Якты юл
  • Рус Тат
  • Авырлыклардан өстен калган

    Дөнья Касыйм Абдуллин шикелле авыл җанлы, хезмәт сөючән кешеләр кулында дип ышанып әйтергә була.

    1992 елның Җиңү бәйрәме көнендә Күперле авылы механизаторы Касыйм Нәбиуллин үзенең "Запорожец" машинасы белән Чаллы каласына барасы итте. Көн болытлы, яңгыр явып киткән. Машина уртача тизлек белән бара. Ян юлдан чыккан йөк машинасы "Запорожец"ны уенчыктай чөеп ыргыта, шофер кабинадан очып барып төшә юл кырыенда аңын җуеп, аягын кыймылдата алмыйча ята. Ярты сәгатьтән юл иминлеге хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә. Касыйм үзара сөйләшүләреннән, "бабай гаепле түгел", дигәнне ишетеп кала. "Ике аягы да бот сөягеннән чыккан. Дәваханәдә аяк өстенә авырлык куеп 48 көн яттым. Әмма сеңерләре ялганып җитмәгәнме, өченче группа инвалид булып өйгә кайтардылар. Култык таягы белән аякларны акырын гына атлап йөри башладым, группамны икенчегә күчерделәр", - дип башыннан кичкәннәрен сөйләде ул. Шундый хәлдә, гомерен техника артында үткәргән кеше тыныч кына өйдә утырсынмы?! Касыйм Әсәдулла улының холкы андый түгел. Яшьтән тракторчы һөнәренә укып, туган авылы кырларында иген үстергән, машинада элеваторга ашлыгын ташыган, хуҗалыкка кирәк-ярак алып кайткан, машина-трактор паркында механик, котельныйда слесарь булып эшләгән кешенең күңеле халык арасында. Инвалид булып калгач та, аның дәрте ташып торуын күреп, Новотроицкое авыл җирлеге инвалидлары үз оешмалары җитәкчесе итеп сайлыйлар. "Биш авылда 132 инвалид бар. Һәркайсының хәлен белеп, күңел ачу чараларына җәлеп итәргә тырышам. Кайчагында "Москвич"ыма утыртып, район дәваханәсенә илткән чакларым да күп була", - дип яңа эшчәнлеге белән таныштырды ул.

    Кайвакытта район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина шалтыратып: "Касыйм акыллым, бөтен таянычым синдә, минем Теләнче Тамакта ветераннар җыелышында катнашасым бар. Илтеп-кайтарып куя алмассыңмы?" - дип үтенүен ничек үтәмисең. Култык таякларын ипләп урнаштырып, стартерына басуга, машина моторы тигез гөрелте белән эшли башлый. Күзләре үткен, куллары рульне нык тота. Җыелыш буласы клуб янына нәкъ вакытында килеп туктый. Үзе машинадан төшмичә газета-журнал караштыра, кәрәзле телефоны аша җәмәгате Мөсәллимә белән сөйләшеп ала. "Юл йөргәндә төрле катлаулы хәлләр килеп чыга торгандыр? Култыкса белән йөргән шоферга кыенга туры килмиме?" - дип сорап куям. "Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый", - ди ул көлемсерәп. Үзе кичергән кайбер вакыйгаларны хәтерендә яңарта. Бер чакны Сәмәкәйгә барышлый Хуҗәмәт авылына кергәч, "Москвич"ым сүнде, һич кабызып булмый. Пассажирларым этеп тә карый, төчкереп ала да сүнә. Тукта, мин әйтәм, сабыр итик әле. Берәр мәрхәмәтле шофер очрар. Кабинадан чыгып йөри алмаслыгымны күреп, яныма "Жигули" машинасы туктады. "Абзыкаем, нәрсә булды? Хәзер ярдәм итәбез", - дип багажнигыннан бавын алып, машина элмәгенә эләктерде, машинамны сөйрәп алып та китте. Машинам кабынды, сөенечемнән ярдәм иткән шоферның исем-фамилиясен сорарга да онытканмын. Рәхмәтемне әйткәч, китеп тә барды. Бар ул ярдәмчел, игелекле кешеләр. Юл иминлеге хезмәткәрләре арасыннан да очрый", - дип вакыйгаларын тезә башлады.

    Ә мин 75 яшьлек, икенче группа инвалид, култык таяклары белән бик авыр атлап йөрүче Касыйм Нәбиуллинның җиңел машинаны үзе төзәтеп карап, җиңел идарә итүен чын кеше батырлыгына тиңләдем. Хатыны Мөсәллимә иренең һәр эшне үзе башкарырга тырышуын, тормышны яратуын, Чаллыдан кунакка кайткан кызлары-кияүләре, оныклары белән авыл хәлләрен уен-көлке белән сөйләшеп утырулары аның күңел сафлыгы аңлата. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе Әсәдулла агай Ватан сугышында һәлак була, аны һич кенә төсмерли алмый. Кечкенәдән ачы язмыш җилләренә сынмыйча, сыгылмыйча, олыгайган көнендә машина һәлакәтендә инвалид булып калса да, үз көченә ышанып, җәмәгать эшләрендә актив катнашып яши. Рульне нык тота Касыйм ага Нәбиуллин. Шулай яшәргә, тигез гомер итәргә язсын, юллар озын булса булсын, тик ахыры гына булмасын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: