Якты юл
  • Рус Тат
  • Авылым батырларын барлый

    Быел 27 гыйнвар көнне Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел булды. 1925 елда Боерган авылында туган сугыш ветераны Кыяметдин Минһаҗетдин улы Минһаҗев Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан. Күрсәткән батырлыгы өчен 1942 елның 22 декабрендә «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. 1945 елның февралендә яраланып авылга кайткан, янар йөрәкле, җырга моңга сәләтле, гаярь солдат үзенең гаилә тормышын да кыю гамәлдән башлый. Мал табибәсе булып эшләгән Наҗия исемле чибәр кызны урлап алып кайта. Алар бик матур итеп яшәп китәләр, 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

    Сугыштан сыңар аяк белән кайткан Кыяметдин абыйны колхоз атларын карарга куялар. Ул гомере буе Сабан туйлары өчен чабышкылар әзерләгән. Ул чабышкылар тирә-як авылларда һәрчак беренче килгәннәр. Кыяметдин абый үзе караган атларның икесенә Дунай һәм Днепр дип кушкан. Чөнки үзе дә шул җирләрдә сугыш юлы узган, шунда яраланып, сыңар аягын калдырып кайткан. Ә атларны сугарырга ул, авыл уртасыннан агып торган чишмәгә килә торган булган. 1979 елда Кыяметдин бабай авырып вафат булды, шул көннән башлап авылдашлар аның истәлеге итеп бу чишмәне «Кыям чишмәсе» дип атап йөртәләр.Күптән онытылган, балчык – таш күмеп киткән чишмәне кабат эзләп табучы, аңа җан өрүче авылдашларыбыз – Мирзанур Әхмәтгәрәев, Гайнелхәмәт Хаҗиев, Мөдәрис абыйларга авыл халкы бик тә рәхмәтле. Игелекле авылдашларыбызның изгелекләре үзләренә мең рәхмәт булып әйләнеп кайтсын, ә чишмәбез сугыш ветераны Кыяметдин бабай Минһаҗевның истәлеге булып һәрчак челтерәп агып торсын! 

    Флүзә Сәлимова, 
    Боерган авылы.

    Фото автордан алынды..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: