Якты юл
  • Рус Тат
  • Алтынга тиң гомер 

    Никахтан соң үткәрелә торган туй кызыл туй дип атала. Аннан агач, гөлчәчәк, тимер, фарфор... туйлар китә. Тигез гомер иткәннәр көмеш, энҗе, якут исемендәгеләрен уздыра. Бәхетлеләр алтын, хәтта гәүһәр туена җитә. Таулар авылында ярты гасырдан артык бергә гомер кичерүче Кадрия Хәлим кызы белән Габделхак Кәрам улы Нәбиуллиннар җир җиләкләре кызарып пешкән мәлдә алтын туйларын уздырды. 

    Таулар мәчете имам-хатыйбы Габделхак Нәбиуллинны тирә-якта аксакал итеп кабул итәләр. Туган авылын – Тауларны мәчетле итүдә башлап йөргән мөхтәрәм зат тирән эчтәлекле вәгазьләре, үтемле киңәшләре, дини йолаларны җиренә җиткереп башкаруы белән халык арасында хөрмәт казанган. «Дөньяга аваз салган нарасыйга исем кушучы да, гаилә төзергә җыенган парларга никах укучы да, Ахирәткә сәфәр чыкканнарга «Йәсин» чыгучы да – Габделхак мулла. Нинди генә соравы булмасын – дин буенчамы ул, тормышта килеп туган берәр төрле мәсьәләне хәл итү буенчамы – авыл халкы аның янына килә», – ди Боерган авыл китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова. 
    Габделхак абый яшь чагында авылның беренче егете булган. Өздереп гармунда уйнавы, күркәм холкы белән кызларны үзенә караткан. Шулай да бала вакытында күршегә килгән кунак кызы күңел түрендә урын алган, аны онытмаган – Кадрия белән күрешәсе килгән. Язмышка язылган булса сәбәбе чыга икән. Армиядә Балтыйк буенда хезмәт иткәндә Габделхак Нәбиуллинга отпуск бирәләр. Авылга ялга кайткач кыз белән егет күрешеп, никах укыталар. Аннары яшь гаилә Балтыйк буена бергәләп китә. «Кайчан әле шундый ямьле җирләрне күрер идем дә, Балтыйк күленең үтә күренмәле суларында керләр чайкар идем?!» – ди Кадрия ханым. «Гаиләле булгач армия хезмәтемнең икенче елы сизелмичә дә үтеп китте. Мин бик кызыксынучан кеше. Армиядә хәрби часть тормышына караган бөтен нәрсәне җентекләп өйрәндем, һәр эшне җиренә җиткереп башкардым. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем бар. Армиядә алган чыныгу тормышымда гел кирәк булды», – ди Габделхак абый. Пенсиягә чыккач ул, үҗәтләнеп, үзлегеннән гарәп имлясын, Коръәнне дөрес итеп уку өчен тәҗвидне өйрәнгән. Мәчет имамының иң зур хыялы – гаиләсенең, якыннарының, авылдаш-ларының Ислам кушканча яшәүләрен күрү. 
    «Уенын-чынын кушып, первый парень дип әйтүебез дөреслеккә туры килә. Габделхак – Таулар авылында иң беренче булып югары белем алган кеше – Казан химия-технология институтын тәмамлаган инженер. Укымышлы иремнән калышмаска тырыштым – техникумга укырга кердем. Ике балабыз бар иде инде ул вакытта. Гомерем буе иремнең ярдәмен тоеп яшим. Балалар безнең яхшы мөгамәләне күреп үстеләр. Тормышта үз юлларын таптылар, хәзер инде оныкларыбызга сөенеп яшибез. Без гел бергә булдык – пенсиягә чыкканчы Чаллыда эре предприятиедә инженер-техник хезмәткәр вазыйфасын намус белән белән башкардык. Шунысы сөенечле: үткәнгә борылып карасак, үкенмәслек итеп яшәгәнбез. Хәзерге тормышыбызга шөкер итәбез. Ни генә әйтсәң дә, балачаклар искә төшә, Чебенлене сагынам. Су астында калган туган авылым төшләремә керә. Балачагымда, Тауларга кунакка килеп йөргәндә, шушы авыл егетенә кияүгә чыгармын да, гаиләбез белән Җәлил нефтьчеләр поселогында, Яр Чаллыда яшәрбез һәм пенсиягә чыккач ирем белән авылга бөтенләйгә кайтырбыз дип кем уйлаган? Тауларга бертуган Гөлсем апам янына кечкенә чагымда кунакка килә идем. Габделхакны беренче тапкыр күргәндә миңа – алты, аңа ун яшь булган. Без өйләнешкәч җизни шаяртып: «Габделхак сине койма ярыгыннан күзли-күзли яратып калган», – дия иде. Такта коймалар аша кешене күреп була иде бит, – ди Кадрия апа уенын-чынын кушып. – Сигез классны бетергәч Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, аны тәмамлагач Чирмешән районында зоотехник булып эшләдем. Аннары Чаллы районы Сарсаз-Баграж авылы (хәзер Зәй районына керә) мәктәбендә математика, физика укыттым. Таулар туган авылымны алыштырды, бик яраттым аны», – ди Кадрия апа. 
    Тыйнак, сабыр холыклы Габделхак абый белән үткен-чая Кадрия апа бер-берсен тулыландырып, яшьләргә үрнәк булырлык итеп яшиләр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: