Якты юл
  • Рус Тат
  • Боерган  – «Алла боерган урын»?

    Тиздән милли бәйрәмебез – Сабантуйлар җитә. Нәкъ менә шушы чорда сыйныфташлар очраша, чит җирләрдә яшәгән авылдашлар туган җирләренә бер күрешеп сөйләшер өчен ашкынып кайта. Кунакларны һәрчак авылның яшәеше, көнкүреше кызыксындыра, олыгая барган саен истәлекләр, яшьлек еллары күңелләрдә яңара. Әйдәгез әле, без дә авылларыбыз тарихын барлыйк, кызыклы истәлекләребез белән уртаклашыйк, туган авылларыбыз турында җыр-шигырь, бәетләр белән күңелләрне баетыйк! 

    Боерган авылы атамасы кеше исеменә нисбәтле рәвештә барлыкка килгәндер дип фаразлана. Авыл атамасы тарихчы-галим М.Әхмәтҗановның «Нугай урдасы: татар халкының тарихи мирасы» китабында Сәйед Шәкүловлар шәҗәрәсендә искә алына. Анда мондый юллар бар: «1546 елда Казанда Сәйед булып Боерган сәйед тора. Сафа Гәрәй Казанда тәхеттән төшерелгәч, ул андагы вакытлы хөкүмәтне җитәкли. Боерган Сәйед 1551 елның октябрендә Шаһ Гали хан кушуы буенча җәзалап үтерелгән».
    Борынгы заманнарда Бүләрдән (Биләрдән) күченеп китүчеләр Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Мөслим төбәкләрендә дә күпләп утырганнар. 
    Бүләр (Биләр) шәһәреннән 17нче гасыр ахырында күчеп килүчеләр аеруча Агыйдел белән Кама елгасы кушылган һәм Ык елгасының түбәнге агымы узган җирләрдә туплана. Күченеп килүчеләр үзләренең элеккеге ватаннарының исемен яңа җирләргә дә беркетеп калдырганнар. Бу төбәктә соңрак Бүләр волосте дигән административ территория барлыкка килгән. Төбәктә сакланып калган Бүләр йорты бабаларының исемнәре шәҗәрәсе – шуңа дәлил. Бу шәһәрдә 15нче буын бабай Боерган атлы булган.
    Авыл кешеләре Боерган авылының килеп чыгышы турында ике төрле фикер әйтәләр. Берәүләр бу исемне бирегә күченеп нигез салучы мари, типтәр, башкортларны брамат (бу сүз Минзәлә сөйләмендә эшләмичә ялкауланып йөрүче кеше дигән мәгънәне аңлата) дип атаудан килеп чыккан, диләр. Икенчеләр исә авыл исемен «Алла боерган урын» дигән сүзгә бәйләп аңлаталар. 
    Минзәлә каласында яшәүче тарихчы Юныс ага Йосыпов элекке өяз воеводасының Приказлар йорты архивыннан тапкан документка нигезләп Боерган авылына 1714 елда нигез салынган дип саный, татар энциклопедиясенә дә ул шушы дата белән кергән. Әмма тарихчы-галим Вахит Имамов авылга 1540 елларда нигез салынгандыр дип фаразлый. 
    Боерган авылы Минзәлә воеводалыгы чорында әүвәл Иске Байлар волостенда исәпләнгән, соңрак Күзкәй карамагына күчкән. Республиканың Буа районында да Боерган авылы барлыгы билгеле.

    Флүзә СӘЛИМОВА,
    китапханә мөдире.

    Фотолар Флүзә Сәлимовадан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: