Якты юл
  • Рус Тат
  • Алар узган юллар һәм еллар

    Куады авылында гомер итүче Рафис белән Фәния Сөендековлар турында язганыбыз бар безнең. Узган елда алар «Туган авылым тарихына багышлап... (Куады авылы, табигате, авыл халкының тормышы турында истәлекләр)» дип исемләнгән китап та бастырып чыгарганнар иде. Түбәндәге язмабыз шушы матур, сокланырлык гаилә турында.

    Тумышлары белән алар икесе дә Куады авылыннан.
    - Безнең балачак авыр да, ачы да сугыш елларына туры килде. Чабаталар киеп, бәрәңге кәлҗемәсе ашап үскән буын инде без. Авырлыкның ниндиләрен генә күрергә туры килмәде: аларны сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аллага шөкер, бергә 50 елдан артык яшибез, - диләр алар.
    Сөендековлар үтә дә тырыш, хезмәт сөючән гаилә, нинди генә эшкә тотынсалар да, һичшиксез, башкарып чыкмый калмыйлар. Фәния апа заманында авыллар буйлап сөт тә җыеп йөргән, аннан соң клуб мөдире булып эшләгән. Рафис абый исә тегермәндә эшләгән. Икесе бергә 20 елдан артык авыл халкына кино күрсәткәннәр.
    - Рафис - үтә дә тырыш, хезмәт сөючән. Балта остасы ул: үз куллары белән нәрсә генә ясамады - урындыклар, өстәлләр, гөл савытлары, караватлар дисеңме, берсе дә калмады. Әле без бергәләшеп балаларыбызга тире иләп, аннары аны манып, кайры туннар да тегеп кидерттек. Аллага шөкер, ирдән уңдым. Ул итек тә баса, бүрекләр дә тегә, техниканы да биш бармагыдай яхшы белә, - дип тезеп китте Фәния апа.
    Сөендековларның төрле сәбәпләр аркасында, читкә чыгып, анда да бәхет эзләп караган чаклары булган.
    - Пермь өлкәсе Губаха шәһәренә барып, шахтада эшләдек. Рафис - шахтер, мин кочегар булдым. Аннары Кукмара-Казан тимер юлын төзүдә дә катнаштык. Авырлыкларны бергә җиңдек, аңлашып яшәдек, - дип сөйли Фәния апа.
    Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, 1960 елларда алар кабат үз авылларына кайталар, монда йорт җиткерәләр, балалар табып үстерәләр. Берсеннән-берсе матур, алма кебек дүрт бала. Тик, кызганыч, бер кызлары фаҗигале төстә вафат булып, ата-ана йөрәгенә төзәлмәслек яра сала. Ярый әле куанычка оныклары, оныкчыклары бар. Шунысы да бар: балалары барысы да Түбән Суыксу авыл җирлегендә бер-берсенә ярдәмләшеп, терәк булып яши. Бәйрәмнәрдә дә, зур эшләр башкарырга кирәк булганда да бергә алар.
    - Бер оныкчыгыбыз - Раилебез бүгенге көндә армия сафларында Йошкар-Ола якларында хезмәт итә. Алла теләсә, тиздән кайтырга тиеш. Бик көтәбез аны, сагынабыз, - дип куйды Фәния апа.
    Шулай ипләп кенә сөйләшкән арада дөрләп мич янып утырганын, ә ипиләрнең мичкә кереп китәргә «көтеп» торганнарын күреп алдым. Игътибарымның шуңа юнәлгәнен Фәния апа да сизде, күрәсең:
    - Өйгә газ кергән булса да, мичне сүтмәдек, моны кирәк дип тә тапмадык. Мин гел шулай кайнар мичтә тәмле ипиләр пешерәм. Әле күптән түгел генә авылыбыз җирлегендә «Истоки» фольклор фестивале үтте. Фестивальдән соң район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре өебезгә килде. Ул көнне мичебез гөжләп чытыр-чытыр яна, киленебез көлчә пешерә иде. Самавырыбыз кайный, аңа әкрен генә күмер салып, чәйне яңарттык. Кунакларыбызга элеккеге заманнарда ничек яшәгәннәр, ничек тормыш алып барганнар - шуны күрсәтергә тырыштык. Мич янында безнең гел ипи көрәге белән пумала тора, аларны да гел эшкә җигәбез, - ди Фәния апа. Хатыны сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап утырган Рафис абый да сүзгә кушылды:
    - Без, гомумән, үзебез пешергән мич ипиен яратабыз. Пешкән чагында ук өйгә хуш ис тарала. Сугыштан соңгы авыр елларда хыялларда йөрткән ис бит ул.
    Ул да булмады ипиләр мичкә кереп тә китте. Фәния апа белән Рафис абый шундый «тәмле» итеп ипи турында сөйләгәч, яңа гына мичтән чыккан кайнар күмәчне кабып карау теләге уянган иде миндә, анысы хак. Аннары әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне шундый ипле итеп саклап калырга тырышулары аларга карата миндә олы хөрмәт уятты.
    Сүз арты сүз чыгып, Фәния апа тормыш иптәше Рафис абый белән туган авылларына багышлап, китап чыгарулары турында сөйләде. Аны 2013 елда 90 данәдән артык тираж итеп чыгарганнар. Монда Куады тарихы, үткәне, бүгенгесе, аның тырыш кешеләре - гомумән, барысы турында да бәян ителгән.
    - Моны кем дә булса эшләргә тиеш иде, дип саныйбыз. Бездән соң балаларыбыз, оныкларыбыз, аларның балалары китапны алып укый алачак. Язып калдырылган әйбер югалмый бит ул. Бер-берсенә сөйләрләр, хатирәләр кабаттан яңарыр, безне искә алырлар, - диләр Сөендековлар.
    Рафис абый белән Фәния апа Сөендековларның йортыннан мин якты хисләр, изге теләкләр белән киттем. Алга таба да бергә булып, бәхетле картлык кичерергә язсын аларга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: