Якты юл
  • Рус Тат
  • «Бик бай гаиләләрдә генә икмәк була иде»

    – Мин әткәемә охшаганмын. Йөзем-кыяфәтем дә, холкым да аңардан. Ул эшкә нык, җитез, «боевой» иде, – дип сөйли Кече Шилнә авылында гомер итүче 93 яшьлек тыл ветераны Александра Петровна Подъячева. Әтисе – Петр Иванович Усов, Курск дугасында барган бәрелешләрдә катнашкан, өч тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятса да, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыш тәмамлангач, туган якларына – Олы Шилнә авылына әйләнеп кайткан. Александра Петровна бүгенгәчә әтисенең фронттан өйгә кайтып кергән чагын хәтерли. «Безгә күчтәнәчкә дүрт кило ак он һәм бик тәмле казылык алып кайткан иде әти. Дүртпочмаклы казылыкны вак, юка итеп турап, безнең барыбызга да тараттылар», – дип искә ала ул. Александра Подъячева көләч йөзле, мөлаем, зирәк әби, җайлап кына хәтер йомгагын сүтә, сөйләм теле искиткеч матур – рус халык әкиятләрендәгечә, хәтере дә сокланырлык – балачак, яшьлек елларында кичергәннәрен җентекләп сөйли. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган.

    «Биш кенә булса да йомырка бирче – улымны сугышка алып китәләр»

    – Сугышка хәтле үк ачлык-ялангачлык иде авылда. Бер олы яшьтәге күрше абзый безгә кереп, әтием белән сөйләшкәндә: «Озакламый сугыш башлана дигән сүзләр йөри. Башланса, тизрәк башлансын инде. Югыйсә, бу Сталин белән барыбыз ачка интегеп, кырылып бетәбез», – дип әйткәнен бик ачык хәтерлим. Һич алдамыйм, үз колакларым белән ишеттем бу сүзләрне. Менә үзең уйлап кара инде, шулай әйтерлек булгач, тормыш никадәр авыр булган. Үзәгенә үтмәсә, алай димәс иде ул кеше. 1933 елны беренче сыйныфка бардым. Күп идек без, 44 бала. Дөресен әйткәндә, мәктәпкә без белем алырга гына түгел, тамак ялгарга да йөрдек. Ясмык боткасы пешерәләр иде укучыларга, шуңа кызыга идек. Дүрт ел укыдым да, туктадым. V сыйныфта укыр өчен Боровецкоега барырга кирәк булды, ерак та, кием дә юк.
    Сугыш башланырга бер көн кала колхозда җыелыш булды. Бик күңелсез үтте ул, ниндидер бер шомлылык хөкем сөрә иде, начар хәбәр булыр сыман, авыл халкы да дәшми генә утырды, әллә нидер белгәннәр, әллә сизенгәннәр. Таң атар алдыннан безнең тәрәзәгә күрше апа шакыды. Без, балалар, идәндә йоклый идек, тавышка уяндык. Никтер күрше әнине дәшмәде, әбине чакырды: «Васильевна, биш кенә булса да йомыркаң юкмы, биреп тор әле», – дип сорады. «Биш үк юк, икене бирә алам. Нәрсә булды, ник бу вакытта йөрисең?» – диде әбием. «Сугыш башланган бит, Егорушканы алып китәләр», – әлеге сүзләрне ишеткәч, без куркудан елый башладык. Олылар безне тынычландырырга тырыштылар, ләкин үзләре дә югалып калган иде.
    Иртүк сельсовет янына халык җыелды, араларында күбрәк хатын-кыз һәм бала-чага, чөнки авылдагы ир-атларны Орловкада юл төзергә җибәргәннәр иде. Егорушканы һәм тагын берничә кешене йөк машинасына утыртып алып киттеләр. Соңрак Орловкадагы ир-атлар да кайтты авылга, аларга яртышар буханка икмәк биргәннәр. Без бик сөендек, икмәк күргәч. Бик бай, хәлле гаиләләрдә генә ипи бар иде ул чакта, безнең ишеләргә эләкми иде.
    Александра Петровна биш бала арасыннан иң зурысы, сугыш башланганда иң кечкенә энесенә нибары бер яшь булган. Әтисе сугышка киткәч, күпбалалы гаиләнең тормышы тагын да авырая.
    – Чәүкә баласы сыман, гел ашарга сорый иде энем. Дус кызым Маруся аны жәлләп, өеннән берәр бәрәңге булса да алып килә иде. Бик тырыштык, ләкин саклый алмадык энемне, үлде. Ачка нык интектек. Шөкер инде, сыер асрадык, югыйсә, барыбыз да ачка үлеп бетәр идек. Ялгыз карчыклар да сыерсыз тормады, сыер булса – өмет бар. Яз-җәй җитсә, бер төркем кызлар җыелышып, Кама буендагы яланнарда юа җыйдык. Хәзер ул урыннар юк инде, су астында калды. Без генә түгел, Әҗмәкәйдән, башка күрше авыллардан да хатын-кызлар шунда килеп җыйды. Шактый ара барасы, ләкин арысак та, утырып ял итмибез, бер утырсаң – торып булмый, хәл юк. Килеп җитү белән, башта юаны туйганчы ашыйбыз, соңыннан капчыкларга тутырып, өйгә алып кайтабыз. Юаны турап, өстенә сөт салып, мичтә җылытсаң – туклыклы ризык була, – дип сөйли Александра Петровна. – 25 сутый җиребез бар иде. Булдыра аласыңмы-юкмы, дәүләткә 4,5 центнер бәрәңге, 200 литр сөт тапшырырга кирәк. «Красная Шильна» колхозында төрле эштә эшләдем – басуда да, терлекчелектә дә, ике ел колыннарны карадым. Басудан салам, елгадан су ташыдык, ләкин, азык җитмәгәнлектән, колыннар да ачка үлә башладылар.

    «Сак бул – хурлыкка юлыгырсың»

    Колыннарның күпләп үлүендә колхоз председателе Пелагея Михайловна Косареваны гаепләп калдырганнар, дип сөйли Александра Петровна. Ә аның үзен һәм тагы алты кешене 1943 елны бодай урлауда гаепләп, кулга алганнар.
     – 7 гыйнвар, Раштуа бәйрәме алдыннан төш күрдем, – дип искә төшерә ул. – Янәсе, чәчемне кыркыганнар, бер бөртек та калмаган. Әбиләремә сөйләдем, бик кайгырыштылар. «Сак бул, берүзең урамга чыгып йөрмә, хурлыкка калырсың, мәсхәрәли күрмәсеннәр үзеңне», – диделәр. Шул ук көнне сельсоветка чакырдылар. Тикшерүченең фамилиясе Вакуленко иде. «Дус кызыңны бодай урлауда тоттык, ул үзе генә булмаган, сез берничә кеше булгансыз, син дә урлагансың», – дип тотынды миннән сорау алырга. Мин гаебемне танымыйм. Караңгы төшә башлады. Тикшерүче яный: «Мин сине барыбер утыртам, сөйлә: кем белән һәм күпме урлаштың». Акырып елап җибәрдем, нык курыктым, ләкин һаман алмадым дип тик торам. Алмый кая барасың инде, без бодайны суктырып, басудан складка ташый идек. Кайтканда чиләк төбенә бераз салып булса да, өйгә алып кайтырга тырыша идек. Җиде хатын-кыз эшләдек, мин иң яше. Берсен – Аняны тотканнар да, ул барыбызны саткан. «Сөйләсәң – җибәрәбез», – дип ышандырганнар, күрәсең...
    Кечкенә бүлмәгә кертеп яптылар, карасам – минем белән бергә эшләгән хатын-кызлар барысы монда. Ярый ла, мин яшь кыз, кияүдә түгел, балаларым юк, ә бит өч-дүрт балалы хатыннар бар иде арабызда. Алар ничекләр өзгәләнделәр, үкси-үкси еладылар. Урын тыгын, тын алырлык та түгел, әшәке ис. Бер ай тоттылар, сорау алдылар, кайберләрнең өйләрендә күпләп бодай тапканнар. Конвой белән Чаллыга, аннан Алабуга төрмәсенә җәяү бардык. Төрмәдә ашату начар түгел иде. Иртән 450 грамм ипи (борчак я кукуруз оныннан), чәй, шикәр, ак май, тозлы балык, төшке ашка бер литр, кичкә ярты литр баланда бирделәр. Соңыннан Тарловка янына киттек, андагы төрмә бакчасында эшләдек. Кәбестә, кыяр үстердек. Бер сәгать эшләгәч, 5 минут ял итәсең, ике сәгатьтән – 10 минут, өч сәгать үткәч – 15 минут һәм яңадан саныйлар. Конвоирлар кешелекле булды, артыгын кыланмадалар. Төш вакытында юа җыярга да рөхсәт иттеләр. Бераз он бирелә иде, аны туралган суган белән бутап ашадык, ипине дә 700 грамм бирделәр. 
    Июль аенда тагын бер төш күрдем – итек киеп каядыр барам. Юлга чыгасы булыр, дип юрадык. Чынлап та, шул ук көнне Тарловкадан кире Чаллыга алып киттеләр, ниһаять, суд була икән. Мине яклаучы хатынның фамилиясе Румянцева. Ничек бар, шулай сөйләп бирдем аңа хәлләремне. «Алдамаган булсаң – коткарам», – дип ышандырды ул. Суд башланды. Халык күп – бөтен авыл җыелган, балалар, аналар елашалар. Минем эшем иң соңгы булып каралды. Карарны укыганда, аяк-кулларым калтырап төште. Бөтен авыл алдында бит хөкем итәләр, ояты ни тора. Обыск вакытында өйләрендә икмәк күп табылган ике хатын-кызны гаепле дип таныдылар, башкаларны, шул исәптән мине дә, җибәрергә карар кылдылар. Суд бетүгә төн җиткән иде, безне бөтенебезне бер камерада иртәнгә хәтле тоттылар. Гаепләре танылган хатын-кызлар акырып елый. Ә без, төрмәдән чыккач та әле, ышанып бетмәдек, авылга кайтканда, гел әйләнеп карадык – арттан килмиләрме дип. Кайтып җиттем өйгә – ашарга юк. Иртән басуга эшкә чыктым – арыш җитешкән чак, шуның бөртекләрен ашап, бераз тамак ялгадым, – дип сөйли Александра Петровна.

    «Минем Вася авылның иң оста биючесе иде»

    1947 елны Александра фронттан кайткан Василий белән таныша. Ул елны яз иртә килә, 21 март көнне елгаларда боз кузгала. Василийны кәбестә ваклый торган тагаракка утыртып, елга аркылы чыгаралар. «Солдат кайткан» дигән хәбәр таралгач, бөтен авыл аны карарга җыела. Шура да иптәш кызлары белән бара.
    – Кеше күп, берни күренми, ихаталарына кердек тә, тәрәзәләренә карадык, – дип сөйли Александра Петровна. – Дүрт бертуган, өчесе озын, ә Василий кыскарак буйлы, шулай да, миңа ул бер күрүдә ошады. Хат алышкан кызы бар дип тә сөйләделәр, югыйсә, ә күңел барыбер тарта. Клубта яшьләр арасында иң оста биюче дә Вася иде, гел сокланып карап тордым. Таныштырдылар безне. «Карале, кечкенә генә Шура чибәр кыз булып үсеп тә җиткән», – диде Вася. Бер көнне ул миңа: «Сиңа әйтәсе сүзем бар», – дип, бераз читкәрәк, тынычрак урынга барып сөйләшергә чакырды. Нишләп әле мин чит егеткә ияреп чыгыйм клубтан? Хурлыгы ни тора. «Әнә, хат алышкан дус кызың белән сөйләш», – дим. Ә үзем эчтән янам – сөйләшәсе дә килә, сер дә бирәсе килми. «Мин сине ошатам. Ә теге кыз белән бүген үк араны өзәм, бүләккә биргән кулъяулыгын да үзенә кире кайтарам», – диде Вася һәм сүзендә торды.
    Гаилә корып, өч малай, бер кыз үстерәләр Александра белән Василий. Василий Иванович Белоуста кладовщик, учетчик булып эшли. Кызганыч, гомере озын булмый. «Балаларыма, киленнәремә рәхмәтле мин, – ди Александра Петровна. – Бер кыек сүз әйтмиләр, көйләп кенә торалар, тамагым тук, өс-башым чиста, мунча кертәләр. Чиркәүгә барган саен, барлык кешеләргә, җитәкчеләргә, Путинга да сәламәтлек сорыйм, илебездә тынычлык булсын, дип телим. Шөкер, зарланырлык түгел, барысы да җитә, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк», – дип чын күңелдән рәхмәтен белдерә тыл ветераны.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: