Якты юл
  • Рус Тат
  • Гаилә учагының җылысы сүрелмәсен

    Гомерләрен туган якларында фидакарь хезмәт куюга багышлаган хөрмәтле гаиләләр турында «Якты юл» газетасы битләрендә даими язып киләләр. Минем язмамның геройлары да - шундый үрнәк гаиләләрнең берсе - Калмия авылында гомер итүче Нәзирә һәм Галимҗан Имамиевлар.

    Күптән түгел әтием белән әниемнең никахлашып гомер кичерә башлауларына 50 ел тулды. Алар 1964 елда өйләнешкәннәр. Әтием Галимҗан үз гаиләсендә төпчек бала булып үсә. Ул вакытта абый-апалары инде өйләнеп, кияүгә чыгып, читкә киткән булалар. Әтием өйдә инде 70 яшькә якынлашып килүче әти-әнисе белән генә яшәп ята. Әнием Нәзирә дә әтием кебек гаиләдә төпчек кыз була. Абый-апалары инде читтә яшиләр. Алар әнисе белән икәү яшәп ята торган булалар. Шулай итеп, ике йөрәк бергә кушылып, Имамиевлар гаиләсе туа.
    Без гаиләдә ике бала үстек. Абыем Рамил Яр Чаллы шәһәрендә тормыш корды. Ә без гаиләбез белән Боерган авылында яшибез. Әти-әнием - Калмия авылының хөрмәтле кешеләре. Авыл тормышына, аның төзеклеген, матурлыгын тәэмин итүгә алар бар көчләрен салганнар. Әтием Галимҗан озак еллар «Искра» колхозында бригадир, соңрак прораб булып хезмәт куйды. Авылга су кертү, газлаштыру өчен ул көне-төне чапты. Колхозның терлек фермаларын төзү чорында да күп тырышты. Ә инде яңа мәктәп төзелеше проекты гамәлгә кергәч, монда да әтием бар эшне башыннан ахырына кадәр башкарды. Күпме юллар үтелгән, күпме йокысыз төннәр, күпме көч түгелгән... Әтием хәзер дә бу гомер нишләп шулай тиз үтте микән дип аптырап утырмый, мәчеткә йөри, кулыннан килгән кадәрле кешеләргә ярдәм итә.
    Әнием Нәзирә гомере буе колхозда терлекчелектә эшләде. Яшьли дуңгыз да караган ул, сыер да сауган, ә соңрак аны яшь бозаулар карарга күчергәннәр. Кайда эшләсә дә, бар эшне дә зур җаваплылык һәм намус белән башкарды ул. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бозаулар янында булды. Ул вакытта бик күп эшләр кулдан башкарыла иде бит. Әнием көянтә-чиләкләп сыер сараеннан сөт ташып, пар белән җылытып һәр бозауга кувшинга имчәк кигертеп эчертә идек, дип сөйли бүген оныкларына. Ә без аның бу авыр хезмәтен аз булса да җиңеләйтергә тырышып, әни өйгә тизрәк кайтсын дип, булышырга йөри идек. Хәзер инде әти дә, әни дә лаеклы ялда. Күрше-тирәләр белән ярдәмләшеп, безгә үзләренең кыйммәтле киңәшләрен биреп, тыныч кына яшәп яталар. Кешеләргә кирәк икәнлегеңне белү олы бәхеттер ул.
    Безнең йорттан кеше беркайчан да өзелми. Олысы-кечесе киңәш сорап килә. Аларны әти дә, әни дә якты йөз белән каршы алалар. Шатлыкларына сөенеп, кайгы килсә, уртаклашып, авыр чакларда ярдәм итеп яшиләр.
    Без әти-әнинең шулай матур гомер итүләренә шатланабыз. Аларга алга таба да тигез, кайгы-хәсрәтсез тормыш телибез. Һәрчак шушы туган җылы ояга җыелабыз. Бу очрашулар озак елларга сузылсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: