Якты юл
  • Рус Тат
  • Берлинны алган солдат

    Сугыш башланган елны ачык хәтерли Боерган авылының хөрмәтле ветераны Кираметдин ага. Бу чакта ул - 17 яшьлек егет, гаиләдә алты бала арасында иң олысы. Дәвек авылында бишенче сыйныфта укыганда чирләп киткәч, укуын ташларга мәҗбүр була. Колхоз эшенә тотына, атлар җигеп йөк ташый, язын-көзен җир сөрә.

    "1941 елны иген бик уңды. Басу уртасына көлтәләрне ташып, биек эскертләр куйдык. Ындыр табагында молотилка гына суктырып өлгерә алмый, ашлыкны көзен һәм кышын эскерт янында комбайн белән суктырып ала идек", - дип сөйли Кираметдин Фәттахов яшьлегенә кире кайтып. Икенче елны 1 Май бәйрәме көнне сабан сөргәндә, авылдаш егете Камил Шамилев белән Кираметдингә фронтка чакыру кәгазе тапшыралар. Күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисен берничә ай элек сугышка озаткан булалар. Шулай итеп, аталы-уллы Фәттах һәм Кираметдин, ил язмышы өчен кулларына корал алып, илбасарларга каршы ут эченә керәләр. Әмма әтисенең яу кырында һәлак булуы Кираметдинне тетрәндерә, күңелендә дошманга каршы нәфрәт көчәя. Солдатка алган егетләрне Әгерҗе тирәсендәге "тугызынчы" дип аталган бистәдә аерым төркемнәргә туплыйлар. "Безнең төркемдә якташларым күп. Авылдашым Ярхәм Хатыйпов нык бәдәнле, мәһабәт гәүдәсе белән аерылып тора иде. Зур чиндагы бер офицер килеп, безгә җаваплы эшләрне башкару өчен баһадир егетләр кирәк, дип Ярхәмне аерып, башка частька алып китте. Озатканда: "Кираметдин мине искә ала күр. Аерылышуыбыз шушыдыр, авылга хәбәр сал", - дигән сүзләре соңгы әманәте булган икән. Сугышта ятып калды, мәрхүм", - ди көрсенеп ветеран.

    ... Мунча кертеп, иске кием-салымнарны алыштыргач, яшь солдатларны Тула өлкәсе, Касторная станциясенә илтеп төшерәләр. Гаҗәп хәл, шунда ук полк дошман һөҗүменә эләгә, бомбалар шартлый, пулялар сызгыра. Ротабыз идарәне югалта, дошман камалышында кала. "Мин, бар көчемне җыеп, яннан чабып бара торган атлы арба артына чатырдатып ябыштым, ике километрлап шуып барганмындыр. Тамак кипкән. Эчәсе килә. Кечкенә инеш янына туктап, ярга ятып су эчтем. Хәл керде. Бөтен тәнем сызлый, ботка пуля тиеп, яраланып камалыштан чыктым. Полкташларымны эзләп киттем. Старшинабыз Курочкин очрады. "Фәттахов ничек исән калдың?" - ди гаҗәпләнеп. Частьтан 8 кеше генә чыккан. "Син ачтыр әле", - дип бер авылга алып керде мине. Хуҗабикә хатын безне сәерсенеп каршылады. Үзебезнең солдатлар икәнен белгәч, өстәлгә сөт һәм ипи телеме куйды. Рәхмәт әйтеп, үз частебызны эзләп киттек. Ниһаять, пешекчебез Ребинский очрап: "Син Фәттахов, исәнмени?" - дип күреште. Батальоннан 12нче кеше булуымны әйтте. Мине кыр госпиталенә озаттылар, сыдырылган, яраланган урыннарны дәвалап, 21 көннән соң, янәдән үз частема, яңа кешеләрдән тупланган полкка кайттым", - дип сугыш истәлекләрен яңартканда, кызы Гөлнәфирә өстәлгә күп еллар узып саргайган документларын куя. Көнбатыш фронт составындагы 40нчы танкларны юк итү аерым бригадасында озын юллар үтә. 76 миллимертлы орудие тупчысы буларак, Курск дугасындагы дәһшәтле танклар бәрелешен дә катнаша. Ул турыда тыныч кына сөйли алмый. Җир өсте ватык танклар, һәлак булган солдат мәетләре белән тулы, атлап йөрерлек тә түгел. Мине Аллаһы тәгалә генә исән калдыргандыр бу мәхшәрдә, ди бервакыт тын калып Кираметдин ага. Беренче Белоруссия фронты составында сугышчан озын юл үтә, Белоруссияне, Польшаны азат итү операцияләрендә катнаша. Берлин юнәлешендә хәрәкәт итеп, 7 елганы кичә.

    Седлец шәһәрен азат итүдәге сугышларда батырлык күрсәткәне өчен баш командующийның рәхмәтен бөтен часть алдында укып тапшыралар. Седлец шәһәре исә Варшавага таба юлны ача, 1944 елның октябрендә Варшавага җитәрәк көчле кала булган Праганы алу сугышларында зур осталык күрсәтә тупчы Кираметдин. Ул хезмәт итә торган часть Висла елгасын беренчеләрдән кичеп, көнбатыш ярында плацдарм яулый һәм башка төр гаскәрләр чыкканчы әлеге мәйданны саклый, Мәскәүдән Берлингача юл үткән, Берлинны штурмлауда катнашкан. Гитлер бункерына төшеп, соңгы фрицларның котын алган, Рейхстагның пулялар тишкәләгән һәм "Без монда булдык", дип язулы диварларын кытыршы куллары белән сыйпаган һәм Одер елгасы суын каскасы белән чумырып алган җиңүче татар егете Кираметдиннең истәлекләре искиткеч бай. Сугыштан соң 27 ел үткәч, Сарапулдан эзләп тапкан командиры майор Алексей Воробьев белән Чулман буенда учак ягып, балык шулпасы ашап, сугыш юлларын, фронтовик дусларын искә төшергән вакытларын да сагынып сөйләргә калды. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына очрашырга сүз куешкач, аның хәбәре булмауга бик борчылды ветеран. Вафат булгандыр дип рухына дога кылды.

    Шушы көннәрдә Кираметдин Фәттах улы Фәттаховка 90 яшь тулды. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм башка медальләрен тагып, өстәл түрендә тыйнак кына утыручы мөхтәрәм ветеранны күркәм юбилее белән РФ Президенты В.В. Путин котлау хаты җибәргән. Район башлыгының беренче урынбасары Люция Әхмәтова юбилярны җылы котлап, исәнлек-саулык теләп, Президент бүләген һәм хатын тапшырды. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә уңышлар теләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: