Якты юл
  • Рус Тат
  • «Атом Фәнүдә»

    Тукай хатын-кызы. Ул нинди булырга тиеш? Төрле яклап килгән кеше кем ул? Андыйлар төрле өлкәләрдә үзләренең көчен сынап карый, уңышларга ирешү белән беррәттән, аларның тормышы да гадәти түгел, ә үзенчәлекле, кызыклы. Алар һәрчак яңалыкка омтыла, ару-талуны белмичә белем туплый, эзләнә, көчен сынап карый. Мондый кешеләргә беркайчан да күңелсез булмыйдыр, алар белән сөйләшүе дә рәхәт, үзең өчен ниндидер сабак та аласың. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан Колыш авылында гомер итүче Фәнүдә Сабирова нәкъ менә шундыйлар кавеменнән!

    Минзәлә районы Гөлек авылында дөньяга килгән кызчыкның балачагы бик кыска булган, гаилә җылысына коенып, рәхәтләнеп уйнап йөргәндә тормышның бер чите кителә – әниләре кулына биш баланы калдырып газиз әтиләре вафат була. Биш баланың икенчесе булган Фәнүдә, Гөлек мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Минзәләдә алты айлык хисапчылар әзерләү курсларында белем ала. Күзкәйнең тегүчелек мастерскоена эшкә керә. Ике авыл арасында йөреп, өч ел тырышып хезмәт куйган тынгысыз кыз 1969 елда кире туган Гөлегенә кайта, фермага сыер савучы булып урнаша, үзеннән соң үсеп килгән өч балага олы апа булып, әнисенә ярдәм итеп яши башлый. Туган авылы фермасында яратып эшкә тотына ул, бик тиздән алдынгы савымчы булып өлгерә. Савымчылар янына җәйләүгә күрше авыллардан егетләр килә, кичке уеннар, җыр-бию...
    «Егетләр мине озата барырга куркалар иде, мин бик горур идем», – дип искә ала ул елларны Фәнүдә апа. Авыл гүзәлен – йөзе белән балкып, күзләре нур чәчеп торган кызны яратмаслыкмыни? Читтән генә күзәтеп, яратып йөргән Колыш егете Фатих, әнисе Хәнифә белән Мәрфуга апаны кыз сорарга барырга күндерә. «Бер дә озатышмаган, йөрешмәгән кешегә димләп килүчеләргә каршы килмәдем, шундук риза булдым, үзем сизми дә калдым», – дип көлә-көлә сөйли бүген мәхәббәт тарихларын Фәнүдә апа.
    Шулай итеп елга буена урнашкан Колыш авылына килен булып төшә уңган кыз. «Сандык тулы бирнә белән, тартынып, оялып та тормыйча, эре генә басып ишекне атлап кергәнем бүгенгедәй хәтеремдә», – дип искә ала ул. 
    Фермада аны гына көтеп торганнар диярсең, шундук савымчы итеп эшкә чакыралар. Эшләп тә күрсәтә ул фермада: кулы-кулга йокмый, малкайларын чип-чиста итеп тота, барысыннан да күбрәк сөт савып алдынгы урынга чыга. Аягы җиргә дә тимичә очып, җилдәй җитез йөгереп эшләп йөргән килененә сокланып, кайнатасы: «Минем килен килен генә түгел ул – атом!», – дип бар халыкны шаккатыра.
    Тумыштан бирелгән төгәллек, күркәм холык, турысын әйтеп сөйләшү, максатчанлык, алдан күрүчәнлек кебек сыйфатларга ия булган Фәнүдә апа авыл кибетенә эшкә күчә. Ул елларда кибеткә товарны сатучылар үзләре алып кайталар иде. Фәнүдә апа тиз арада кибетне товар, көндәлек кирәк– яраклар белән тутыра. Боерганнан Нурания апа Галимова болай дип сөйли аның турында: «Кичтән аңа суыткычым ватылды дип хәбәр иткән идем, икенче көнне суыткыч өемә кайтып утырды, «атом» дип юкка гына әйтмәгәннәр аңа!»
    Янар йөрәкле Фәнүдәнең күңеле һаман ашкына, зуррак урыннарда эшләп көчен сынап карыйсы килә. Гаиләсе белән киңәшләшә дә, 1983 елда, ике баласын, ирен, кайнана-кайнатасын өйдә калдырып, тәвәккәлләп, Чаллыга чыгып китә. Чаллы икмәк комбинатына эшкә урнаша. Чаллы белән авыл арасында ике ел йөргәч, гаиләсе дә Чаллыга күченә. Фәнүдә апа да тыныч күңел белән, тырышып эшләп, элеватор начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Чаллы шәһәре халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә зур өлеш керткәне өчен 1996 елда шәһәр хакименең мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2006 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының почет грамотасына лаек була. Икмәк комбинатында пенсиягә чыкканчы эшли ул. 
    Гомере буена авылны яраткан, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстергән Фәнүдә апа, лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән авылга кайтып, өр-яңа йорт җиткерәләр.
    Фәнүдә апаның тынгысыз җаны бертуктаусыз эзләнә. Авылның яшәешенә битараф булмаган ханым вафат булган авылдашларын соңгы юлга озатыша башлый. Үзе дә бала югалту ачысын татыган ана кайгы килгән гаиләне җылы сүзләр табып юата, үлемтекләр әзерләшә. Теләсә кем башкара алмый торган олы, җаваплы, саваплы эшкә алына ул: Мөсәллия, Фәния апаларга ияреп, мәет юарга өйрәнә. Ислам йолаларын, гореф-гадәтләрне тирәнтен өйрәнү теләге белән Боерган, Малтабар мәчетләренә укырга йөри башлый, Коръән сүрәләрен ятлый, гарәп әлифбасы нигезендә укырга, язарга өйрәнә.
    Чаллының Ак мәчет укытучылары белән һәрчак киңәшеп, алардан дәресләр алган Фәнүдә апа үзе дә укытучы булып өлгерә, Колыш авылы мәчетендә хатын-кызларга ислам дине дәресләре укыта башлый. Коръән мәҗлесләре уздырганда аның вәгазьләрен, төпле киңәшләрен халык рәхәтләнеп тыңлый. 
    Халыкта шундый мәкаль бар: «Киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар». Бу гыйбарә агым уңаена гына агып бармыйча, җил кайсы якка иссә, шул якка аумыйча, үзенчәлекле фикер йөртеп, төгәл адымнар белән алга әйдәп баручы остаз, остабикә булып өлгергән Фәнүдә апага бик тә туры килә. Мондый кешеләр кылган гамәлләре, бай эчке дөньялары белән кешеләрнең игьтибарын һәм мәхәббәтләрен яулый. Фәнүдә Сабирова да шундый кабатланмас зат. Тукай хатын-кызы нәкъ менә аның кебек буладыр.

    Флүзә Сәлимова,
    Боерган авылы китапханәсе мөдире, ветераннар оешмасы рәисе. 

    / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 23 февраль 2021 - 20:53
      Без имени
      Мин Фэнузэ Апа белэн элеваторда 15 ел бергэ эшлэдем. Ул минем очен бик урнэк кеше иде. Яны да гына энием булмагач, Фэнузэ Апа мина аны алыштырды дип тэ э йтэ алам. Узенен кинэшлэре белэн мине гел поддерживать итте. Мин ана бугенгечэ мен рэхмэтлемен.