Якты юл
  • Рус Тат
  • Эзең калсын җирдә

    Рәисә белән Гаиф Шәрифуллиннар гаиләсендә бер-бер артлы өч ир бала - Гаяз, Гакыйф, Нияз һәм кызлары Әнисә дөньяга аваз сала. Кем әйтмешли, балалар ай үсәсен көн үсеп буйга җитә. Кечкенәдән кул арасына кереп, авыл җирендәге бар эшкә өйрәнәләр. Кешеләргә карата ярдәмчел булу, туган җанлылык, олыны-олы, кечене-кече итү кебек гаиләдә үк...

    Үрнәк инша язар өчен, әлбәттә, тел байлыгың булу кирәк. Мәктәп һәм авыл китапханәләрендә Гаязга китап җиткерә алмый интегәләр, егет Чаллыга йөри башлый. Аның күп укыганына иң сөенгән кеше, мөгаен, әтисе булгандыр. Гаиф ага балаларына үзләренең мәшһүр язучы Кол Гали нәселеннән икәнлекләрен гел искәртеп тора торган була. Бабалары Мингалинең дә бик укымышлы мулла булганын еш сөйли.
    Бабасы турында оныгы Гаяз менә ничек искә ала: «Мингали бабай Түбән Кама районының Шәңгәлче авылыннан булган, сигез балалы ишле гаиләдә үскән. Эшкә тырыш гаиләсе хәлле яшәгән. Авылда бик күп кешегә гыйлем өйрәткән, тирә-яктан аңа киңәшкә килгәннәр. Кызганыч, ул репрессия корбаны булып, туган якларына әйләнеп кайта алмаган, Казан төрмәсендә үлеп калган. Өй чормасында бабайның бик күп китаплары, Кол Гали белән бәйле истәлекләре сакланган булган. Бөтенесен утка якканнар, өен җимерткәннәр, дип сөйли иде безнең әти».
    Әтиләре Гаиф ага үзе дә якты дөньядан иртәрәк китеп барган, урыны оҗмахта булсын. Авылдашлары аны акыллы, төпле фикерле кеше итеп истә калдыргандыр, мөгаен. Холкы бераз корырак булса да, халык аны үз иткән. Куллары алтын булган Гаиф аганың. Үз гомерендә өч өй сала. Склад мөдире чагында авылдашларына нык булыша. Ул озак еллар Әлмәт нефтьчеләренең Бәткедәге төзелеш оешмасында эшли, аннары тимерьюлчы һөнәрен үзләштерә. «Дөньяга үзенең кызыклы карашы булган серлерәк кеше иде безнең әти. Ниндидер хөкүмәт эшләре буенча беренче Президент Минтимер Шәймиев белән хат алышып торды. Бер юбилеена хәтта Минтимер Шәрип улыннан исемле сәгать килеп төште. Шатлыгы эченә сыймаган иде шулчак әтинең. Гади бер эшчегә ил агасы кул тамгасын куеп бүләк җибәрсен әле! Әтинең шәп балыкчы икәнен дә әйтим инде, Чулман буенда балык ашап үстек без», - дип сөйли Гаяз әфәнде әтисе турында.
    Аларның гаиләсе Перьмнән Бәтке авылына Гаяз туасы елны күченеп килә. Әниләре Рәисә апа тумышы белән Тукай районы Иштирәк авылыннан. Аның әтисе Һади ага да кызыклы шәхес булган. Беренче бөтендөнья сугышында Колчак армиясенә каршы сугышкан, аннан кулы каты яраланып кайткан. Авылда зур умарта тоткан абруйлы кеше.
    Бәтке авылына күчеп тормыш көтә башлагач, Рәисә ханым да тимерьюл оешмасында эшли. Күркәм холыклы, йомшак, изге күңелле хатын яңа җирдә дә тиз ияләшә, күрше-күлән белән уртак тел табып яши. Иртән иртүк торып, балаларын мәктәпкә уятканчы ук ялт итеп тәкәсен, бәлешен пешереп чыгара. Уңган хуҗабикә - йорт бизәге, гаилә учагына ялкын өстәп торучы илаһи зат бит ул. «Әни пешергән ашларның татлы тәме гомер буена да тел очыннан китмәс инде». Әтиләре вафатыннан соң бик озакламый әниләре дә мәңгелек йортына күченә. Бер-берсен нык яраткан парлар аерым озак яшәми, диюләре хактыр шул.
    ... Гомер аты чаба да чаба, аны һич туктатырмын димә. Кеше күңелендә күпме истәлекләр, җылы хатирәләр кала. Еллар агымында бөтерелеп, дөнья куып, гомереңнең кыл уртасы килеп җиткәнен дә сизми каласың икән. Шулай була күрсен, көнне ничек үткәрергә белми яшәргә язмасын. 55 яшьлек юбилее якынлашканда Гаяз Гаиф улы да үткән тормышы турында уйланып берникадәр нәтиҗәләр чыгара. Юк, үкенерлек яшәлмәгән, алга куйган максатына һәрвакыт ирешә барган - тормышта иң мөһиме дә шул бит - дөрес максат куя белү, хезмәт һәм тырышлык аша шуңа килү. Ничә еллык бизнесының инде югары дәрәҗәгә җитүе, ярыйсы гына дивидентлар китерүе, юлында яхшы кешеләрнең күбрәк очравы - барысы да Гаяз Шәрифуллинның үз язмышына төпле хуҗа булуын күрсәтеп тора.
    Уйларда гына Гаяз әфәнденең яшьлек елларына кайтып килик әле. Бәтке урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Гаяз Әлмәт төзелеш техникумында укый. Шуннан армия сафларына алына. Ул Еврей автономияле округының Биробиджан шәһәрендә хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Моряк киеме киеп алган егет, романтика эзләп, Казанның елга техникумына укырга керә. Туган ягына кайтып, сигез еллап Чаллының елга портында эшли: башта руль мотористы, соңрак капитан ярдәмчесе була.
    1990 еллар башында илдә вәзгыять үзгәреп, шәхси эшмәкәрлеккә юл ачылгач, Гаяз да үзен шул өлкәдә сынап карарга тели. Эшеңне ачкач, монда инде син үзеңә үзең хуҗа. Идеяләреңне чынга ашырырга, акча эшләргә менә дигән форсат чыгып тора. Төзелеш өлкәсендәге белемен эшкә җигеп, 4-5 кешедән торган кооператив оештырып җибәрә Гаяз. Эшкә өйрәнә башлагач, төзүчеләр саны да арта тора, 25кә җитә. Чаллының сәүдә идарәсе объектларында төрле ремонт эшләрен башкаралар. Заказчылар тиз һәм сыйфатлы ремонттан канәгать кала. Гаяз Шәрифуллин җитәкчелек иткән төзүче егетләрнең матур эшләрен күреп-белеп торгангамы - «Подряд» тресты директоры Мөнәвир Гыймазетдинов аны үзенә чакыра. Анда яңа кооператив оештырып, җиң сызганып эшкә тотына. Хәзер алар инде ремонт белән шөгыльләнми, ә өр-яңа объектлар төзи башлыйлар. 8нче АТХда инженер-монтажлау корпусы, «Жемчужина» санаторие клубы, Форт-диалог бинасы, «Подряд» тресты базасы һәм башка төзелешләр, мәсәлән, Шәрифуллин егетләре исеме белән бәйле.
    «Мөнәвир Хәммәтовичтан мин тормышта кирәкле бик күп нәрсәләргә өйрәндем, шундый остазым булу белән горурланам. Кешелекле җитәкче, ярдәмчел, ышанычлы дус. Шәһәрдә «Подряд» төзегән йортлар бик күп, алар халыкка ошый - матур да, уңайлы да», - ди Гаяз Гаиф улы.
    Г. Шәрифуллин да осталыгын чарлый бара һәм мөстәкыйль рәвештә эшли торган үз оешмасын булдыра. Түбән Каманың шин заводына һәм химкомбинатына Россия шәһәрләреннән кайтартып, вагон-вагон металл, металлопрокат кую белән шөгыльләнә. Ул чагындагы бартер дигән алыш-биреш тә читләтеп узмый аны. Тәүлекләр буе гел юлда. Бизнес дигән нәрсә аз гына туктап торганны да яратмый, ул - ярыш. 2005 еллардан алып бүгенге көнгә кадәр Гаяз Шәрифуллинның «Антей» шәхси предприятиесе «Татнефть», «Транснефть» җәмгыятьләренең төзелеш оешмаларына инерт материаллар (гравий, ком, ПГС һ.б.) ташый, нефть промыселларына кадәр арада юллар сала. Яхшы сыйфатлы төзелеш материалын ул илнең кайсы гына почмагыннан кайтармый икән?! Кайда гына булса да кеше белән уртак тел таба. Ул инде тәҗрибәле эшмәкәргә әйләнгән. Сүзен җилгә очырмый, буш вәгъдәләр белән мавыкмый, шуңа да эшләре көйле бара, партнерлары аңа ышана.
    Гаяз әфәнде тормышыннан канәгать. Авыр хезмәт көненнән соң җанына тынычлык бирүче ныклы гаиләсе, бала-оныклары, дус-туганнары бар. Җәмәгате Галия ханым белән 32 елдан артык бергә матур гомер кичерәләр.
    Ул - ГЭС бистәсенең 8-2 йортында урнашкан матурлык һәм сәламәтләндерү массажы салонының хуҗабикәсе. Олы кызлары Гөлнара югары уку йортын тәмамлаганнан соң Комсомол районы башкарма комитетында баш белгеч булып эшли. Аның ире Альберт - Гаяз Гаиф улы оешмасының коммерция директоры. Әби-бабаларына сөенеч булып, ике онык тупырдап үсеп килә. Әлмиргә - 7, Алинәгә - 2 яшь. Төпчекләре Ләйсән, медицина көллиятен тәмамлагач, Физкультура академиясенең Чаллы филиалына укырга кергән, ЛФК белгече булырга әзерләнә.
    Гаяз әфәнденең сеңлесе Әнисә дә, энесе Нияз да Чаллыда үз гаиләләре белән яшиләр. Әнисә озак еллар сәүдә системасында эшли. Җәмәгате Наил - механик. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Нияз Шәрифуллин исә төзелеш өлкәсен үз иткән. Аның да ике баласы бар. Авырып, вакытсыз араларыннан китеп барган Гакыйф энесе гаиләсен дә кайгырта өлкән абыйлары. Аның хатыны Әлфинур сәүдә өлкәсендә эшли. Улы Рөстәм эшмәкәр булып киткән, үз предприятиесен булдырган. Кызы Гөлназ көллияттә укый. Гаяз абыйлары аларга таяныч булырга тырыша.
    Гаяз Шәрифуллинның миһербанлы, мәрхәмәтле кеше икәнен районыбызда да күпләр яхшы белә. Туган авылында озак еллар буе нигезендә килеш төзелеше тукталган мәчет бинасын кирпечтән салып бетерә ул. Хәзер дә ремонт, сантехника эшләрендә ярдәм итеп тора. Ни генә дисәң дә, аңарда мулла бабасы каны ага, аны онытырга хакы юк. Үзе укыган мәктәбенә дә булышлыгы зур. Һәр елны ремонт ясау өчен акча бирә. Менә ничә еллар инде ирекле көрәш белән чын-чынлап мавыккан яшүсмерләр командасын тотуның матди чыгымнарын күтәрә. Спорт киемнәре алып биргән, ярышларга баруларын спонсорлый. Көрәшне яраткан энесе Гакыйф истәлегенә турнирлар оештыра. Көрәшчеләр арасында зур ярышларда призлы урын алучылар да бар икән.
    Хоббие турында соравыма ул болай дип җавап бирде: «Ауга йөрергә яратам. Елга яры буенда яшәгәч, катер яисә су мотоциклы белән Чулман киңлекләрен иңләү миңа җан рәхәте бирә. Кышларын табигать матурлыгына хозурланырга чаңгыга басам, үзйөрешле чанада чыгам. Сайлап кына китаплар укыйм, оныклар белән мәш киләм. Буш вакыт булса, ул менә шулай үтә».
    Тормышны ярата, яшәүдән тәм таба, диләр Гаяз Шәрифуллин кебекләр турында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: