Якты юл
  • Рус Тат
  • Һәр эшкә дә булган ул

    Уракка төшкән кызу көннәр иде. Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мифтахов җиңел машинасына утыртып, мине ерак басуына алып бара. Юл уңаенда тоташ стенадай үскән тук башаклы бодай диңгезенә килеп чыктык. Рәис машинасын туктатып, кырдан бер башакны өзеп, озаклап уч төбендә уалый. Тук бөртекләр белән уч төбе тула. Хуҗаның шатлыгы йөзенә чыккан.

    «Көзге бодайның яңа сорты. Казаннан кайтарткан идем», - дип шатлыгын уртаклаша.

    - Кем чәчте, кем карап үстерде? - дип кызыксынам. Зөфәр Фәрвәй улы ашыкмый гына игенче энесе Әсхәт исемен атый.

    - Беләсездер, берничә ел элек Сабан туенда «Кыр батыры» исеменә лаек булган иде. Район башлыгы мәйдан уртасына чакырып «Ока» машинасы ачкычын тапшыргач, бер төркем дуслары Әсхәтне котлап һавага чөйгәннәрен хәтерлисездер. Әйе, Әсхәтнең хуҗалык тоткасы булуын яхшы беләбез. Иң җаваплы эшләрне абыйсы Зөфәр аңа ышанып тапшыра. Бодай җирен дә яхшылап эшкәртеп, ашлап, аркылыга-буйга чәчкән. Мул уңыш үстерүдә аның өлеше зур.

    «Алмаз» хуҗалыгында Әсхәтнең төп эше - малларны азык белән тәэмин итү. Моның өчен махсус звено оештырылган. Әсхәт аңа берничә ел җитәкчелек итә. «Алмаз»га кайчан гына килеп чыкма, ул һәрвакыт эштә булыр. Кышын-көзен ферма тирәсендә, звеносы белән әзерләгән азыкны сенаж-силосны «Делаваль» арбасы белән иртәсен-кичен малларга таратып чыгар. Бер үк вакытта көн саен күпме азык тотылуын да исәпләп барыр. Терлек азыгы һәр көнне Әсхәтнең үз кулыннан узгач, үзе үк чәчкән азык культураларын чәчүгә, агротехника чараларын үтәүгә зур игътибар бирер. Кукурузны ашлап, рәт араларын эшкәртеп, вакытында тукландырып торгач, яхшы уңыш ала. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне тиешенчә тукландырып, ашлап тору аркасында, яхшы сыйфатлы, хуш исле печән әзерләүгә ирешә. Теземнәрдәге печәнне озак яткырмыйча, сыйфатлы итеп төргәкләргә урауны үзе башкара. Звеносы ел саен малларны кышкы чорга туклыклы азык белән тулы тәэмин итә. Шул сәбәпле продукция җитештерү дә арта.

    - Чәчү һәм урак өстендә вакыт белән исәпләшкән юк. Җырда җырланганча, игенченең эшен аның кырлары күрсәтә дигәндәй, яхшы булсын, уңыш мул булсын дип тырышабыз, - дип горурланып сөйләде Әсхәт Фәрвәй улы.

    Әйтүе генә ансат: трактор руле артында - 40 ел. КамАЗ төзелеше хуҗалыкның бакча артында җәелгәндә, алтын куллы егетне теләсә кайсы төзелеш оешмасы ике куллап үзенә эшкә алыр иде. Әмма туган җиренә бирелгәнлек хисе әти-әнисе, Зөфәр абыйсы үрнәге күңеленә нык кереп урнашкан иде. Армиядән кайтуга Чаллының 8нче һөнәр-техник училищесында укып, киң профильле механизатор белгечлеге алып чыкты. Әсхәткә куәтле К-700 тракторы бирделәр. Бөтен басуны ялгызы сөреп чыкты. ДТ -75 тракторы белән чәчү чәчте, кышын кар тотты, кирәк-яракка йөк ташыды. Аннары - МТЗ тракторы. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, Әсхәт бит тракторчы гына түгел, комбайнчы, шофер да булып тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән үтәде. Хәер, хәзер дә ул эшли торган басуга килеп чыксаң, җан рәхәте. Аның кул астында эшләүче һәркем остазы Әсхәтнең ягымлы карашын тоеп, үтемле киңәшен тотып, яхшы булсын дип хезмәт куя. 40 еллык механизатор тәҗрибәсе булган Әсхәтнең яшьләргә әйтер сүзе, киңәшләре булып тора. Шәкертләре дә күп. Әйтик, шоферлар Рафик Габдрахманов, Илфат Хуҗиннар техникага мәхәббәт уятуы өчен Әсхәткә мең рәхмәтле.

    Шунысы шатлыклы: әтиләре һөнәрен лаеклы дәвам итүче уллары тракторчы Рамил һәм шофер Радикның булуына ихлас сөенә Әсхәт. Кызы Әлмирә дә шәфкать туташы буларак кешеләргә игелекле ярдәм күрсәтә. Аларның матур тормыш итүләре әти-әни өчен зур сөенеч. «Минем ярты тормышым кырда-басуда үтте. Эшемнең үзенчәлеген белеп, гаиләнең җылы учагын сүрелдермичә ир хакын хаклап, балаларга дөрес тәрбия биреп гомер иткән тормыш иптәшем Риммага бик рәхмәтлемен. Дистәләрчә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгәнмен икән, республикабыз авыл хуҗалыгының Атказанган механизаторы исеменә лаек табылганмын икән, бу үрләргә ирешүемдә гаиләнең тынычлыгы, коллективның хезмәтеңне күрә белүе һәм эшкә дәртләндерүе дә зур йогынты ясаган. Киләчәктә «Алмаз» хуҗалыгының икътисадый яктан ныгуы, кырларыбызда мул уңыш һәм фермаларыбызда продукция җитештерүне арттыру өчен тагын да тырышыбрак эшлисе килә», - дип тәмамлады әңгәмәсен кыр батыры Әсхәт Фәрвәй улы Мифтахов. Шулай булсын, исәнлек- саулык сиңа, тынгысыз җанлы игенче!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: