Якты юл
  • Рус Тат
  • «Эшле булуыма сөенәм»

    «Мин – җир улы. Югары Суыксуда туып-үстем һәм, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ак калага юл тоттым – Яр Чаллы елга портына эшкә урнаштым. Ялларда туган авылыма кайткач, Түбән Суыксудагы спортзалга волейбол уйнарга йөрдем. Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем белән гел авылда булдым. Бөтенләй күченеп кайтырга бер очрак этәргеч булды. Елга портында эшләгәндә җитәкчем үзенә өй салырга бура алып кайтуымны сорады. Удмуртиядән шәп бура алып кайттым. Аннары ул: «Мин өйне таштан салырга булдым» дигәч, бураны сатып алдым да, Югары Суыксуда йорт җиткердем. Шуннан каралты-кура төзеп, мөгезле эре терлек сатып алдым. Шулай биш-алты баш терлектән башланды крестьян-фермер хуҗалыгы», – дип зур эшнең – крестьян-фермер хуҗалыгының чишмә башы хакында сөйли Мөнәвир Шәйхетдинов. 

    «Булсынга дип эшләгән кешенең кадерен беләбез» 

    «Крестьян-фермер хуҗа-лыгы дигән олы корабны җи-тәкләгән хуҗага эшен уңышлы алып бару өчен нинди сыйфатлар кирәк?» дигән сорауга Мөнәвир Солтанбәк улы: «Тырышлык һәм ихласлык. Уңышка ирешүнең тагын бер шарты бар – булсынга дип эшләгән кешенең кадерен белү кирәк. Хәзерге вакытта булдыклы тракторчы, механизатор, терлекче табу зур проблема. Ялланып эшләүчеләрнең күбесе шешәгә «өйләнгән» – эш вакытымы ул, ял көннәре булсынмы – куенында бутылкасы булыр. Аннан, гөнаһ шомлыгы, терлек азыгын, бөртекне әрәм-шәрәм итүне чүпкә дә санамый андыйлар. Шуңа күрә эшчеләрне ерактан чакырып китерергә дә туры килә. Алар белән уртак тел табып эшлибез. Альберт Васильевич Подрядчиков 12 ел тырышып эшли. Ышанычлы. Яшь бозаулар, мөгезле эре терлек, атлар – барысы да аның карамагында. Ул инде терлекче дә, зоотехник та, мал табибы да – барысына да өйрәнде. Терлекчелек мәктәбен уңышлы узган хезмәткәребез кеше буларак та хөрмәткә лаек. Башкортстаннан килеп эшләүче Зөфәр Әзһәр улы Низамов уңганлыгы-булганлыгы, ышанычлы булуы белән абруй казанды. Аның белән элемтәгә кергәнче, иң элек, телефонына акча салам, безнең хуҗалыкка эшкә килгәндә һәм өенә кайтып киткәндә юл чыгымнарын каплыйм. 
    Күпфункцияле чәчү агрегатында хезмәт куючы Марс Миннекәй улы Айбашев бик булдыклы механизатор. Эшне оештыра белә. Язын-көзен тракторда, урып-җыю чорында комбайнда, кышын тирес түгә, кирәк булса терлекче хезмәтен дә ялт итеп башкара. Ел әйләнәсенә тырышып эшли. Ял көнендә гаиләсе янына кайтып, хуҗалык эшләрен карап килгәч, яңа көч-дәрман белән эшен дәвам итә. Андый хезмәткәрләрнең кадерен белергә кирәк», – ди фермер. Һәм ул, эш башында торучы җитәкче буларак, сүзендә тора. Крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче терлекчеләр һәм механизаторларга үз вакытында яхшы хезмәт хакы түләнә. Уңган-булган хезмәткәрләрне җәлеп итүнең мөһим юлын тапканнар – эшләгән чорда аларның барысы да яшәү шартлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шуңа өстәп, фермер тырыш хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгыртуны да үз өстенә алган. Эшчеләр көнгә өч тапкыр бушлай кайнар аш белән сыйлана. Хуҗалыкта җитештерелгән яхшы сыйфатлы терлек итеннән, яшелчәләрдән тәмле сыйлар әзерләүче Земфира ханым өч дистә ел ире белән кулга-кул тотынып зур эш башкара. Мөнәвир әфәнде гади генә итеп: «Булсынга дип эшләгән кешенең кадерен беләбез», – ди. 

    Әткәм һөнәре 

    Земфира белән Мөнәвир Шәйхетдиновларның бәхетенә, олы уллары Айрат яшьтән үк авыл хуҗалыгын үз иткән. Егет, үсмер чагыннан терлекчелек һәм игенчелек тармагында әтисе белән иңгә-иң торып хезмәт куйганлыктан, эшкә өйрәнеп үскән. «Яшь тал ботагыннан сыек чагында кәрҗин дә, каз-кош оясы да, кәнәфи дә – әллә ниләр ясап була. Баланың нинди һөнәргә күңеле ятканын сизеп алуга үк ата-ана аңа юнәлеш бирсә, яшүсмер күп кенә хаталардан имин булыр иде», – ди Мөнәвир Солтанбәк улы, ике ир бала үстергән ата буларак. Айрат әти-әнисеннән эш кадерен белергә, хезмәт тәмен татырга өйрәнгән. «Әткәм һөнәре – мирас малы» дип, фермер эшен кабул итеп алган Айрат эш агачының юмарт җимеш бирәчәгенә нык ышана.

    Җир уллары

    Крестьян-фермер хуҗа-лыгында 110 баш мөгезле эре терлек, 40 баш ат, 600 баш сарык асрала. Биш-алты терлекче барысына да өлгерә. Чөнки эш һәм яшәү шартлары уңайлы итеп көйләнгән. Бу да фермерның оештыру сәләтенә ия булуын күрсәтә. Терлекчеләр эштән соң рәхәтләнеп мунча керәләр һәм барлык уңайлыклары булган, алар өчен дип махсус салынган йортларда яшиләр. Эштән бушаган араларда Мөнәвир Солтанбәк улы ясаган шәхси буада рәхәтләнеп балык тоталар. Хуҗалыкта хезмәт куючы унике тракторчы өчен шулай ук махсус өй һәм мунча төзелгән. Эшен ихластан башкарган кешегә кадер-хөрмәт биредә бик зур. Терлекчеләр, механизаторлар ял йортындагы кебек яши икән монда дип кызыгырлык.
    Сәламәт яшәү рәвеше алып барган ир-егетләр өчен менә дигән эш урыннары булдырган Шәйхетдиновларга рәхмәттән башка ни әйтәсең?! Район башлыгы Фаил Камаев җирлегебездә яшәп, ил табынын яхшы сыйфатлы ит, эшкәртү-сәнәгать өлкәсен сарык йоны белән тәэмин итүдә зур өлеш керткән Мөнәвир әфәнденең эш барышы, яшәеше белән даими кызыксынып тора. Терлекчелек, игенчелек-кырчылык өлкәсенә караган мәсьәләләрдә Мөнәвир Шәйхетдинов белән даими киңәшләшә, төпле фикерләрен әйтә. Мөнәвир әфәнде: «Иртәнге биштә Фаил Мисбахович шалтыратып хәлемне белә. Чын-чынлап хуҗа була белгән, олы вазыйфаны – район башлыгы хезмәтен ихласлык белән башкарган җитәкче әнә шундый була. «Иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң бит пешә» дигән ата-бабаларыбыз. Хакимият башлыгы кояш белән уянып эш башлый икән, башкалар йоклап ятсынмы?!. Кайда кемнең җир биләмәләре яхшы эшкәртелгән, кайсы фермерның басу-кырлары һәм фермалары тәртиптә, кайда күңелгә хуш килмәгән урыннар бар – күз йомып әйтеп бирә һәм тиешле чарасын да күрә. Җир улы! Нинди матур бәяләмә! Безнең район башлыгында ул сыйфат бар. Димәк, җирлегебезнең хуҗасы бар. Шулай булгач, җир биләмәләре, хуҗалыклар игътибар үзәгендә», – дип районның киләчәге өчен күңеле тыныч булуын белдерә Мөнәвир Солтанбәк улы. 

    Киләчәк – өметле 

    Игенчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнмичә генә мөгезле эре терлек, сарык, ат асрап, кошчылык белән шөгыльләнеп булмый. Хәзер заманасы шундый – КФХлар катнашазыкны үзләрендә җитештерүне өстен күрә. Мөнәвир Шәйхетдинов та 2010 елдан башлап, чәчүлек җирләрен эшкәртеп, бөртеклеләрне үзе чәчә. Быел 335 гектарга арпа, 200 гектар җиргә бодай чәчкән. «Арпаны терлекләр бик ярата. Катнашазык әзерләгәндә төп компонент та ул. Арпаның саламы да мамык сыман йомшак. Кыскасы, КФХлар өчен бик үтемле бөртек. Катнашазык өчен арпа, вика, солы һәм бераз бодай кушабыз. Быел бодайны 200 гектар чәчтек. Үткән ел 2 млн сумлык ашлык саткан идек. Әйткәнемчә, төп табыш терлекчелектән керә. Игенчелек тармагында чыгым шактый – җирне чүптән арындыру өчен генә дә 400 мең сумлык агу сатып алдык. 2018 елда орлык складын, 2019 елда фермаларны ремонтладык. Быел 160 баш мөгезле эре терлек тоту өчен ферма төзергә ниятебез бар. Халык тиккә генә «Өч тиен чыкмыйча, биш тиен керми» дип әйтмәгән. Керем булган җирдә чыгымы да байтак. Басу-кырларны эшкәртү, чәчү-уру өчен техника базаң ныклы булу кирәк. Запас частьлар елдан-ел кыйммәтләнә. Быел язгы эшләр чоры катлаулы вәзгыятькә туры килде – коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатыннан башка район, шәһәрләргә чыгып йөү тыелды. Чит илдә эшләнгән техникага бәяләр дә артты. Шунлыктан ниятләгән эшләрне, сату-алуларны тиешенчә башкарып булмады. Бу да үзенә күрә кулны тотты. Зарланып әйтүем түгел, күңелең алкын булып, йөрәгең ялкын булса, эшкә күңел сүрелми. Ел әйләнәсе эш тукталмый: чәчү, печән әзерләү, сенаж салу,,, Эшле булуыма сөенәм, өйдә ятарга яратмыйм. Адәм баласына төрле сынаулар килә: Аллаһ Тәгалә кешене байлык һәм фәкыйрьлек, сәламәтлек һәм авырулар белән сыный. Нинди генә сынаулар килсә дә күңел төшерергә ярамый. Эшкә күмелеп, ихластан тормышны яратсаң, борчулар да артка чигенгән сыман була», – ди Мөнәвир әфәнде. 

    ***

    Югарыда – зәңгәр күктә канат җилпеп басу түрләрен мактаган тургайлар җырына тракторлар гөрелтесе кушыла. Җанга якын шушы тавышлар авылның киләчәге өметле булуын күрсәтә. 
    Җир улы карлыгач канатыдай кара, уңдырышлы җир куенына гәрәбәдәй бодай бөртекләре чәчелгән басу түрендә. Озакламый яшел шытымнар калкып чыгар. Аннары, бу басу-кырлар тук башаклары белән сөендерер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: