Булдыклы егет
Айнур кече яшьтән үк әти-әнисенең кул арасына кереп, эшләп үсте. 10 яшьтә әтисез калды, 3 яшьлек игезәк энеләренә ул күз-колак булучы абый булды. Ничек яшәргә, өч сабыйны ничек аякка бастырырга дип бәргәләнгән әнисе Гүзәлиягә дә өлкән бала буларак Айнур һәр эштә булышырга тырышты.
Тормыш үз сынауларын куя-куя дәвам итте. Бу малайлар бүген чын егетләр булып үсеп җиттеләр. Айнур педагогия институтына укырга керде. Әлеге дә баягы әнисенә авырга туры килмәсен дип соңгы ике елын читтән торып укуга күчеп, үзе укыган мәктәпкә укытучы булып кайтты. Айнур бик тә дөрес сайлаган һөнәрен, ул - балаларны, укучылары аны ярата. Ул бүгенге көндә 4 фәннән белем бирә. Ул үткәргән география дәресләрендә балалар илләр гизә, сәяхәт итәләр. Ә укулардан соң ул балалар белән волейбол түгәрәгендә, хоккей кортында шөгыльләнә. Авыл балаларына, ата-аналарына да сөенечле бу. Беренчедән - "балам кая икән", дип аптырам тормыйсың, икенчедән - бала саф һавада уйный, сәламәтлеген ныгыта.
Кызларга да шөгыль тапкан Айнур абыйлары. Алар, 2 төркемгә бүленеп, яна-пешә волейбол уйныйлар. Тырышлыгының нәтиҗәсе дә бар. Нурми Шәрипов призына узган ярышларда безнең мәктәп командасы II урынны алды.
Булганнан бар да була ди, халык. Айнур җир эшенә дә тырыш бала. Язгы чәчүдә, көзге урып-җыюларда механизаторларга үз машинасы белән ашарга илтә, хисапчы булып эшләде. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин да бик рәхмәтле аңа.
Айнурның төзелеш эшләренә дә кулы ятып тора икән. Өй эчендәге бөтен эшләрне дә үзе башкарган. Инде игезәк энеләре дә үсеп җитте. Бик тә ярдәмчел, кешелекле, тырыш балалар. Җәйге каникулда алар да тик тормый, амбарда эшлиләр, мәктәп киемнәре алырга үзләре акча юнәтә, әниләренә шул рәвешле ярдәм итәләр.
Айнурның сәхнә осталыгы турында да әйтеп үтәсе килә. Сәхнәгә менсә, мәрхүм әтисе кебек моңлы итеп җыр суза, бии, спектакльләрдә уйный. Авылны яратам, әнине беркайчан да ташламыйм, ди ул. Менә бит нинди мәрхәмәтле балалар бар җир йөзендә. Азып-тузып йөрмәде, укыды, кеше булды, яшь булса да төпле акылы, белеме бар. Без балаларыбызга шундый укытучылар белем бирүенә чын күңелдән куанабыз, аларга яңадан яңа уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.1200
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллим Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.8400
-
27 февраль 2021 - 11:30Юлсызлык проблемасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора.8600
-
27 февраль 2021 - 11:20Әфган аш-суы нинди була? Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.5500
-
27 февраль 2021 - 10:50Олимпиада призеры Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равил геология буенча олимпиаданың төбәк этабы призеры булды.5700
-
27 февраль 2021 - 10:10«Иң мөһиме – халык ышанычын саклау» «Көнкүрештә иң кирәкле әйбер – су. Кышкы салкыннарда торбалар бозланып, кешеләр сусыз утырырга да мөмкин. Мондый очракларда аларга без ярдәм итәбез», – ди «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры Риф Миңнекаев.6200
-
27 февраль 2021 - 09:40Проект якладылар Район башкарма комитетында район яшьләре үз эшләре буенча проектларын якладылар.5800
-
27 февраль 2021 - 08:20Сәбәп бер – мичне артык кыздыру Бәйрәм ялларында район территориясендә мунчалар януның ике очрагы теркәлде. 21еннән 22сенә каршы төндә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылыннан хәбәр килә. Биредә мунчаның түбәсе, өйалды, чабыну урыны яна.6200
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18000
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.20900
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.26000
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.14901
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.18900
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18000
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшә Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.14901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика