Якты юл
  • Рус Тат
  • Бу буынның даны онытылмас

    Агымдагы елда өлкәннәребез тормышында сөенечле вакыйга булды - Россия Президенты 90, 100 яшен тутырган картларыбызга җылы эчтәлекле котлау хаты юллады. Хатны һәм юбилей бүләген авылларга барып, район җитәкчеләре тапшырды. Бер карасаң, нәрсәсе бар инде ул тәбрикләүнең диюләре дә ихтимал. Бар шул, кайберләрендә үземә дә катнашырга туры килде. Олыларда сабый күңеле...

    Биклән авылында яшәүче Маһира әби Әхмәтшина октябрь аенда 90 яшен тутырды. Шул уңайдан әбекәйгә дә олылап әлеге тәбрикләү хатын тапшырдылар. Сәгъдия белән Әхмәтша гаиләсендә ике кыз бала һәм бер малай дөньяга килә. Булмаганны булдырыйм дип җиң сызганып яңа тормыш корып ятканда, бөтен хыялларны чәлпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Ир-егетләр фронтка китә. Әхмәтшаның әле яр сөяргә дә өлгермәгән улы Җиһаншаны да алалар. Унсигез яшьлек егет хәбәрсез югала. Бөтен тормыш хисапсыз авырлыгы белән яшь кызлар, хатыннар, карт-коры иңнәренә кала. Хәтәр еллар башлана: бер казанлык умач өчен тир түгә, сука сукалый, йөк ташый, урман кисә гүзәл затлар. Маһира да шул фидаил затлар арасында була һәм ул тормышның бал түгеллегенә иртә төшенә.

    Әнә шул авыр елларда һәм сугыштан соң җимерекләрне торгызу елларында Татарстан үзенең меңнәрчә хатын-кызларын Мәскәү янындагы Шатура кырларына, Горький, Киров өлкәләренә, Ярославльгә торф чыгарырга җибәрә. Торф сугыш кораллары ясаучы заводларга, электр станцияләрен эшләтүгә, торак йортларны җылытуга китә.

    Эшкә батыр, җиңе сызганулы Маһираны да торф чыгарырга җибәрәләр. Кыз 12 ел (!) җәен торф чыгара, ә кышын "Красная заря" артелендә эшли - үгез җигеп, урманнан агач тарттыра. Тыңлаусыз үгезнең дулап, тәртә каерган чакларын әбекәй бүген дә күз яшьсез сөйли алмый. Торф чыгарудагы кызларның күргәннәрен, андагы җәфалануларын, үзәккә үтәрлек кыенлыкларны без бүген күз алдына да китерә алмыйбыз. Менә бу урында Күзкәй авылы китапханәсендә "Торфчы кызлар" кичәсендә сөйләгәннәрне китерәсем килә.

    - Башта торф чыгарасы җирне агачлардан чистартасың. Көрәкләр, балталар белән. Чапкан саен өскә, биткә су чәчри, аяклар су эчендә. Балта-пычаклар үтмәсләнә. Аларны үзебез кайрыйбыз. Норма бер кешегә 6-10 сутый. Ничек итсәң итәсең, аяктан егыласыңмы - норманы арттырып үтәргә тырышасың, чөнки 600 грамм ипи бирәләр. Мунча юк, бет аерылгысыз юлдашка әверелде...

    Әле аннан кайткач та җиңел эш сайламаган Маһира әби - Круглое Поле тимер юл станциясенә килгән. 22 ел буе кар дими, буран дими, көзге пычракларны да уйлап бирмичә Бикләннән җәяүләп эшкә йөри. 1977 елда утны-суны кичкән, ир-ат та күтәрә алмаслык авыр хезмәттә үзен тырышлыгы белән күрсәткән Маһира Әхмәтшинаны "Почет билгесе" ордены белән бүләклиләр.

    Бер булган кеше бар якка да уңган була. Буш вакытларында бу эшсөяр зат челтәр, бәйли, чигү чигә. Пенсиягә чыккач Биклән мәдәният йортында оештырылган ветераннар хорына йөри.

    Әле бүген дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, көр күңелле, көчле рухлы ул. Тимер юлында бергә эшләгән Вәзир ага белән гаилә корып яшәүләренә дә 52 ел гомер узган инде. Тормышлары җитү, бөтен. Ә узган гомер юллары бик күпләргә үрнәк булырлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: