Якты юл
  • Рус Тат
  • «Авылыбызның докторы – Гөлназ» 

    Гөлназ Гыйльфанова фельдшер булса да, колышлылар аның хакында шулай ди. Фельдшер шушы авылда эшләсен өчен алар кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Үткән ел, авыл халкы 1964-65 елларда башлангыч мәктәп бинасына тоташтырып төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлауны үз өстенә ала. Үз теләкләре белән акча җыеп электр җылыткыч, радиатор куялар, идәннәрен яңарталар. Рөстәм Абзалов ФАП бинасының какшаган нигезен төзекләндерә. Ремонт эшләрен оештыру һәм башкарып чыгуда Илшат Зәйдиев зур тырышлык куя. «Игезәкләр Илфат белән Илшат Зәйдиевләр, авыру булуларына карамастан, авыл сулышы белән яшиләр, бик актив һәм позитив егетләр», – ди Гөлназ Әгъзәмнур кызы Гыйльфанова. 

    «Коронавирус килеп чыкканчы кече авыл халкының очрашу урыны иде бу бина. Чөнки аның «хуҗабикәсе», шулай дип әйтергә тулы хокукыбыз бар, ачык йөзле, киң күңелле, олыны – олы, кечене кече итә белә торган ханым, – ди Колыш авылының мөхтәрәм кешесе – газетабыз хәбәрчесе Фатыйма Абдуллина. – Бер уйлаганда укол ясату, капельница куйдыру рәхәт процедура түгел. Шулай да, аның укол ясаганын сизми дә калам. Ни өчен? Чөнки фельдшерыбыз ягымлы теле белән тимер инәне «йомшарта». ФАП бинасының эчен-тышын үз йорт-җиредәй күреп карап-тәрбияләп тора. Менә бит, аның тирә-ягы гөлчәчкәләргә күмелгән. Шушы матурлыкларны күргәч авыр уйлар таралып, чирләр чигенгән төсле була. Авылыбыз докторын яратабыз, хөрмәт итәбез», – ди. Медпунктка килгән өлкән яшьтәге берничә кеше: «Авыл кешесе өчен фельдшер – табиб инде ул. Күзеңә чүп керсә дә, тамагың шешсә дә, йөрәгең уйный башласа да медпунктка киләсең. Әле күпчелек вакыт, язын-көзен пычрак ерып, кышын кар-бураннарда һич авырсынмыйча өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтә. Беркайчан да зарланганын ишеткәнебез юк», – дип фельдшердан уңулары хакында сөйлиләр. 
    Колышта барлыгы 120 кеше яши, шуның 56 сы пенсия яшендә икән. Инвалидлар да байтак – 16 кеше. Үткән елны Гөлназ Гыйльфанова ФАПта 1425 кешене кабул иткән, чакыру буенча медицина хезмәте күрсәтү өчен 265 тапкыр өйләргә барган. Бер ел эчендә хәтта 85 тапкыр ашыгыч ярдәм күрсәтергә дә туры килгән. Авыруларга 2420 укол, 65 бәйләвеч ясау процедуралары башкарылган. Фельдшерның эше болар белән генә чикләнми. Кәгазь эше дә байтак вакытны ала. Халык арасында профилактика эшләре алып бару, бигрәк тә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаганда, бик мөһим.
    – Куркыныч инфекция таралмасын өчен барлык таләпләрне дә үтәргә тырышабыз. Үз акчама «Саклану костюмы» һәм тиешле әсбапларны сатып алдым. Авылда коронавирус белән чирләүчеләр булды, аларның хәлләрен даими белешеп торам. Һәр кешене күз уңында тотарга тырышам. Кеше, иң элек, үзен үзе сакласын. Битлекне дөрес итеп, борынны каплап кияргә тиешбез. Күптапкыр кулланылышлы битлекләрне юарга, яхшылап үтүкләргә кирәк. Җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә йөргәндә перчатка кию, тиешле аралыкны саклау мөһим. Өлкән яшьтәгеләргә кеше күп җыелган урыннарга йөрүдән тыелып тору хәерле. Кулларны даими рәвештә сабынлап юуу, иртә-кич тешләрне яхшылап чистарту, авыз-борынны чайкау да инфекциядән саклану чарасы булып тора. Боларны һәркем белә дисәк тә, искә төшереп тору кирәк, – ди Гөлназ. – Безнең авыллар яныннан Чулман елгасы ага. Матур табигать кочагында ял итү өчен төрле җирләрдән халык агыла. Зур сулыкта коенырга, балык тотарга теләүчеләр арасында хәвеф-хәтәргә юлыгучылар да еш очрый. Беренче ярдәм күрсәтергә туры килгән очраклар еш була. Егерме биш ел эчендә төрле хәлләр булды инде. Яхшы итеп йөзә белмәгән кеше коткару боҗрасы белән сулыкка керсен иде. Ә инде спиртлы эчемлек кулланган кеше сулыкка якын да килмәсен. Суга батучылар арасында эчкән кешеләрнең күп булуы үзе үк күп нәрсәне сөйли, ләбаса. Мин кешеләргә ярдәм итәргә яратам, аларның кайгысын үземнекедәй кабул итәм, шуңа да тормышымны медицина белән бәйләдем. Чаллыда медицина колледжын тәмамлагач өч ел Боерганда шәфкать туташы булып эшләдем. Дөресен генә әйткәндә, әнием хакын хаклап. Ул елларда әни сәламәтлеккә туймады. Шуңа күрә аның янында булуны кулай дип таптым. Боерган егете Рәифкә кияүгә чыктым, Чаллыда яши башладык. Бер ел Чаллының 9 нчы санлы поликлиникасында көндезге стационер бүлегендә процедура ясау кабинетында эшләп тәҗрибә тупладым. Беренче кызыбыз туды. Биатам үлеп китте, бианамның бот сөяге сынды. Бер айлык бала белән авылга яшәргә кайттык. Менә шуннан бирле Боерганда яшибез. Гомер буе Раиф – Чаллыга, мин Колышка йөреп эшләдем. Олы кызыбыз Назлыгөлнең гаиләсе бар – оныгыбыз Нурисламны сөеп туялмыйбыз. Кече кызыбыз Айсылу быел югары уку йортын тәмамлап дипломлы белгеч булды. Мал-туар асрап, умарта тотып, бакча үстереп яшибез. Колышлыларга мин бик рәхмәтле. Эшли башлаганда яшь идем. Шулай булуга карамастан, авылның өлкәннәре ерактан ук, беренче булып, үзләре исәнләшә торганнар иде. Бу бит – зур хөрмәт билгесе. Авыл халкы әнә шулай мине тәрбияләде, сиздермичә генә кеше белән яхшы мөгамәлә кылырга өйрәтте. Биш дистәне тутырган кеше булсам да яшьләр, балалар белән беренче булып исәнләшәм. Балачагымны искә төшерергә яратам. Әнием Факия башта Чебенледә, аннары Боерганда озак еллар сыер сауды. Аның уңганлыгына, чисталыгына сокланып шагыйрә Зөләйха Закирова шигырь дә язды. Әтием Әгъзәмнур уңган механизатор булган. Ул миңа бер яшь тулган көнне фаҗигале үлгән. Әни Рәим исемле кешегә кияүгә чыккач уртак балалары – энем Рөстәм туды. Шул энем ике ел армия хезмәтендә чагында аны сагынуларым! Туганнарым – абыем Фәрит белән энем Рөстәм – дөнья бәясе ир-егетләр. Алар миһербанлы, юмарт кешеләр. Аллаһка шөкер, Рәим әтиебез дин юлында, мәкам белән Коръән укый, азан әйтә. Әнинең шундый терәге булганга күңелебез тыныч. Эш ягыннан да зарланырлык урын юк. Шулай да, фельдшерларның эше җиңел булмавын әйтәсем килә, бигрәк тә хәзерге вакытта. Шуңа күрә башка авылларда эшләүче шәфкать туташларына да халык хөрмәтле булсын, хөкүмәтебез дә безнең эшне бәяли белсен иде», – ди Гөлназ ханым.

    ***
    Шәфкать туташлары, фельдшерлар, табиблар – халык сәламәтлеге сагында торучы кешеләр. Алар күзгә күренмәгән вируслар белән көрәшүче «солдатлар». Алар – безне, без аларны саклап, хөрмәтләп яшик. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: