Якты юл
  • Рус Тат
  • Безне онытмыйлар, шуңа рәхмәтлемен

    Чаллыда төзелеш киң җәелгән чорда Бәтке авылы да тынып тормады. Ике-өч катлы күп фатирлы йортлар салынды. Үзәк урамындагылары - беренчеләрдән, төгәл проекты да юк иде. Шундый йорттагы бер бүлмәле фатирда хезмәт ветераны, инвалид, Ватан сугышы толы Анна Миңневәлиева яши.

    Анна Ивановна картаймыш көнендә (күптән түгел 85 яшен тутырды) аякларына нык басып йөри алмаудан интегә. Мине тәгәрмәчле станокка таянып чыккан хәлдә каршылады. Урамга чыкканда, баскычның пандусы булмау да эшне катлауландыра. "Аягымның тотанагы калмады, егәре юк. Сугыш һәм аннан соңгы елларның зәхмәте инде", - диде ул көрсенеп һәм ипләп кенә диванга утырды, бергәләп тормыш йомгагын сүтә башладык. Унөч яшеннән үк Ватан сугышы алдыннан әти-әнисез калган Аняга бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сеңлесе Лиза белән әтисенең туганнары тәрбиясендә яши. Туган авылы Чәбиядә (ул чакта Чаллы районына карый, соңыннан Түбән Кама районы составында) башлангыч белем алгач, укуын Соболеково авылында дәвам итә, алтынчы сыйныфның ярты чирегеннән Ватан сугышында хәл кискенләшә, кыз укуын ташлап, "Красный Ключ" совхозында эшли башлый. Кичә генә ир-атлар башкарган эшләр тулысы белән яшь җилкенчәкләр, хатын-кызлар өстенә өелеп кала. Анна ачык хәтерли: ерак туганы Петр дәдәй сугышка китәр көнне үзе йөргән атын телефон баганасына бәйләп куя да Аняны чакырып: "Син бик тере күренәсең, атымны сиңа ышанып тапшырам. Җикергәнне, сукканны яратмый", - ди һәм дилбегәне аңа тоттыра. "Шушы ат белән 35 километр Чаллы элеваторына ашлык ташыдым. Зур-зур капчыкларны күтәреп бункерга бушатырга кайдан көч килгәндер?" - ди. Тырыш, эшчеләр белән уртак тел табучы Аннаны бригадир итеп тә билгелиләр.

    Әңгәмә дәвам итә. Авыр яшьлек еллары күңел төпкелендә Анна түтинең. Мин шифоньер өстендәге башына фуражка кигән, түгәрәк йөзле, кыю карашлы ир-ат фоторәсеменә игътибар итәм. "Монысы - ирем Миннегәрәй Миңневәлиев, Ватан сугышыннан җибәргән рәсеме. Зурайтып ясаттым. Бик эшчән, туры сүзле иде, бахырым. Сугыш беткәч тә тиз генә кайтмады, әсир төшкән немец солдатларын сакларга кушканнар. Ул армиядән кайткач, авыл кибетләренә товар ташый иде. Авылда клуб булмагач, берничә тапкыр атына утырып, Красный ключ авыл клубына алып барды. Шулай танышып киттек, беркөнне туры өйләренә алып кайтты. Каенанам Шәмседоха бик яратты үземне. Эштән кайтуга коймагын пешереп, чәен кайнатып тора иде. Соңга таба балаларны тәрбияләүдә булышты. Каенатам Пермь ягына эшкә киткәч, без дә бер ара шул якка кузгалып, хәрби заводта эшләп алдык. Мин авыр дары капчыкларын төяп озата идем. Миннегәрәй җир казуда эшләде. Аякларым шунда бетте инде", - дип уфтанды Анна Ивановна, ара-тирә күз яшьләрен сөртеп. Пермьдә 9 еллап хезмәт куйгач, туган ягына әйләнеп кайталар. Бәткедә нефтьчеләр, төзелеш оешмаларында эшли, каравылда тора Миннегәрәй ага, ә Анна түти нефтьчеләрдә һәм кирпеч заводында хезмәт куя. Эшчән тату гаиләдә дүрт егет һәм бер кыз үсә. Һәркайсын укытып, һөнәрле итәләр. Олы улы Рафаэль КамАЗда термист булып эшләгән, икенче улы Миңнерафис - шофер. Төпчек улы Рәис әнисе янында, кызы Галия, Чаллы физкультура институтын тәмамлап, инструктор булып эшли. Тормышта шатлыгы, кайгысы бергә йөри шул. Ир уртасы булып килгәндә, улы шофер Фаилнең Чулманга батып үлүе әнисенең йөрәгенә төзәлмәслек җәрәхәт сала. Әмма үз башыннан ил белән бергә күп авырлыкларны күтәргән, зур югалтулар кичергән, үзе дә инвалид Анна Ивановна киләчәккә өметен югалтмаган. Аның, балалары, ун оныгы һәм өч оныкчыгы хөрмәтен тоеп, хөкүмәтебез программасы нигезендә яхшы фатирлы булуына шатланып яшәгән көне.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: