Якты юл
  • Рус Тат
  • Фәнис Харисов: «Бәхетемне җирдә таптым»

    Һәр хуҗалыкта уңган, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр бар. Алар турында хуҗалык җитәкчеләре яратып, тәмләп, горурланып сөйли. Бүген без сезгә шундый уңган авыл хезмәтчәннәренең берсе турында язып үтәбез.

    Фәнис Харисов белән без беренче тапкыр быелгы чәчү вакытында очраштык. Иллеләр тирәсендәге, чал чәчле бу ирнең тышкы кыяфәтеннән үк сабыр кеше булуы күренеп тора. Үз-үзен тыныч тотуы, һәр сүзне чамалап әйтүе, уйчанлыгы да Фәнис абыйга ниндидер бер, ир-атларга гына хас, матурлык өсти. «Кама» агрофирмасының «Новотроицкое» бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов аның турында: «Бик акыллы, тырыш, уңган механизаторыбыз ул безнең», - дигән иде. Фәнис абый белән аралаша торгач, аны тагын да якыннанрак белгәч, бу сүзләрнең рас булуына янә бер инандык.

    - Тумышым белән мин Теләнче Тамак авылыннан. Әтием Салих һәм әнием Бибифәйдә - гап-гади авыл кешеләре булган. Бу гаиләдә мин иң төпчеге булып, 1959 елның 25 маенда дөньяга килгәнмен. Миннән кала, әти-әни тагын өч абыемны үстереп-тәрбия кылдылар, - дип сөйли Фәнис Харисов.

    Теләнче Тамак авылының унъеллык мәктәбен тәмамлап чыккач, егет шунда ук колхозга эшкә керә. Тракторда басу-кырларны иңли, нинди эш кушсалар, кайда җибәрсәләр - шунда ашыга ул. Бер ел колхозда чыныгу алганнан соң, 1977 елда Фәнис армия сафларына чакырыла. Анда да егет үзен сынатмый, техникага булган мәхәббәтен, бар булган осталыгын күрсәтә. Амур өлкәсенең Березовский поселогында урнашкан инженерлык гаскәрләрендә механик-машина йөртүче булып хезмәт итә. Ике ел гомерен Ватанны саклауга багышлаган Фәнис, янә туган якларына әйләнеп кайта. Бераз ял итеп алгач, элеккеге урынына эшкә керә. Аннары 1985 елны Комсомолец поселогына күчеп китә. Юктан гына туган нигездән кубарылып китми ул. «КамАЗ» совхозында эшләп, Чаллыга йөргәндә керәшен кызы Галина белән таныша. Яшьләр вакыт сузып тормый. Бер-берсен ошатып, хисләренә тугры булып кавышып та куялар. Уртак гаилә юлын алар нәкъ менә шул Комсомолец поселогында башлап җибәрә. Тату, яшь парның бер-бер артлы ике кызлары туа. Олысына - Светлана, кечесенә Айгөл дип исем кушалар. Хәзер алар да тормышка чыгып, үзләре балалар үстерәләр. Светасы Чаллыда яши, кече кызлары Айгөл исә «Татарстан» совхоз поселогында көн күрә.

    - Җәмәгатем Галина Зәй якларыннан. Аның белән без өйдә ике телдә аралашабыз. Бергә тормыш иткәнгә дә быел утыз ел инде. Мин аңа үз итеп җаным дип дәшәргә яратам. Аллага шөкер, балаларыбыз, оныкларыбыз белән еш очрашып торабыз. Атна саен кунакка кайталар, без дә аларга йөрибез. Дүрт оныгым бар. Шуларның берсенә минем кебек үк техника җене кагылган. Артымнан ияреп, гел тимер-томыр арасында йөри, - ди Фәнис абый.

    Техника җене кагылган дигәч тә, бу бер дә арттыру түгел. Эштән бушаган вакытларында Фәнис абый китаплар, газеталар укырга, двигательләр сүтеп-җыярга, аларны көйләргә ярата. Шуннан җан рәхәте табып ял итә, ләззәт ала. Эшен яратып башкарганга күрәдер дә, аның хезмәт җимешләрен башкалар да күрә, югары бәяли. Ел саен диярлек Фәнис Харисовның исеме районның алдынгы механизаторлары белән бер рәттә тора. Фәнис абый чәчүдә алдынгылар рәтенә чыгып, бүләккә машина алуын искә төшерә.

    - 2005 елдан мин «Кама» агрофирмасының «Новотроицкое» бүлекчәсендә эшли башладым. 2008 елда исә район күләмендә кыр батыры булып, «Жигули» машинасы бүләк иткәннәр иде, - диде ул.

    Сүз ара сүз чыгып, Фәнис абый белән авыл хуҗалыгы тармагының бүгенгесе, аеруча кадрлар мәсьәләсенә тукталабыз.

    - Әйе, яшьләр авылга кайтып, авыл хуҗалыгында эшләргә әллә ни атлыгып тормый. Хәер, бөтенләй яшьләр юк дип тә булмый. Җаны-тәне, кендеге белән авылга берегеп яшәүчеләр, җирдә эшләүнең тәмен белүче яшьләр бар. Әмма хәзерге яшьләрнең күбесе ипи тәмен, аны ничек үстергәннәрен белми. Юкса хәзер техникасы да менә дигән бит, шартлар да яхшырак. Без яшь чакта ышанып техникага утырткан булсалар, моңа кызлар белән танышкан төсле сөенә, куана идек. Нишлисең, замана үзгәрү белән яшьләрнең кызыксынулары, тормышка булган таләпләре дә үзгәрә. Авылга кайтырлар иде дә бәлки, торак мәсьәләсе, хезмәт хакларының түбән булуы күбесен куркыта. Аннары авыл хуҗалыгында эш бетми бит ул, - ди Фәнис Харисов.

    Фәнис абый исә үзенең язмышын авыл белән бәйләвенә бер дә үкенми. Бүгенге тормышына, көнкүрешенә канәгать булып, тәм табып яши.

    - Үткән елларны кире кайтарып, сайлау мөмкинлеге бирсәләр дә, моңарчы сайлаган юлымнан тайпылмас, башкача яшәмәс идем, - диде ул.

    Фәнис абый яныннан мин аңа, аның кебек авыл хезмәтчәннәренә карата җылы хисләр алып киттем.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: