Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Эзләнүдән тәм таптым

Киләсе елның 20 апрелендә элеккеге Чаллы районына татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелеп, районыбыз оештырылуына 40 ел тула. Тарих өчен шушы кыска вакыт эчендә районның икътисадый һәм социаль хәле бик нык үзгәрде, күп кенә тармаклар буенча республикада алдынгылар сафына чыкты. Район авыл хуҗалыгын техник яктан коралландыруга зур көч...

Юллама Чаллыга

- Мин Тамбов өлкәсе, Давыдово авылы егете. Яшьтән үк техниканы яратып үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Саратов авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтында укыдым һәм юллама белән Чаллыга машина-трактор станциясенә өлкән инженер булып эшкә килдем, - дип үзе белән кыскача таныштырды ул. Станция белән танышып йөргәндә, күңелендә шик-шөбһә дә баш калкыта: «Нигә киләсе иттем бу җәһәннәм оясына». Хәер, сугыштан соң кая барса да шундый таркаулык иде.

Техника төзәтерлек юньле урыны юк. Хәтта авыл механизаторлары да рәхәтләнеп җәелеп эшли алмыйча, тимер мич янында тәмәке көйрәтәләр. Алар янына тукталып хәл белешә. Бер-берсен бүлә-бүлә сүз каталар: «Кышка кергәч, котып суыгы монда. Тун киеп, бияләйләр белән нәрсә эшләмәк кирәк? Электр юк. Сүткән детальләрне Кама суын чиләкләп ташып юабыз. Куллар каз тәпие кебек кызарып чыга».

Яшь белгеч аларның зарын тыңлап, үз фикерен әйтә: «Әлеге бина, күрәсез бит, бик иске. Заманында сәүдәгәр Стахеевның ашлык склады булган. Әйдәгез әле, уйлашыйк, бергәләп аны үзебезгә җайлы итеп көйләп булмасмы? Бергәләп тотынсак, тау да күчереп була, ди халык мәкале. Эш урынын тәртиптә тоту үзебездән тора бит».

Алар баш инженер сүзен хуплагандай каршылыйлар. Тыңлап-карап торгач, механизаторларның күзләрендә очкын кабына.

Яңалыкка беренче адымнар

Директорның чираттагы киңәшмәсендә бу мәсьәләне күтәреп чыгыш ясый ул. Директор Зәки Гыйльман улы Гыйльманов - Ватан сугышында катнашкан, анда янчелгән, ватылган танкларга җан өреп, янәдән сафка бастырып, сугышка озаткан белгеч. Бик ипле, яхшыны яманнан аера белүче җитәкче. Үзе дә остаханәне җиһазлау турында уйланып йөри икән. Яшь инженерның тәкъдимен хуплап, остаханәне җиһазлауны һәм башка техник эшләрне Е. Щеблановның үзенә тапшыра, ә үзе җиһазлар һәм төзү материаллары табып кайтару белән шөгыльләнәсен әйтә. Шул рәвешчә коллектив белән тәвәккәлләп эшкә тотыналар. Күп кенә авырлыкларны өлешчә җиңә-җиңә, буе - 150, иңе 17 метрлы агач складны, ниһаять, үзләренә техника ремонтлауга җайлаштыра алалар. Бүгенге күзлектән караганда бик ансат башкарыла торган бу гади эшләрне гамәлгә ашыру ул чор өчен күпме көч, күпме сәләт сарыф иткән! Кайчакта белә торып, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылган. Агач бинага кран-балканы төзеп урнаштыру үзе бер тарихи кыйсса. Ә ансыз техниканы ремонтлауны күз алдына китереп тә булмый. Әйтик, ДТ-54 тракторының 1,5 тонналы двигателен бер урыннан икенче урынга күчерү өчен егермеләп кешене җәлеп итәргә кирәк. Кран-балкасыз двигательне трактордан салдырып, икенче урынга ничек илтәсең? Бу мәсьәлә инженердан зур чишелеш осталыгы сорый. Эшне нәрсәдән башларга соң? Нефтьчеләрдән торбалар алып, аларны кисеп-ялгап, кран юллары салалар. Түшәм астыннан да, идәннән дә. Берчакны кранга ДТны элеп, бер урыннан икенче урынга күчергәндә торба аратасы дуга сыман иелә дә төшә. Яшьлек дәрте белән кызуланып исәп-хисапны, куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмыйча эшләгәнмен, дип искә ала әңгәмәдәшем. Бу вакыйга яшь инженер өчен зур сабак була. «Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис», дигән халык мәкален эш дәверендә берчакны да исеннән чыгармый. Башкалардан да шуны таләп итә. Дөрес, станциядә җаваплы механиклар да эшли, югыйсә. Әмма алар ел саен алышынып, механикалаштыру эшенә кыюланып тотына алмаганнар. Ел саен алмашынып, станциядә 23 механик эшләп киткән.

Авылны, кешеләрне яраттым

Евгений Щебланов эшли башлаганда Чаллы МТСы республиканың Чистай өлкәсенә карый. Югары белемле инженерлар бармак белән генә санарлык, өлкәдә нибары өчәү алар: Николай Энвальд, соңыннан, «Татсельхозтехника» берләшмәсе рәисе, Наил Йосыпов, соңыннан «Органик синтез» генераль директоры һәм район «Сельхозтехника» баш инженеры Евгений Щебланов. Казанга зуррак урынннарга берничә тапкыр кыстасалар да: «Авылны, кешеләрне, техниканы яратам, беркая да бармыйм», - дип, баш тарта ул. Чаллыда, районда калуына һич үкенми, чөнки монда да гамәлгә ашырасы эшләре муеннан була.

Фронтовик Зәки Гыйльманов белән уртак фикергә килеп, кулга-кул тотынып, 25 елдан артык эшли ул. «Үзебезнең көч белән «Сельхозтехника»га электр да килде, җылылык та бирелде, җылы суы да, пары да булды», - диде ул, горурланып. Механизаторларга тулы эш шартлары тудырылды. Берләшмә республикада алдынгы урыннарга чыкты. Хуҗалыкларда ул эшләгән чорда заманча машина-трактор парклары төзелә. Электәге җитештерүчәнлеге түбән тракторлар урынына чылбырлы һәм тәгәрмәчле көчле тракторлар, комбайннар кайта. Кама сусаклагычы астында калган элеккеге остаханә урынына «Сельхозтехника» берләшмәсенең заманча яңа бинасы сафка баса. Җылы, якты, иркен бинада тракторларга диагноз куеп, чирен бик тиз дәвалый башлыйлар. Янәшәдә генә К-700 тракторларын ремонтлау заводы да эшли башлый.

Постаментта - ДТ-54 тракторы

Ветеран инженер, электәге тракторчылар тәкъдиме белән авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән ДТ-54 тракторын берләшмә каршына постаментка бастырып, һәйкәл итеп куялар. Аңа хөрмәт йөзеннән йөзләрчә игенчеләрнең күңел түреннән чыккан җылы сүзләре язылган була. Ниндидер бәйрәм алдыннан тракторны урыныннан алалар да, хәзер кайда урнаштырырга белмичә баш ваталар.

- Чаллының горурлыгы, 100 еллык тарихы булган элеватор алдына урнаштыру иң уңай урын булыр иде, - ди РСФСРның атказанган инженеры Евгений Щебланов район механизаторлары исеменнән. Әйе, хәзер районда бердәнбер экспонат булып калган ДТ-54 тракторы сугыштан соңгы авылны аякка бастырды, иген уңышын арттыруда зур этәргеч ясады, халыкны ачлыктан коткарды. Озак еллар игенчегә хезмәт куйган бу техникага, аны иярләгән механизаторларга, шул исәптән, Чаллы районының беренче инженеры хөрмәтенә дә лаеклы һәйкәл булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев