Атларны яратырга өйрәтте
Исемдә әле үткән гасырның 70нче елларында мин җәйге каникул вакытларында ферма тирәсендә атлы эштә эшләп йөрдем. Бу вакытта күмәк хуҗалыкта маллар күп иде. Без, үсмер малайлар, атлар җигеп ферма янына терлек азыгы ташыйбыз, мал-туарны өстәмә тукландырабыз.
Ул чакта "Ленар" колхозы атларының башлыгы Галимҗан абый Мортазин иде. Күп эшне атлар көче белән башкаргач, утарда 50дән артык ат бар. Галимҗан абый һәркайсыбызны атларны яратырга, аларны ничек итеп җигәргә, таяк белән түгел, ягымлы эндәшеп күндерергә өйрәткәнен һич онытасыбыз юк. Авыл малайларын Сабан туенда ат ярышларына әзерли иде. Галимҗан абый атларның һәркайсына матур исемнәр белән эндәшә. Алар аңа кешнәп җавап бирәләр. Ул атлар белән кешеләргә эндәшкән сыман сөйләшеп йөри, атлары аны бер караудан ук тыңлыйлар иде.
Элек авыл җирендә автомашиналар бик аз. Авыл халкы күп эшен атлар көче белән башкара. Утынын да, печәнен дә, саламын да атлар белән ташыдылар. Ә арба-чаналар һәрвакыт төзек иде. Галимҗан абый аларны үз вакытында төзәтеп торды. Ул җигеп йөри торган аты белән үзе карый торган атлар өчен тегермәннән күпме генә фуражын, болыныннан печәнен ташымагандыр. Шулай көн артыннан көн узып, Галимҗан абый 45 ел буе гел бер урында күмәк хуҗалыкта эшләгән мактаулы авылдашым минем. Үзара сөйләшкәндә, катыргы папкасында сакланган мактау кәгазьләрен, дипломнарын алып, һәркайсы турында җентекләп аңлатыр. Үзе сөйләвенчә, аны берничә тапкыр фоторәсемгә төшереп, республика газеталарына җибәрергә вәгъдә иткәннәр. Әмма кайсы газетага икәне исемдә калмаган. Әйе, Оргыды авылын нәкъ менә үз көчләрен җәлләмәгән, болгавыр заманда да туган җире өчен бөтен тырышлыгын салган Галимҗан абый Мортазин кебек фидакарьләр саклап калды.
Галимҗан абый гаиләсендә дә үрнәк ата булды. Балалары һәм ана хакын хаклап яшәде. Хатыны Хәбибә белән өч бала - Фәридә, Хәлилә, Маратны тәрбияләп үстерделәр. Һәркайсы тормышта үз юлын табып, гаиләләр корып, балалар, оныклар үстереп яткан көннәре. Галимҗан абый хәзер лаеклы ялда, 82 яшен тутырды. Шулай булса да бик актив, бәйрәмнәрне оештыра, авыл чисталыгын, экологиясен контрольдә тота. Киләчәктә авылда яшьләр төпләнеп, аның зураюын тели.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.13400
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.11900
-
12 август 2022 - 13:38Җәйнең ямьле кичендә Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.9300
-
12 август 2022 - 11:32“Адашкан” акча килсә Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин икән.10500
-
12 август 2022 - 10:30Мәктәпләр уку елына әзерләнә Тукай районы авылларындагы мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә.10300
-
12 август 2022 - 09:22Пенсия яшенә җитү генә аз 1961 елда һәм соңрак туган кешеләргә картлык буенча пенсия билгеләү үзенчәлекләре турында аңлатканнар. Лаеклы ялга чыгу өчен аларга билгеле бер эш стажы һәм балл тупларга кирәк. Юкса пенсиягә чыгу яше тагын 5 елга арттырылачак, дип яза PRIMPRESS.8400
-
11 август 2022 - 15:38Тынгысыз җан Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.12400
-
11 август 2022 - 12:54Дәүләт программалары үтәлә Районыбызда республика һәм федераль программалар нигезендә башкарыла торган төзү, төзекләндерү буенча эшләр үз вакытында эшләнеп килә, дәвам итә.12100
-
10 август 2022 - 15:57Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.18800
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.16900
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.43300
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алыпТукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.18100
-
10 август 2022 - 15:57Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.18800
-
10 август 2022 - 09:34Тимерюлчылар көне-2022 Круглое Поле күп функцияле үзәгендә Тимерюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлда көчле, һәм ышанычлы кешеләр генә хезмәт итә. Бу өлкәдә ирешкән казанышлар, барыннан да элек, әнә шул курку белмәс хезмәткәрләрнең казанышлары, аларның намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы18300
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алып Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика