Якты юл
  • Рус Тат
  • Авылны Фәнис кебекләр яшәтә

    Әңгәмәдәшем – «Ярыш» хуҗалыгының алдынгы механизаторы Фәнис Шәмсиев бик тыйнак егет булып чыкты. Керә-керүгә үк: «Журналистларның гадәтен беләм мин, берүк артыгын яза күрмәгез. Йөккә бер җигелгәч, авыр дип тә тормыйсың, көчеңнән килгәнчә эшлисең инде ул. Тракторга утыраммы, комбайн штурвалы артындамы, мин дөньямны, вакыт агышын онытам», – дип каршы алды ул.

    Аңа үсмер чагында ук, үзе әйтмешли, техника җене кагылган. Бу гаҗәп тә түгел. Халык телендә әйтәләр бит «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дип. Фәниснең абыйсы Илгизәр хуҗалыкта агроном, әтисе Раил дә заманында алдынгы механизатор иде. Фәнис 12 яшеннән үк әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе буларак чыныгу алды. Шул чактагы бер вакыйганы хәзер дә елмаеп искә ала ул. Әтисенә яңа комбайн бирәләр. Кыр корабының буяулары кояшта балкып тора. Фәнис әтисе читкә киткән арада комбайнны эшләтеп карамакчы була. Кабыза да кузгалып та китә. Китүен китә, тик машинаны туктата алмый озак җәфалана. Бу ир бала өчен яхшы сабак була. 
    Һөнәри мәктәп ди-гәннән, Фәнис Шәмсиев туган авылыннан читкә китмичә, Күзкәй урта мәктәбендәге СПТУ филиалында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үзләштерүен, анда белем биргән, осталыкка өйрәткән укытучыларын искиткеч зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала.
    – Гөрләп торган, авыл яшьләренә һөнәр бирә торган ул филиалны нигә яптылар инде? Кемгә комачау итте? Хәзер һөнәр үзләштерәсе килгән 15-16 яшьлек авыл балалары Чаллыга китеп укыйлар. Ата-анага да өстәмә мәшәкать. Аннары авылга кире кайтмыйлар бит алар, – дип үртәлә Фәнис.
    Әнә бит үзенең тугыз сыйныфны бетергән улы да быел Чаллыга укырга китте.
    Авыл механизато-рының тагын бер фикере күңелгә сары май булып ятты. «Югары уңыш алыйм дисәң, җирне яратырга, күңел биреп, үзеңнеке кебек күреп эшләргә кирәк», – ди ул.
    Ихлас игенченең хез-мәткә карашын, сөйлә-шә торгач аның риясыз икәнен аңласам да, кызыксындырган соравымны бирми кала алмадым:
    – Ә күпьеллык тырыш хезмәтең өчен бирелгән нинди бүләкләрең бар?
    – Бүләкләр өчен эшлә-мисең инде ул. – Күрәм, соравым гаҗәп тоелды. – Синең кулыңда иген язмышы. Димәк, башкарган эшеңнең күзгә күренеп торган нәтиҗәсе дә булсын. Шөкер, җитәкчеләр хезмәтне бәяли беләләр. Бер елны югары күрсәт-кечләр өчен 100 мең сум күләмендә республика премиясе алдым. Мактау кәгазьләрем, югары исемнәрем безнең балаларга истәлек булып калсын, игенче гаиләсеннән чыкканнарын оныклар да белсен өчен кирәк ул. 
    Фәнис Шәмсиев 28 ел комбайнда. Быел «Ярыш» хуҗалыгының барлык 3020 гектардагы иген культураларын теземнәргә салган. Көз җиткәч ул тракторда.
    – Басуга июньдә кергән идем, менә дүрт көн элек кенә кайттым. Туңга сөрүне тәмам-ладык, – ди ул бүген зур канәгатьлек белән.
    Күп төрле һөнәр иясе ул Фәнис. 14 ел ДТ тракторында, бульдозерда да эшләгән. Җир сулышын тоя белгән тәҗрибәле механизатор инженер булып та эшләп алган. Юкка гына авылда аның турында: «Бөтен җәйне кырда үткәрә», – димиләр.
    – Истә әле, 2010 ел коры килде, шуңа күрә игеннәрне күпчелек көздән чәчеп калдырырга ниятләделәр. Һава торышының киләсе елда ничек буласын белеп булмый бит. Шул көздә бер ялсыз 41 төн туңга сөрүдә эшләдем. Мактанып әйтүем түгел, соң, без булмыйча кем эшләсен. Хуҗалыкта эш уңай барганда, районда алдынгы урыннарны алганда безгә дә күңелле бит.
    – Ә йортта соң тормышны кем алып бара?
    – Аллага шөкер, хатыным Ландыш эшкә уңган-булган. Минем хезмәтемнең асылын аңлый. Йорт салып, башка чыктык. Әти-әни күршедә яшиләр. Балаларның әби-бабай белән уралып үсүләре үзе бер шатлык. Мал-туар, кош-корт асрыйбыз. Малайлар үскән саен кул арасына керә баралар. Кыскасы, бөтен гаилә белән хезмәт куеп, яшим дип яшибез, – ди Фәнис.
    Бу арада Фәнис Шәм-сиев, яңгырлар башланганчы өлгерим дип, ашыга-ашыга веранда төзеп ята. Аның белән сөйләшеп утыруы ук рәхәт: күңеле ачык, омтылышлары матур, хезмәттәшләре турында да шундый ихлас, җылы итеп сөйли. Аның белән очрашканнан соң күңелгә яктылык иңеп калды. Мондый ир-егетләребез булганда авылларыбыз яшәр әле.

    Заһидә Нәбиуллина, ветеран-журналист.
    Күзкәй авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: