Якты юл
  • Рус Тат
  • Галәм – кояшы, ә кеше белеме белән күркәм

    Кайсы гына кыз бала кечкенә чагында «укытучылы» уйнамый микән? Ираида да, кем әйтмешли, чәчрәп күзгә керә торган кыю булмаса да, яшьтәшләре белән уйнаганда укытучы булырга ярата. Тыңлыйлар тагын үзен, чөнки оста телле була ул.

    Китапханәче булып эшләүче әниләре, кызларын кечкенәдән үк китап укырга өйрәтә. «Китап укыган кеше бай фикерле, шома, матур телле, белемле була» дияргә ярата ул. Кичләрен гаилә җыелгач, еш кына кызыклы китаплар укыйлар, андагы геройлар язмышы турында фикер алышалар. Кем белә, бәлки тел күрке - сүз, дигән төшенчәне кыз шул чагында ук күңеленә сеңдергәндер, шул вакытларда ук аңа китап җене кагылгандыр. Шулай булмаса, ул Чаллыда яхшы билгеләренә урта мәктәп тәмамлаганнан соң, ике дә уйлап тормыйча, Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына барып керер идемени?

    Уку, кызыклы шөгыльләр белән мавыгып, студент еллары да узып китә. Һәм менә буй җиткән чибәр кыз кулында - укытучы дипломы. Шәһәрдә үскән кызны юллама белән Шилнәбаш авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ягымлы, аралашучан, күркәм холыклы, үтә тыйнак яшь кыз коллективка бик тиз ияләшә, үз кеше булып китә. Аның йомшак тавышы, күңелләрне иркәли торган ягымлы карашы, фикерен төгәл, матур итеп әйтә белүе үзенә тартып тора. Лев Толстой «Әгәр укытучы үзендә эшенә үҗәтлек һәм укучыларына ихтирамны берләштерә белә икән, ул һәрьяктан камил укытучы» дигән. Бу сүзләр әйтерсең лә нәкъ менә Ираида Ивановна кебек үз эшенә мөкиббән фидаил затларны күз алдында тотып язылган. Укучысына беркайчан да бала сыман карамый ул, аның өчен һәр укучы - шәхес. Баланың нәни генә талантын абайлап алса, аны ачарга, үстерергә тырыша. Һәм ул аны сиздермичә, аналарча кайгыртучанлык белән эшли белә.

    Дөньяда кешеләр белән аралашуда иң көчле корал - сүз. Шуны истә тотып, Ираида Ивановна укучыларын әлеге коралны тирәнтен үзләштерергә, ә аның аша фикер йөртү осталыгына өйрәтә. Бер караганда рус теле һәм әдәбияты дәресе кызыклы дәрес түгел, ә аның дәресләрендә битарафлык күрсәтүче, фикерен читкә юнәлдерүче юк. Дәресне шундый итеп оештыра, биредә һәркем иҗади дулкында, бер тирәлектә була, укытучы белән укучы арасында җитди хезмәттәшлек мохите барлыкка килә, иҗат-иҗтиһат хөкем сөрә. Шуңа күрә дә Ираида Суханованың укучылары белем тармаклары буенча район турнирларында, рус теле һәм әдәбияты буенча район олимпидаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Укучылар ирешкән уңышлар аның куанычы да, тыйнак горурлыгы да. Ел артыннан еллар узган саен ул тырышлыгы, һөнәри осталыгы, бөтен бирмеше белән чын укытучы, яшь буынның югары кимәлдәге остазы булуын раслый килде. Биш ел инде Ираида Ивановна рус теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсен җитәкли. Тырыш хезмәте күп тапкырлар Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Алар арасында Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе дә бар. Ә аның өчен иң зур бүләк - укучылары, ата-аналарның хөрмәте һәм рәхмәте.

    Ираида Ивановна йорт җанлы хуҗабикә дә. Буш вакытларында тәмле ризыклар әзерләргә, тегәргә, чигәргә ярата. Тормыш иптәше фаҗигале һәлак булгач та сыгылып төшмәде, үзендә рухи көч тапты, яраткан хезмәте, улы белән кызы аның терәге, юанычы буды. Балалары инде укып, белгечлек алып мөстәкыйль тормышка аяк бастылар, хәзер аны оныклары сөендерә. Әгәр миннән: «Укытучы нинди булырга тиеш?» - дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә, Ираида Ивановна Суханова кебек дияр идем.

    Татьяна Калугина,
    Шилнәбаш авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: