. Ул еллар өчен мин Сәетнурга бик рәхмәтле.
    Менделеев районы Бәзәкә авылы егетен безнең якларга нинди җилләр китергән?
    - Мәшһүр җырчы Илһам абый иҗатына гашыйк идем мин. Училище тәмамлагач, ул туып-үскән Сарман якларына алдым юлламаны. Үкенмим - җиң сызганып рәхәтләнеп эшләдем, биредә гомерлек парымны таптым, балалар үстердек. Инде икесе дә гаиләле. Баянмы? Анысы да гомерлек юлдашым. Гармун белән хыяллануымны белгәч, әти 14 яшемдә гармун алып кайтып бирде. Башта үзлегемнән өйрәндем. Илһам абый җырлаган көйләрне уйный идем. Аннары махсус белем алдым. Гармун милләт моңын саклый бит ул, - диде ул.
    Һәр сәнгать әһеленең - баянчымы, җырчымы яки башка талант иясеме, үз йөзе, үзенең башкару осталыгы булырга тиеш дим мин. Сәетнурның күңел кылларын тибрәндерерлек итеп, гаҗәеп моңлы һәм үзенә генә хас алымнар белән уйнавын беркем белән дә бутап булмый. Музыкага җаны-тәне белән бирелгән кеше ул. ВИА ансамбле чыгышларын әзерләгәндә һәр көйне күп тавышка профессиональ югарылыкта көйләсә, «Уйнагыз гармуннар» конкурсларына унар-уникешәр кешедән торган гармунчылар төркемен призлы урын алырлык дәрәҗәгә җиткереп әзерләр иде. Ә аларга күпме тырышлык, күпме хезмәт куелган!
    Бер карлыгач яз китерми дисәләр дә, бер кешедән бик күп нәрсә тора. Сәетнур эшләгәндә мәдәният йорты кайнап тора иде. Районның үзешчән сәнгатенә дә зур өлеш керткән зат ул. Шушы хезмәтләре өчен шәрәфле исемнәргә дә лаек иде ул. Әмма үзенең артык тыйнаклыгы, ә җитәкчеләрнең аның хезмәтен күрә, бәяли белмәве аркасында ул аларны ала алмады. Ләкин, үзе әйтмешли, ни генә булмасын, кешенең чын бәясе мактаулы исемнәр белән түгел, ә гамәлләренең ихласлыгы, халык рәхмәте белән бәяләнә. Сәетнур Нуриәхмәт улының үзешчән сәнгатьтә куйган хезмәте халкыбызның милли рухын, моңын, гореф- йолаларын саклауга хезмәт итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: