Якты юл
  • Рус Тат
  • Дәү әнием

    Яраткан газетама күптән язганым юк. Урта мәктәпне тәмамлап, Ижевск шәһәренең медицина академиясенә укырга керүемә дә сигез ай үтеп бара. Күрше төбәктә яшәсәм дә, «Якты юл» газетасыннан аерылганым юк. Интернет аша яңалыклар белән танышып барам, районыбыз хәбәрләре белән һәрдаим кызыксынып торам. Бу язмамда мин сезгә үземнең дәү әнием турында сөйләргә телим.

    Әбием Шәмсия Фазлыева 1939 елда Калмаш авылында туган. Әтисе Әхмәтвәли данлыклы тимерче, үз эшенең остасы булган. Беренче герман сугышында Австриядә әсирлеккә эләккән, күп авырлыклар күргән. 7 класс белемле әбием язмышын еракка китеп сынамаган. Туган авылында калып, фермада сарыклар караучы булып урнашкан. 
    Бабам Шәүкәт белән танышу тарихы бик кызыклы аның. Әбиемнең апасы Бондюг ягы егете белән кавышып, Березняк шәһәренә китеп бара. Әбием Шәмсия, әти-әнисенең үтенече буенча, кода-кодагыйлар белән танышу өчен Псәй дигән авылга юл тота. Кунак кызы кичке уенга чыга. Шушы авыл егете, минем бабам Шәүкәт, озак уйлап тормый, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Калмашка кайтып, әти-әни ризалыгын алып киләләр. Бергә тормыш корып җибәрәләр. Гаиләне түгәрәкләп, уллары Шамил, аннары Илдар туа.
    Әбием туган ягын сагына. Шулай итеп, 1973 елда Яңа поселогына күченеп кайталар. Шәүкәт бабаем тракторчы, әбием балалар бакчасында эшли. Ямь өстенә ямь өстәп, кызлары Назилә – минем әнием туа. 
    Тормышлары җитеш. Тәгәрәшеп балалары үсеп җитә. Олы улы Шамилне Әфган җиренә озата. Төннәр буе солдат улын уйлап, чәчләре агара.
    Шамил абый госпитальгә эләккәч, әбием озак уйлап тормый, юлга кузгала. Термез шәһәре госпиталендә балакае белән очрашу бәхетенә ирешә. Шамил абый әфган мәхшәреннән исән-сау котыла. Бүген Яр Чаллы шәһәрендә яши.
    Шамил абыем исән-сау кайта, ләкин әбиемне кайгының зурысы алда көтә: кече улы Илдарны югалта ул. 74 яшендә исә бабам вафат була.
    – Әле дә ярый янәшәмдә улым Шамил, кызым Назилә булды. Ходай биргән сынауларны ничекләр кичерер идем? – ди әбием. – Балаларыма, киявемә, киленемә, оныкларыма рәхмәт. Алар белән аралашу, аларның хөрмәтен тою кайгы-хәсрәтләрне баса. Кызым Назилә авыл халкының сәламәтлеге сагында. Көн дими, төн дими, кешегә ярдәмгә ашыга, – ди горурланып әбием.
    Мин тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, авырлыклар алдында югалып калмаган әбием алдында баш иям. 

    Айгөл НУРЕТДИНОВА. 
    Ижевск шәһәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: