Якты юл
  • Рус Тат
  • «Авылыбызның горурлыгы һәм тере тарихы»

    Туксан елга якын тарихы булган Күзкәй китапханәсендә әнә шулай дип аталган махсус бүлек бар. Авылыбызда туып-үскән, гомере буе шунда балалар укыткан РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 16 китап авторы Галимҗан Вәлиевның иҗат күргәзмәсе ул. Шушы көннәрдә хөрмәтле авылдашыбыз 95 яшен тутырды.

    Шул уңайдан китапханәдә укучылар белән очрашу булды. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Авзалова, китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова укучыларга язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, балалар аның «Татар халык иҗаты» китабындагы табышмакларга, башваткычларга җаваплар эзләделәр. Бу китапның тагын бер хикмәте бар: Галимҗан ага аны үз классы чыгарылышы укучыларының 50 елдан соң очрашуына багышлап чыгарган һәм аны элекке укучыларына бүләк итеп тараттылар. Мөгаллим үзе очрашуга килә алмады, ә кичә буена, әйтерсең лә, ул инде чәчләренә чал төшкән элекке укучылары арасында иде: һәрберсе аны сагынып, олы рәхмәт хисләре белән телгә алды, мәктәп елларындагы шуклыкларын, кызыклы мизгелләрне, укытучы абыйларының зирәклеге, сабырлыгы, акыллы таләпчәнлеге турында яратып сөйләделәр.

    Минем ирем, Галимҗан аганың укучысы - Әхәт Нәбиуллинның да иң яраткан укытучысы иде ул. Авылга кайткан саен, мәктәп елларын искә төшереп, укытучысының искиткеч осталык белән турникта уйнавын, математик мәсьәләләрне әллә ничә төрле юл белән чишүен яратып сөйләр иде. Аннары, тыйнак бер горурлык белән, бармагын бөгә- бөгә, туган мәктәбеннән күпме атаклы кешеләр чыгуын сөйләп китәр иде. Биҗан Ситдыйков - геология фәннәре кандидаты, Мәхмүт Сабиров - техник фәннәр докторы, Гүзәл Шиһапова - медицина фәннәре кандидаты, Камил Нәҗмиев - икътисад фәннәре кандидаты, бертуганнар Гөлҗәүһәр Ялышева - медицина фәннәре кандидаты, Гөлфия Шакирова - химия фәннәре кандидаты, Равил Идиятуллин - Россия Федерациясенең атказанган конструкторы. Барысы да Күзкәй авылы мәктәбеннән чыкканнар, укытучылары алар белән ничек горурланмасын?! Үзебезнең районда җаваплы урыннарда эшләүчеләр азмы?! Район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, районның «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева, мәктәпнең бүгенге директоры Мирзаян Шәйхаттаров, хуҗалык рәисе Расим Шәйхаттаров, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, исеме республикага танылган эшмәкәр - Күзкәй ягулык станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков - барысы да Күзкәй мәктәбен тәмамлаган кешеләр. Язучылар Рәшит Гәрәй, Салисә Гәрәева, Габделхәй Сабитов, Фәннүр Сафинның да иҗат чишмәләре шушы мәктәптә укыганда юл яра башлаган. Галимҗан ага буыны укытучыларының горурлыгы түгелмени алар?!

    Галимҗан Вәлиевны китапларын пенсиягә чыккач яза башлады дибез. Юк, ул гомере буе иҗатчы булган. Математика дәресләрен дә тормыштан, табигатьтән кызык мисаллар белән дәлилләп алып бара иде, диләр. Китаплары өчен материалларны гомере буе тормыштан җыйган ул. «Күзкәем» китабында авыл тарихы булса, «Күзкәй мәктәбе»ндә 1946-2000 еллардагы мәктәп тормышы тасвирлана. «Солдат хатлары» җыентыгына архивына туплап барган сабакташлары, укытучылары, авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре тарафыннан бирелгән 300дән артык фронттан килгән хатларны урнаштырган ул. Дулкынланмыйча укып булмый аларны. Сугыш уты эчендә йөрүчеләрнең хатлары аз сүзле, әмма үзәкләргә үтешле. Алар дошманны күрә алмаулары, тизрәк җиңәргә омтылулары, туган җиргә кайту көннәрен зарыгып көтүләре турында. Галимҗан аганың бу китабы узган гасырның иң дәһшәтле елларын чагылдырган. Шул ук циклдан «Сугыш еллары көндәлекләре»н дә тетрәнмичә укып булмый. Ул «Яшьлегебез сәхифәләре» китабының дәвамы сыман кабул ителә.

    Юка гына «Күзкәй театры» китабы күп нәрсәләр турында сөйли. «Күзкәй элек-электән Минзәлә өязендә җырчы-биючеләре, тальянчылары, кура һәм камыш уйнаучылары һ.б. осталары белән тирә якта дан тотучы өлкән һәм олы авылларның берсе булган...» дип яза автор. Имәндә икән чикләвек, диярсең. Үзешчән сәхнә әле бүген дә гөрләп тора монда. Гармунчылар ансамбле, үзешчән театры бар. Авылның 30 ел тарихы булган «Әллүки» халык фольклор ансамбле 2015 елда «Чишмә башы» проектында район буенча беренче урынны алды.

    Галимҗан абыйның кайсы китабын укысаң да, аның тормыштан алынганлыгына инанасың, шуңа күрә алар күңелгә якын, ихлас кабул ителә. «Язмыш серләре», «Мәхәббәт маҗаралары» китапларын яшьләргә дөрес мәхәббәт, тормыш тәрбиясе бирү турында дияргә була. Күпме сафлык, пакьлек алардагы геройларның хисләрендә! Әсәрләрне укыгач, китап геройларының мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләренә никадәре җитди карауларына төшенәсең. Кызганыч, еш кына бүгенгеләргә җитми андый керсез мөнәсәбәтләр.

    2008 елда Галимҗан Вәлиевның «Алчәчәк белән Гөлчәчәк» дастан-повесты дөнья күрде. Хәтеремдә әле, Күзкәй мәктәбендә әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Нык истә калды ул. Укучылар, укытучылар, ата-аналар, автор үзе саф мәхәббәт, егетләр белән кызлар арасындагы багланышлар турында шул кадәре ачыктан-ачык, әдәпле, үзара хөрмәт белән сөйләштеләр, әйтерсең лә барысы да бер яшьтә. Галимҗан абый анда зал белән ике арада искиткеч дустанә әңгәмә алып барган иде. «Мәхәббәт дәресе» дигән мәкалә дә язган идем әле.

    Галимҗан абыйның 2013 елда чыккан «Математик хикәяләр» китабы тәмам хәйран калдырды. Татар әдәбиятында, хәер, башка әдәбиятта да, андый әсәрнең булганы юк иде әле. Күләме ягыннан кечкенә, югыйсә. Ә менә эчтәлеге җәһәтеннән кеше үз гомерендә очрата торган бихисап зур санча кыйммәтләрне яктыртуы-ачыклавы белән ул гаҗәеп әһәмиятле. Алар белән танышкач, яшәешкә, табигатькә, галәмгә карата фаразлавың киңәя, уйланырга мәҗбүр буласың. Хәер, аның һәр китабы - ачыш, әдәбиятка үз кыйбласы, үз сукмагы белән килеп кергән, бер кемне дә кабатламый торган язучы ул Галимҗан Вәлиев.

    Гомер елгасы туктаусыз ага. Әле күптән түгел генә сыман Күзкәй авылының мәдәният йорты сәхнәсендә без авылыбызның тере тарихы, авылдашларының горурлыгы Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевның 90 яшен гөрләшеп бәйрәм иткән идек. Күпме җылы сүзләр әйтелде ул чагында юбилярга, сабый балалар махсус язылган шигырьләре белән тәбрикләгән иде. Тагын биш ел узып та киткән. Аксакалыбызның бүген күркәм юбилее - авылдашларының яратуы, хөрмәте һич кимемәде, киресенчә, ул тагын да калкуырак, яктырак, ихласрак. Сәламәтлек, иминлек телибез аңа, иҗат чишмәңнең суы кимемәсен, туган авылыңның таң җилләре сиңа җылы сәламнәребезне җиткереп торсын, Галимҗан абый. Юбилеең белән!

    Заһидә Нәбиуллина,
    Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: