Якты юл
  • Рус Тат
  • Аның язмышында... ил тарихы

    Безнең ил нинди генә сикәлтәләр узмаган: дөньяны шаулаткан, язмышларны сыткан инкыйлаб, аннан соң яманаты бәгырьләргә сеңеп калган егерме беренче елгы ачлык, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, сугыш җимерекләреннән арыну еллары, төрле үзгәртеп корулар... Уйласаң хәйраннар калырлык, чөнки барлык бу кичүләр артында кешеләр язмышы...

    Ташкент - ипиле як

    1921 ел. Идел буе төбәкләрендә моңа кадәр дә, моннан соң да колак ишетмәгән, меңәрләгән кешеләрне кырган ачлык була. Китапханәдә эшли башлаган елларымда төрле тематик очрашулар уздырганда шул елларның шаһитлары исән иде әле. Ул чагындагы ачлык, ачтан шешенеп үлгән якыннары турында елый-елый сөйли торганнар иде. Гыйбрәт өчен, булган ризыкның кадерен белсеннәр, хаталар кабатланмасын өчен безгә аларны тыңлау бик кирәк иде.

    Күзкәй авылының гаярь егете Мөбарәк та шул елларда бәхет эзләп икмәкле як - Ташкент тарафларына чыгып китә. Тамак тук, шөкер, җиң сызганып эшләргә генә кирәк, дип яза ул. Мөмкинлегеннән чыгып, авылда калган якыннарына да «өлеш» чыгара. Тамагы туярлык ризык кына түгел, бәхетен-гомер юлдашы Зәйнәпне дә шунда таба ул. Бер-берсенә пар булалар алар һәм күп тә үтми гаилә коралар. 1925 елның августында Зәйнәп белән Мөбарәк Әхмәтшиннарның игезәк кызлары туа. Берсенә - Зөһрә, икенчесенә - Фатыйма дип исем кушалар. Балалар тормышларына яңа бизәк өсти, яшәүләре дә җайлана. Тик тамак туклыгы гына җирсүләрен баса алмый - туган авыл үзенә тарта. Ун еллап вакыт узгач (туган якларда да тормыш рәтләнеп килә дип тә язалар), яшь гаилә туган авыллары - Күзкәйгә кайтырга карар итә. Һәм кайтып, дөнья көтә башлыйлар. Бер-бер артлы уллары туа.

    Сугыш... яңа сынаулар

    Мөбарәкне беренче көннәрдә үк сугышка алалар. Бер ел тулыр-тулмас фронттан кара мөһерле хат килә: «Смоленск тирәсендә барган бәрелешләрдә Мөбарәк Әхмәтшин батырларча һәлак булды...» диелгән була анда. Шулай итеп, ишле гаилә терәксез кала, җиңеп кайтыр дигән өмет сүнә. Буй җиткереп килә торган игезәк кызларга әниләренә - терәк, кече туганнарына тәрбияче булырга туры килә. Гаилә ишле, сугыш авылның җилеген суыра. 16 яшьлек Фатыйма фермага күтәрәмгә калган сыерларны саварга килә. Аякта - чабата, өс-башка да кияргә рәтле-башлы кием юк. Җитмәсә малларның абзары да читәннән генә кормаштырган, үзәккә үтәрлек салкын. Яшь кыз 20-30 баш сыерны кулдан сава. Малларга суны да көянтә белән ташып эчертәсе, асларын чистартасы. Бөтен эш кулдан башкарыла. Көч-куәт кирәк, ә ашарга такы-токы: җәен кычыткан, юа, сарана һәм башка шундый үләннәр белән хәл аласың бераз, кышларын ачлыктан бәрәңге коткара. Зарланып утыра торган вакыт түгел, җиңү көнен якынайту өчен авыл халкы үзен аямыйча эшли. Фронт алардан ит, сөт, май көтә, кичләрен солдатларга озату өчен оекбаш, перчаткалар бәйлиләр. Җиңү көнен Фатыйма болында - терлекләр янында каршылый...

    Гаиләсе - җылы учагы

    Сугыш тәмамлану белән генә тормышлар тиз генә җайланмый әле: ил азатлыгы өчен яуга киткән авылдашларның яртысы да кабат әйләнеп кайта алмый - чит-ят җирләрдә ятып кала. Колхозны да Фатыймалар кебек яшь-кыркын, карт-коры, хатын-кызлар гына асраган, тәмам таякка таянган. Аны аякка бастыру өчен күпме көч, тырышлык куясы була әле. Гел эш дип кенә дә яшәп булмый, яшьлек үзенекен итә. Фатыйма егерме яшен узып киткән, сугыштан исән-имин кайткан гаярь егет Мәгъдәнетдин дә күпне кичергән, акыл утырткан егет - сүз бирешәләр, гаилә коралар. Яшь пар алдагы көннәрнең матур, бәхетле булачагына ихлас инанып, тыныч тормышка куанып, колхоз эшенә җигелә. Сокланырлык матур яшиләр. Бер-бер артлы балалары - Гайсә, Морат, Фәһимә, Фәнүзә, Вәсилә, Зиннур, Кәүсәрия дөньяга килә. Балаларының өс-башларын чиста йөртү, югын бар итеп тамакларын туендыру өчен күпме тырышлык куя Фатыйма апа, күпме йокысыз төннәр үткәрә.

    - Әнинең йоклаганын күргәнем булмады. Кичләр буе куыклы лампа яктысында нидер текте, бәйләде. Иртән торуыбызга казан аскан, нидер пешергән булыр иде, - дип искә ала кече улы Зиннур.

    Легиончы Мәгъдәнетдин

    Кире кайтып утлы юллар узып, сугышның бөтен ачысын кичергән Мәгъдәнетдин абый турында да язасым килә. Яшь солдат, Власовның советка каршы оештырылган хәрби формированиесенә эләгеп, 1942 елда әсирлеккә төшә. Анда Муса Җәлил оештырган «Идел-Урал» легионында тора. Әсирлектәге мәсхәрә-җәзалаулардан бары качып кына котылып була дигән карарга киләләр. Берничә мәртәбә качып та карыйлар. Соңгы качуында Мәгъдәнетдин французларның партизаннар отрядына эләгеп, алар белән бергә фашистларга каршы сугыша. Инде үзебезнекеләргә килеп эләккәч бик каты тикшерүләр уза, аны штрафбатка билгелиләр. Батыр солдат үзен яуда күрсәткәнгәдер, ул Рокоссовский армиясенә алына, укчы булып сугыша. 1945 елда утны-суны кичеп, исән калган солдат туган авылына кайтып төшә.

    Бер килсә, килә бит ул...

    Башлангыч сыйныфларны гына тәмамлаган булса да, Мәгъдәнетдин ага, кем әйтмешли, бик башлы, максатчан була, эшне оста оештыра. Шуңа күрә аны ферма мөдире, терлекчелек биналары корыла башлагач, төзүчеләр бригадиры итеп тә куялар, амбар мөдире дә булып эшли. Фатыйма апа да, ниһаять, бәхетенә куанып, балалар үстерә, колхоз эшеннән дә аерылмый. Күңел тыныч булгач, эш куаныч кына ул, дия торган була ул. Әнә шулай куанып яшәгәндә гаиләгә коточкыч кайгы килә - бер генә дә чирләп карамаган, типсә, тимер өзәрдәй Мәгъдәнетдинне үгез сөзеп үтерә. 47 яшьлек Фатыйма 7 баласы белән тол кала. Югалту кайгысы ачы, аяктан егардай. Ләкин язмышына буйсынып, балалар өчен яшәргә көч таба ул. Көнне-төнгә ялгап, ял белмичә эшли. Өлкәнрәк балалар кул арасына керә башлый. Сыңар канат белән яшәүләр бик авыр булса да, зарланмый ул, балалары яшәргә көч бирә, югалту ачысы еш кына төнге йокыларын качырса да, куллары эштән аерылмый. Балалар, әниләренең фатыйхасын алып, бер-бер артлы башлы-күзле булалар, хәзер инде үзләренең гаиләләре бар. Фатыйма апа исә төпчек улы Зиннур, килене Дилә тәрбиясендә төп нигездә, авыл халкын сокландырып яши. Сөйләшеп утырганда килене аны яратып: «Сабырлык алиһәсе ул безнең әни, йөзеннән һәрчак нур бөркелә», - дип куйды.

    Рәхәт яшәгән кеше озын гомерле була, дигәнгә һич ышанасы түгел икән. 90 яшен тутырган тыл һәм хезмәт ветераны, ике «Ана даны» ордены иясе, 7 бала табып үстергән ана, 14 онык, 19 оныкчык әбисе Фатыйма Мөбарәкша кызы Сираева озын гомер юлында ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән. Яшәү өчен көрәш, балаларын чиксез яратуы, аларга әти җылысын да бирергә тырышуы чыныктыргандыр, Аллаһы Тәгалә аңа гомеренең кыл уртасында югалткан ире өчен дә гомер өстәгәндер бәлки. Авырлыклар сындырмаган, балаларына кадерле, авылдашларга үрнәк ак әбигә сәламәтлек, куанычлы көннәр телисе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: