Якты юл
  • Рус Тат
  • «Аллага шөкер, мин бик бәхетле әби», – дип бер сүз белән генә әйтә үзе турында 30 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләгән Сәлимә апа

    Иске Абдул авылында 30 елдан артык гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган клуб мөдире булып эшләгән Сәлимә Шәмсетдин кызы Сәйфиева яши. Шушы көннәрдә ул 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

    Сәлимә апа 1934 елның 1 гыйнварында Иске Абдул авылында дөньяга килә. Башта үз авылларында - җидееллык, ә 1952 елда Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлый. 1952-1953 елларда колхозда хезмәт куя.
    - Әле бүгенгедәй хәтеремдә. 23 февраль 1954 ел. Иске мәчет бинасыннан яңа клуб ясадылар һәм мине шунда мөдир итеп билгеләделәр. Шуннан барысы да китте инде. Нинди генә чаралар үткәрмәдек тә без, кайда гына катнашмадык. Ул агитаторлык эше турында аерым әйтү кирәктер. Олы хәрефләр белән лозунглар ясый идек. Ул елларда бик күп язарга туры килде безгә. Моннан тыш, клубны да алып барырга кирәк иде, - дип хатирәләргә бирелде Сәлимә апа.
    Чыннан да, ул елларда пропаганда, агитаторлык эше көчле алып барылган. Колхозда эшләгән механизаторларның, терлекчеләрнең көндәлек эшләрен стенагазеталарында яктыртып барганнар, бюллетеньнәр чыгарганнар.
    - Алдынгы колхоз хезмәтчәннәренә көн саен бюллетеньнәр тарата идек, аларны күренеп торган җирләргә элә идек. Ул басуларга чыгып китүләребез... Салкынмы, чыдап булмаслык җәйге челлә вакытларымы - нәрсә генә булса да, кырларга чыгып, фермаларга барып, агитаторлык эшен башкара идек, - дип искә төшерде Сәлимә апа.
    1971 елда Иске Абдул авылында яңа мәдәният йорты төзелә һәм аның директоры итеп Сәлимә Шәмсетдин кызы билгеләнә. Үз авылларында гына түгел, башка авылларда да концерт программалары белән чыгыш ясый алар. Гомумән, Сәлимә апа гомере буе актив тормыш алып бара. Үзе турында ул:
    - Мин җыр-биюгә бик оста булмасам да, оештыра белә идем. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән оештырган чараларга халык җыелып килә иде, рәхәтләнеп күңел ача идек. Клуб берүзе бернинди дә эшчәнлек алып бара алмый. Шуңа да без халык, балалар бакчасы, мәктәп коллективлары белән эшләдек. Алай авыр булды дип әйтмим. Аллага шөкер, бергәләп эшләдек. Мине тыңлыйлар иде, - дип искә ала ул.
    Сәлимә ападан гаиләсе турында да кызыксындым.
    - Әтием сугышта үлеп калды, мәрхүмкәем. Биш бала, әни, әбиебез ятим калдык. Анда күргән газапларны сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый. Ул ачы еллар хәтеремдә мәңгегә уелып калды, - дип башын аска иде әңгәмәдәшем. - Безнең аякларда чабата-оек булды, шулар белән иртән мәктәпкә барганчы кәлҗемә җыеп кайта идек. Әниебез белән бергәләшеп урак өстендә дә эшләдек. Үзебезгә кызык булсын дип, уен да уйнап ала идек. Ул елларны сагыш белән искә аласы гына калды, - дип елмаеп куйды Сәлимә апа.
    1956 елда Сәлимә апа белән Мөнәвир исемле тырыш, үҗәт егет туй ясыйлар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары Зөбәрҗәт Ижау шәһәрендә гомер кичерә. Сәлимә апа исә улы Булат һәм килене Ризилә белән тормыш итә.
    - Мин үземне бик бәхетле әби дип әйтә алам. 80 яшь тә - олы бәхет, олы куаныч. Шулкадәр гомер биргәненә Ходайга шөкер итәм. Балаларым исән-сау. Дүрт оныгым бар, бер оныкчыгым үсеп килә. Миңа хәзер нәрсә кирәк?! Алар тәүфыйклы, намуслы, итагатьле балалар булып үссеннәр иде, - дип теләкләрен белдерде Сәлимә апа.
    Сүз артыннан сүз чыгып, вакытның тиз узуын сизми дә калганбыз. Ә Сәлимә апа үз тормышын, клубта эшләгән вакытларын кабаттан искә төшереп, сөйләвен дәвам итте.
    - Мин эшкә иртәнге сәгать 6га бара идем. (Менә бит ничек булган. Ә хәзер без вакыты белән 8гә эшкә барырга ялкауланабыз, дип уйлап куйдым мин). Иртәдән, караңгы төн җиткәнче эшләгән вакытлар да бихисап булды. Учет журналын тутырмыйча, мин бервакытта да клубтан чыгып китмәдем. Бөтен булган эшләремне бетереп, тыныч күңел белән генә кайтып китә торган идем. Ул калып эшләүләр турында әйтеп торасы да юк! Безне, эшебезне гел тикшереп тордылар бит. Эш авыр булса да, кыйналып эшләмәдем мин. Яраткан хезмәтемнән тәм, ямь таба белә идем, - ди Сәлимә апа, хисләргә бирелеп.
    Сәлимә апа белән сөйләшеп утырганда, өйләрендә гөлләрнең бихисап күп булуына да игътибар иттем. Аларны күрмичә мөмкин түгел! Ниндие генә юк: зурысы, кечкенәсе, шау яфраклысы, искиткеч гүзәл чәчкәләр атып утыручысы. Минем гөлләргә сокланып утыруымны үзе дә күрде булса кирәк:
    - Гөлләрне яратам мин. Өйдә генә түгел, клубта эшләгән вакытта да күпләп үстерә идек без аларны. Килгән кешеләрнең барысы да хозурланып, сокланып китә торган иде. Гаҗәеп матур иде шул алар, - дип әйтте ул миңа.
    Иске Абдул авылында урнашкан хәзерге мәдәният йортының торышы турында да сорамыйча кала алмадым. Ничә еллар буе мәдәният өлкәсендә кайнаган кеше, клубның бүгенгесенә берничек тә битараф кала алмыйдыр дип уйладым.
    - Аллага шөкер, клуб эшчәнлеге белән тулысынча канәгатьмен. Аның хәзерге мөдире Гүзәл Фәйзрахман кызы Вәлиева авылыбызның мәдәният учагын чисталыкта, пөхтәлектә тота. Чаралар да еш үткәрәләр. Ул үзе дә, аның коллективы да бик үҗәт, тырыш, акыллы кызлар. Эшләргә дә эшләргә инде аларга, - диде ул.
    Сәлимә әбинең заманында тырыш хезмәтен таныганнар - 1972 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелгән. Ә 1983 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. Моннан тыш, Сәлимә Сәйфиева СССРның Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе белән дә бүләкләнгән. Менә шундый данлыклы, мактауга лаек кешеләр яши районыбызда. Сәлимә апага бәхетле картлык, балаларының, оныкларының игелеген күреп, аларның хөрмәтендә тагын күп еллар яшәргә язсын әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: