Якты юл
  • Рус Тат
  • Алтын куллы, киң күңелле Шәйдуллиннар

    Авыл халкы бервакытта да тик утырмый. Җәен болыннарда печән чабып, малга азык хәстәрли, бакча, өй эшен карап, мал асрап көн итә. Эш артык күп булмаган кышкы чорда да кул кушырып утырмый: йон эрли, бияләй, оекбаш, шәл бәйли, чигү чигә. Кыскасы, яшим дип яшәгән кешегә шөгыль бетмәгән. Кышын авылда иң уңайлы...

    Мөҗип бабай белән очрашуны бик көтеп алдым. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда әти белән күрше авылдагы олтан салучы бабайга барган идек. Ак сакаллы картның, җырлый-җырлый, кулларындагы безне тиз-тиз йөртеп, кечкенә генә итекләремне яңартуы бүгенгедәй хәтердә. Күктәк-Мирсәеткә барганда шул мизгелләр исемә төште.
    Йорт хуҗасы безне җәмәгате Әминә әби белән капка төбендә үк каршы алды. Җитмеш яшьне узып, сиксәнне куып барган авыл картларының кунакчыллыгы, ихлас елмаюлары, ничектер, күңелләрне эретеп җибәрде.
    - Әйдәгез, кызым, иң элек чәй эчик, аннары сөйләшеп тә алырбыз, - дип, хуҗабикә безне йорт эченә алып кереп китте.
    Чәй алдында язмамның каһарманнары белән якыннанрак танышып алдым. Мөҗип бабай белән Әминә әби бик кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләр булып чыкты. Җитмәсә, бик уңган икән үзләре. Олтан салучы оста турында язарга дип килгән фәкыйрегезнең планнары үзгәреп, киңәеп китте. Гомер буе авылда торып, авыл тормышында кайнап-пешкән Мөҗип һәм Әминә Шәйдуллиннар турында киңрәк, гаиләләренең бар матурлыгын күрсәтеп язасы килде.
    Аларны язмыш кавыштырган
    Мөҗип бабай тумышы белән төп Күктәк-Мирсәет авылыннан. Монда аның әби-бабасы, әти-әнисенең нигезе. Әминә апа белән алар икесе дә - сугыш еллары балалары. Бөек Ватан сугышы башланганда Мөҗип Шәйдуллинга дүрт яшь тә тулмаган була. Теле әле ныклап ачылып кына килгән сабыйга да сугышның ачысын, ачлык-ялангачлыгын үз иңнәрендә татырга туры килә. Сугыштан соңгы елларда да тормыш итүе авыр була, авыл халкының олысы-кечесе көнне-төнгә ялгап эшли.
    Мөҗип тә әнә шулар арасында эшләп үсә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, яшь егет үзенең туган авылында, нәсел нигезендә төпләнеп калырга карар кыла. Гаилә корырга, балалар үстерергә хыялланып, озак уйлап тормый өйләнеп тә куя. Ләкин беренче тормыш иптәше белән унбиш ел бергә яшәсәләр дә, төрле сәбәпләр аркасында, Мөҗип абыйның ул хыяллары тормышка ашмый кала.
    Эшкә уңган-булган, буш сүз сөйләргә яратмаган яшь ирнең юлында Әминә апа очрый. Дөресрәге, Әминә апаны Мөҗип абыйга димлиләр. Бу вакытта яшь хатын иреннән тол калып, ике кыз бала тәрбияли торган була. Мөҗипне бу бер дә куркытмый, тәвәккәлләп, Әминәнең ризалыгын алып, алар кавышып та куялар.
    - Кешедән ким булмабыз, кыерсытмам, хөрмәт итеп яшәрмен, дип әйткән идем беренче күрешкән чакта, - дип, ул вакытларны искә ала Мөҗип бабай. - Аллага шөкер, 38 ел бергә торып, бер-беребезгә авыр сүз әйткән булмады. Һәрвакыт тату, бердәм булып яшәдек.
    Әминәсенең ике кызын да үзенеке итеп, яратып үстергән Мөҗип бабай. Ике кызга өстәлеп, тиздән бер-бер артлы тагын өч сабый дөньяга аваз салган. Шәйдуллиннар гаиләсендә ике кыз һәм бер ул туган. Әминәсе, балалары өчен күктән айны да алып төшәргә әзер торган Мөҗипнең тормышы тәмам түгәрәкләнгән.
    - Мөҗип кебек ирләр, әтиләр күбрәк булсын иде ул, - дип сүзгә кушыла Әминә әби. - Бик бала җанлы иптәшем. Балаларыбызга бервакытта да кул күтәрү түгел, бармак орып караганы да булмады. Вафат булган иремнән калган ике кызым өчен дә Мөҗип җанын бирергә әзер иде. Аларны шулай яратып тәрбияләде, кызларым аны үз әтиләре урынына күрәләр, - ди ул.
    Хәзерге көндә балалары үз гаиләләре белән яшиләр. Шулай да, атна саен авылга кайтып, әти-әниләренең хәлләрен белешергә, ярдәм итәргә онытмыйлар.
    70 төрле һөнәр дә аз...
    Мөҗип бабай белән Әминә апа исә сәламәт булганнары өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып, эшләп яшиләр. Хуҗалыкларында мал-туар, кош-корт җитәрлек, бакча эшләре дә күп. Шуңа күрә кояш баегач та, аларның йортларында һаман ниндидер эш гөрли: хуҗабикә үз эшләрен карый, хуҗа исә яраткан шөгыле киез итеккә олтан салу эшенә керешә.
    - Мөҗип абый, итеккә олтан гына салып бирче, - дип, күпләр мөрәҗәгать итә аңа. - Күрше Сарман районыннан, Чаллыдан да киләләр. Берсен дә кире борып җибәрмим, итекләрен төзәтеп бирәм. Минем өчен бу ниндидер кәсеп итү юлы дип әйтә алмыйм. Кемнеңдер башкарган хезмәтем өчен түлисе килсә - түли, әмма беркайчан да үзем нидер сорап алмыйм. Чөнки әлеге эш белән яратып шөгыльләнәм. Ул - күңел өчен ял да, кешегә файда, - дип сөйли үзенең шөгыле турында авыл агае.
    Гомумән, ирле-хатынлы Шәйдуллиннар гомерләре буе мал-мөлкәт туплау максаты белән түгел, ә кешегә ярдәм итү теләге белән яшиләр. Армиядән кайткач та Мөҗип: «Балаларга белем алырга кирәк, мәктәп кирәк», - дигән фикер белән әти-әнисенең нигез йорты торган җирне, башлангыч мәктәп төзү максатына, авылга бушлай тапшырган. Үзе исә күршедәге әби-бабасы нигезендә яши башлаган.
    Бүгенге көндә дә, беренче чиратта, алар үзләре турында түгел, халык турында уйлап яшиләр. Мөҗип абый ел саен авыл янындагы кечкенә генә буага балыклар сатып алып, аларны суга җибәрә, үрчетә икән. Авыл халкы файдасын күрсен, олылар да, балалар да балык тотып ял итсеннәр дип тырыша.
    - Мөҗипнең нинди һөнәрләрне белүен саный китсәң, кулдагы бармаклар җитәрме икән? Ул агач, тимер, пыяла эшен дә белә, кирәк икән таш белән дә эшли ала. Яшәгән йортыбызны да Мөҗип 7-8 ел элек үз куллары белән салып, тәрәзәдәге һәр бизәген агачтан үзе ясады. Бу аның үзе җиткергән өченче йорты инде, - дип яратып сөйли карты турында Әминә әби. - Нәселләре белән уңган, тырыш кешеләр алар. Эш сөючәнлеге, тынгысызлыгы, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкаруы да тәрбия, кан белән күчкәндер, күрәсең.
    «Үзебезне бәхетле саныйбыз!»
    Кырык дистә елга якын иңне-иңгә куеп яшәгән Мөҗип бабай белән Әминә әби бервакытта да: «Бу хатын-кыз эше, монысы ирнеке», - дип эшне бүлеп тормаган. Кем кая өлгерә шуны эшләп, кирәк чакта бер-берсенә ярдәм дә итә торган булганнар.
    Шул тырышлыклары нәтиҗәсендәдер, күрәсең, аларның ихаталарында гел тәртип, муллык хөкем сөрә. Яз җитү белән йорт артындагы бакчада үскән 30 алмагач, 30 караҗимеш агачы һәм башка төрле җиләк-җимеш куаклары шау чәчәк ата башлый. «Менә шул чакта кунакка килсәгез, әлеге хозур күренештән исегез-акылыгыз китәр иде», - дип куйды Мөҗип ага, җимеш бакчасы турында сөйләгәндә. Җимеш дигәннән, җәй җиткәч тә алар бергәләшеп урманнан кайтып кермиләр. Табигать биргән нигъмәтләрне: җир җиләген, гөмбәсен җыялар. Үзләре авыз итеп, аны шәһәргә дә күчтәнәчкә җибәрәләр икән.
    Мөҗип белән Әминә Шәйдулиннарда булган вакытта аларның никадәр күңелле, ярдәмчел, бик гади кеше булуларына сокланып утырдым. Алай гына да түгел, аларның бер-берсенә карата булган җылылыкны, хөрмәт-ихтирамны бүгенге көндә яшь парларда да сирәк очратасың.
    - Исән-сау, сәламәт кенә булыйк. Мал артыннан куып яшәмәдек. Балаларыбыз иң зур хәзинәбез булды. Аларның тәүфыйклы, ярдәмчел булып җитлегүләре, безне ихтирам итүләре - менә иң зур байлык. Шуңа күрә без үзебезне бәхетле саныйбыз, Аллага шөкер! Дөньялар тыныч-имин генә булсын, бала хәсрәте күрергә язмасын, - диделәр саубуллашканда Мөҗип бабай белән Әминә әби.
    Менә шундый искитмәле кешеләр яши безнең кече авылларыбызда. Булганына канәгать булып, зарланмый-сукранмыйча гына үзләре янәшәсендә матурлык тудырып көн итәләр. Күбрәк булсын иде арабызда шундый Мөҗип һәм Әминәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: