Якты юл
  • Рус Тат
  • Фронтовик Хәмәт ага истәлекләре

    Газетабыз битләрендә "Алар Җиңү яулады" дигән баш астында басылган язмаларны даими укып баручы районыбыз мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас әйтә куйды: "Мин сезгә бик кызык язмышлы, Бөек Ватан сугышы дәһшәтен башыннан кичергән, Яңа Байлар авылы ветераны Хәмәт бабай Миннегәрәевне күрергә тәкъдим итәм. Декабрь аенда аңа 99 яшь тула. Тынгысыз карт. Хәтере...

    Гасыр яшьтәше диярлек ил агасын күрү, хәлен белеп, истәлекләрен ишетү теләге көчле иде. Озак тормыйча, Күзкәй авыл җирлегенә шалтыраттым, башлангыч ветераннар оешмасы белән бәйләнешкә кердем. Алар Хәмәт бабайның Чаллыда улы Тәлгать гаиләсендә яшәвен, ара-тирә туган нигезенә кайтып йөрүен әйттеләр.
    Телефоннан сөйләшеп белешкәч, кичке якта, малае һәм килене эштән кайткач, өч бүлмәле фатирының иркен бер бүлмәсендә очраштык Хәмәт бабай белән. Килүемнең максатын аңлатып, гамьле әңгәмә корабыз. Хәмәт бабай, колагы саграк булса да, һәр сүзне ишетеп ала, яшьлек хатирәләрен бәйнә-бәйнә сүтә.Сүзнең тәмен белеп, һәр вакыйганың асылына төшеп, хезмәттәшләренең исем-фамилияләрен ялгышмыйча әйтә-әйтә, җентекләп сөйләшә. Шул чакта шагыйрь Ш. Маннур сүзләре искә төшә: "Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли, чәе суына, аны сизми ул".
    Көннәрдән бер көнне, кызу урак өстендә, лобогрейка белән арыш екканда, МТС директоры килеп чыга. Хәмәтнең тәртипле эше ошаганмы, оешмасына эшкә чакыра. "МТСка өр-яңа комбайннар кайтты. Утыртырга кешем юк. Син, Хәмәт энем, элек комбайнчы булышчысы булып эшләдең, һөнәри курслар тәмамладың", - дип өзми дә куймый. Шулай итеп, егетне "Коммунар" комбайны штурвалы артына басарга күндерә.
    - Иген ул елны каерылып уңды. Мин тәүлеккә 28-30ар тонна ашлык суктырып ала идем, - ди бабай, сакалын сыпырып. Шул елны, 40нчы елның көзендә, үзе янында салам ташлатучы булып эшләгән Маһинур туташка йөрәк серен ача: "Әйдә, кавышыйк. Гаилә корыйк." Ата-ана ризалыгын алып, Яңа Байларда яшь гаилә барлыкка килә. Беренче балалары - уллары Рифкать туа. Әмма әтисенә аны сөеп-назлап үстерү насыйп булмый: Бөек Ватан сугышы башлана. Берничә ай узгач, Хәмәт агайны фронтка озаталар. Ул Көнбатыш фронтның 135нче укчы полкында хезмәт итә башлый. Җиңү шатлыгын да, чигенү ачысын да татый. Еллар үткән саен хәрби частьлары да үзгәреп тора. Әмма бәгыренә тигәне - Белоруссия сазлыклары. Бүген дә фронтовик картның күңелен сызландырып тора ул. Өченче Белоруссия фронты составында (командующие армия генералы И. Черняховский) Брянск урманнары аша, билдән саз ерып, танклар үтү өчен шәмдәй төз наратларны аударып юллар салуын һич онытасы юк. Сазлыклар аша бата-чума 60 километрдан артык юллар сузалар. Шул агач бүрәнәләр аша танклар көтмәгәндә дошманга һөҗүм итеп, Белоруссияне фашистлардан азат итү операциясен уңышлы хәл итәләр. Сугыш юлларыннан үтеп, морҗалары гына торып калган җимерек авылларны, юл буенда җыелмыйча яткан мәетләрне күргәндә, Хәмәтнең күңелен әрнү, нәфрәт баса. Сугышның кешелеккә афәт, бәла-каза китерүен бөтен вөҗүде белән аңлый. Сугыш сукмаларында тәүлек буе ач йөргән чакларында: "Син Казан татарымы?" - дип, туганыдай якын эндәшкән милләтәшеңне очрату, бер телем ипиен бүлеп уртаклашу - үз илең, үз милләтең өчен горурлык хисен уята. Болар турында сөйләгәндә, тонык күзләре яшьләнә хөрмәтле ветеранның. Аннары ул танклар ремонтлау частена күчерелә.
    Брянск тирәсендәге һәм башка бәрелешләрдә ватылган, яньчелгән, чылбырлары өзелгән танкларны, үзйөрешле ату коралларын төзәтеп, сафка бастыру эшен оста итеп үти Хәмәт ага.
    - Безнең танкларны ремонтлау часте, гадәттә, урман кырыенда була иде. Танкның ватылган двигателен алып, сүтеп-җыябыз, яраксыз икән, яңа мотор куябыз. Алгы сафка, сугышка бик тиз озата идек, - дип сөйли Хәмәт бабай Миннегәрәев хәрби бурычларны үтәве турында.
    Сугыштагы вәзгыятьтән чыгып, командирлар аңа башка вазыйфалар да йөклиләр. Көнчыгыш Пруссиянең бик көчле ныгытмасы саналган Кенигсберг каласын алганнан соң, тәртипле һәм әдәпле солдат Хәмәт аганы шәһәр хәрби комендатурасында җаваплы вазыйфага билгелиләр. Шәһәрдә тәртип урнаштыру, төрле бандит, дошман элементларыннан чистарту белән шөгыльләнә. Шактый катлаулы һәм четерекле эшне уңышлы башкарып чыга. Җиңү көнен әлеге калада каршылый.
    Сугыштан соң коралны сукага алыштыра. Лаеклы ялга чыкканчы «ДТ» тракторы белән җир сөрә, иген үстерә. Кирәк икән, комбайнга утырып, үзе чәчкән игенне үзе җыя. Улы Рифкать тә авылда төпләнеп механизатор булып эшләде. Хәзер вафат инде.
    Истәлекләр, истәлекләр. Һәр сәхифәсе - бай эчтәлекле тарих. 90нчы елларда илдә ирек җилләре исә башлагач, фронтовик Хәмәт ага беренчеләр сафында Яңа Байларда, туган авылында мәчет төзүне кайгыртып йөри. Фронтовик иптәшләре һәм авыл җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән беренчеләрдән Аллаһының иман йорты сафка тапшырыла. Хәмәт ага анда 20 елдан артык имам-хатыйп булып эшли. Авыл халкы арасында абруе зур булды, һәр эшне киңәшеп эшләде. Хатыны Маһинур белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Җәмәгате берничә ел элек ахирәткә күчте, урыны җәннәттә булсын! Әйткәнебезчә, Хәмәт бабай улы Тәлгать гаиләсендә яши. Бәйрәм көннәрендә ветеран янына кунакка балалары, оныклары, оныкчыклары җыела. Тормыш дәвам итә. Тыныч матур тормышыбыз өчен көрәшкән буын вәкиле буларак Хәмәт ага Миннегәрәевкә рәхмәт әйтәбез, 100 яшьлек юбилеенда катнашу теләге белән сәламәтлек теләп аерылышабыз. Ул үз аягы белән әкрен генә ишек төбенә җитеп, кул болгап саубуллаша. Исән-сау бул, кабат очрашканга кадәр, Хәмәт ага!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: