Якты юл
  • Рус Тат
  • Финансист хуҗалыкчыл булырга тиеш

    «Финансистта хуҗа була белү сәләте булырга тиеш», – ди районның финанс-бюджет палатасы баш белгече Тамара Атанова. Ул районның салым, финанс структураларында 27 елдан артык хезмәт куя. Кайда гына эшләмәсен, Тамара Григорьевна үзен яхшы белгеч, намуслы хезмәткәр һәм бернәрсәгә дә битараф калмый торган кешелекле ханым буларак хөрмәт казана. Шуңа күрә дә аның эшен җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә югары бәяли. Хөкүмәтебез тарафыннан да аның хезмәтләре бәяләнә – үткән ел ТР Финанс министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Тамара Атанова уңышка ирешүенең сәбәбен гади генә итеп: «Эшкә зур теләк белән барам һәм башкара торган хезмәтемне бик яратам», – ди. 

    Миңа профессияне әтием сайлады 

    – Тамара Григорьевна, гадәттә, кызлар мәктәпне тәмамлагач укуларын дәвам итәргә теләсәләр, гуманитар юнәлештәге белгечлек сайлыйлар. Ә сез бухгалтерлыкны сайлагансыз? Нилектән шулай булды? 
    – Тумышым белән мин Зәй районы Поповка авылыннан. Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Алга таба Иске Зәй мәктәп-интернатында укуны дәвам иттек. Әтием Григорий Максимов – колхоз тракторчысы, барыбызның да яхшы укуыбызны теләде. Мәктәптә ата-аналар җыелышына йөрүче бердәнбер әти кеше булды. Ул белемле кешеләрне хөрмәт итте һәм һәрвакытта да: «Ленин бабай нәрсә дип әйтеп калдырган әле? Укырга, укырга һәм укырга дигән», – дип кабатларга ярата иде. Гаиләдә биш бала үстек. Әтиебез бик таләпчән кеше булды. Шуңа күрә дә бишебез дә югары белем алдык. «Укырга кая барыйм икән?» дигән сорау тугач, әтием: «Бухгалтерлыкка», – дип кистереп әйтте. Ул бит көн саен колхоз бухгалтериясе белән эш итә иде: һәр көнне нинди дә булса документ ала һәм тапшыра. Мисал өчен, үзенең «Беларусь» тракторында сөт заводына илткән сөт продукциясенә кагылышлы документларны бухгалтерга тапшыра иде. Ул исәп-хисап эшләрен яхшы белде. Миңа: «Кызым, бухгалтер буларак сиңа эше төшеп, сорау белән мөрәҗәгать иткән авыл кешесенә теге яки бу документны ничек тутырырга икәнлеген яхшылап аңлат. Син, бухгалтер буларак, гади кешеләрне аңларга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш», – дип, һәрвакытта да яхшы нәсихәтләрен, киңәшләрен бирде.
    Шушы профессияне сайлавыма... чөгендер дә сәбәпче булды. Хәтерлисезме, элекке елларда һәрбер гаиләгә гектарлап чөгендер эшкәртергә бирәләр иде. Җәй айларында үзеңә билгеләнгән участокны ике тапкыр чүп үләннәреннән арындырырга, кәтмәнләргә һәм көз аенда чөгендерне җыеп тапшырырга тиеш идек. Мин 6-7 яшьтән үк кечкенә кәтмән белән әти-әниемә булышырга чөгендер басуына эшкә чыга идем. Бервакыт шулай, басуда эшләгән чагында, безнең янга совхоз рәисе килде. Ул вакытта мин югары сыйныфта укый идем. Совхоз рәисенә: «Мин санап карадым: күршеләрнең гектарында 80 рәт, ә безнекендә күбрәк. Безгә бирелгән кишәрлектә рәтләр саны күбрәк булгач чөгендере дә артык чыга. Без үз хезмәтебезгә күпме акча алачакбыз?» – дип сорау бирдем. Ул минем соравыма гаҗәпләнде, шулай да җавап бирде. Шуннан соң: «Ә син колхозга бухгалтер булып килергә теләмисеңме?» – дип сорап куймасынмы! Мәктәпне тәмамлагач совхоз рәисенә бухгалтер булып эшләргә тәкъдим итүен исенә төшердем. Ул мине Бөгелмәдәге бухгалтерлар мәктәбенә укырга җибәрде. Кирәк-яракларымны алдым да, беренче сентябрьдә Бөгелмәгә укырга киттем. Гомерлек профессиямә юл менә шулай башланды. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәт шәһәрендәге филиалында читтән торып укып авыл хуҗалыгы тармагы бухгалтеры белгечлеге алдым. Анда үз эшенең остасы булган укытучылар бухучет буенча төпле белем бирделәр. Алган белемнәрем белән генә чикләнеп калмадым – 2001 елда «Шәһәр предприятиеләре хуҗалыгында икътисад һәм идарә итү» факультетын тәмамлап, экономист-менеджер белгечлеге алдым. Алган белемнәрем тормышта кулланылыш тапты. 

    Хезмәт баскычлары

    – Сез ничек Тукай районына килеп чыктыгыз? 
    – 1991 елда олы апам Тукай районының финанс бүлегендә буш урын бар диде. Мине АПКга ревизор-инспектор итеп алдылар. Квартал саен ит комбинатына барып колхоз һәм совхозларның иткә күпме мөгезле эре терлек тапшыруларын һәм аларга республика хөкүмәте тарафыннан күпме компенсация каралганлыгын, республиканың дотацияне дөрес бирү-бирмәвен тикшерә идем. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тапшырган продукцияне ит комбинатының дөрес итеп исәпкә алу-алмавын да тикшердем. Шуңа өстәп, кошчылык фабрикаларының ит һәм йомырка тапшыруларын контрольдә тоту да минем өстә иде. Болар барысы да бик зур һәм җаваплы хезмәт. Чөнки предприятиеләр зур, аларда җитештерелгән продукциянең күләме меңнәрчә тонна һәм данәләр белән исәпләнде. Документ әйләнеше бик киң. Шуңа күрә дә документлардагы һәрбер графаның нәрсә аңлатканын һәм һәр санны дөрес итеп аңларга тиеш идем. Ике елдан соң мине Тукай районы салым инспекциясенә эшкә алдылар. Бу системада физик затларга салым салу бүлегендә 13,5 ел эшләдем. Җитәкчебез Анатолий Янкин искиткеч кеше булды. Мин документлар белән генә түгел, кешеләр белән дә эшләргә яратам. Анатолий Петрович шушы сыйфатымны күздә тотып, һәрвакытта да мине яшь белгечләргә һәм практика үтүче студентларга остаз итеп куя иде. Ул студентлар хәзер төрле предприятиеләрдә хезмәт куя. Хәзергәчә шалтыратып хәл белеп, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Котлаулары йөрәгемә май булып ята.
    Салым хезмәтен берләштергәннән соң, безнең офис Алабуга шәһәренә күчте. 2007 елны Финанс министрлыгы казначействосының Тукай районы территориаль бүлеге эксперт-белгече булып эшли башладым. Үз проектларын реализацияләү өчен республика тарафыннан финансланган район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең документларын тикшердек. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре акчаны үзвакытында алсын өчен тиешле документларны дөрес итеп төзергә кирәк. Чөнки хаталану бик кыйммәткә төшәчәк. Вакытында финанс ярдәмен алмаган кешеләр хуҗалык өчен кирәк булган проектларны тормышка ашыруны чигерергә мәҗбүр булачаклар. 

    – 2013 елдан Сез Тукай районы финанс-бюджет палатасының баш белгече булып эшлисез. Бу хезмәт сезнең өчен үткәнне кабатлаумы яисә яңа үсешме?
    – Әлбәттә, үсеш. Бу эшнең үз үзенчәлеге бар. Мин районның торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җавап бирәм. Безнең районда 23 авыл җирлеге, аларда 53 мәктәп һәм балалар бакчасы, янгын сүндерү депосы, клублар, участок полициясе өчен йортлар булдырылган. Барысында да су, электр, җылылык, газ кулланыла. Менә монда инде районның кереме нинди булуын, коммуналь хезмәтләргә түләү, бюджетны формалаштыруга чыганак табу өчен нык уйланырга, анализ ясарга кирәк. Әгәр дә кулланылышны алдан күреп, прогнозны дөрес төземәсәң, үзең җавап бирәчәксең. Бу эштә белгечкә зур җаваплылык йөкләнгән. Мисал өчен, газ куллануны гына алыйк. Төгәл итеп планлаштырырга тиешмен – газ куллану лимитта каралганнан 10 процентка артмаска тиеш. Менә шул рәвешле һәрбер учреждение исәпкә алына. Бу – бик четерекле эш. Шуңа өстәп, документ әйләнешенең күләме дә бик зур. Билгеле вакыт эчендә кулланылган газның күләме хакында ай саен хисап тотабыз. Электр куллану буенча Татэнергосбыт белән дә шундый ук эшне башкарабыз. Болай караганда, ел саен бер үк төрле эш кабатлана да кабатлана кебек. Ә асылда ул алай түгел. Чөнки авыл җирлекләре үсә, балалар бакчалары төзелә, урамны яктырту модернизацияләнә – алдынгы технологияләр кулланыла, яңалыклар кертелә. Элек үзара салым буенча махсус программа юк иде. Хәзер шушы программа буенча җыелган үзара салым акчасын урамны яктыртуны модернизацияләүгә тоталар, энергия саклаучы лампалар алалар. Кайвакыт счетчиклар сафтан чыга. Әгәр дә счетчикны үзвакытында алыштырмасаң норматив буенча түләргә туры килә. Ә аерма зур. Үткән елдан башлап чүп җыю эшен контрольдә тоту да миңа йөкләнде. Һәрвакытта да чүп-чарның үзвакытында тиешле җиргә тапшырылуын һәм бу хезмәтләр өчен исәп-хисапның дөрес ясалуын күзәтеп торам. Кабатлау булса да, тагын бер кат әйтәм, безнең эштә төгәл бәяләмә бирү өчен анализ ясый белергә кирәк. Шунысы сөенечле, эшемдә зур хата җибәргәнем булмады. Минем белән кулга-кул тотынып эшләгән кешеләрнең хезмәтемнән канәгать булулары сөендерә. Алда санап кителгән эшләр – күзгә күренми торган нәрсәләр. Шуңа күрә халык аны белми дә кала. Без – күренмәгән фронт сугышчылары дип әйтә алам. 

    – Сез Тукай районында 27 елдан артык эшлисез. Район үсәме, сез анда нинди үзгәрешләр тоясыз?
     – Бик зур үзгәрешләр бара. Авыллар төзекләнә һәм яшәү шартлары елдан-ел яхшыра. Мисал өчен, мин яши торган Иске Җирекледә яңа балалар бакчасы, ФАП төзелде. Халык бу объектларны күптән көтә иде. Әлбәттә, халык канәгать. Круглое Поледа бассейн ясап тирә-юньдәге халыкны сөендерделәр. Иске Дөрештә оештырылган балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере республика статусы алды. Ә бит кайчандыр болар хакында хыяллана гына идек. Авыл җирлегендә яшәүче кеше буларак, барлык яңалыкларны, уңай якларны яшәешемдә тоям. Безнең районда үзара салым программасы буенча эш яхшы куелган. Һәм ул халык файдасына эшли. Кешеләр үзләре тапшырган акчаның кайда һәм ни өчен кулланылганлыгын күреп, белеп торалар. Бу район хакимиятендә эшләүчеләргә карата ышаныч уята. Шулай ук халык авыл җирлеге башлыкларына да хөрмәт белән карый. Әгәр дә авыл җирлегендә килеп туган теге яки бу мәсьәлә уңай хәл ителә икән, эшләнгән эшләр ап-ачык күренеп тора икә, халык белән эшләү бермә-бер җиңеләя. Авыл җирлеге башлыкларының бер-берсенең ни-нәрсә эшләгәнен күреп, белеп торулары да яхшы. Алар бер-берсеннән үрнәк алалар һәм бер-берсеннән калышмаска тырышалар. 

    – Сез авыл җирлеге башлыклары белән эшлисезме? 
    – Әйе. Алар белән бергә бюджетны планлаштырам. Күбесе – сакчыл хуҗа. Бюджетны дөрес итеп формалаштыру, экономияләү хакында уйланалар, анализ ясыйлар. Мисал өчен, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов энергия саклаучы лампалар куеп байтак кына экономия ясады. Шилнәбаштан Ольга Гончарова, Иске Абдулдан Резеда Сафина, Калмаштан Равия Габдуллина, Бикләннән Мансур Сәхбиев – үз җирлекләренең чын хуҗалары. 

     – Сез ничек ял итәсез, яңа эш көне өчен каян көч аласыз? 
     – Дөресен әйткәндә, эштән арып кайтам. Күз алдымда саннар биешә, башым хәл итәсе проблемалар белән тулы. Бакчама чыгам да, җиң сызганып эшли башлыйм. Бөтен арыганнарым юып алгандай була. Аннан соң, Тукай районы миңа ошый. Коллективыбыз дус-тату, бердәм. Җитәкчем Ләйсән Хуҗагалиева зирәк кеше. Җитәкче буларак таләпчән, гадел. Ул безгә, белгечләргә ышана, чөнки һәрберебез үз эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Гаиләмдә бар яклап та тәртип. Балаларыбызның уңышына сөенәбез. Кызыбыз Римма ике онык бүләк итте. Улыбыз Айрат Казан энергетика университетын тәмамлап, КФУда магистратурада укый. Балаларымның да безнең кебек үк эшсөяр булуларын телим.

    Илиса Ганеева.

    Фото Тамара Атанова тарафыннан тәкъдим ителде. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: