Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Алар күңелләрендә кояш йөртүче җир уллары

Бер карлыгач яз китерми дисәләр дә, бер кешедән күп нәрсә тора. Мисалларын күпләп китерергә була. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, базар икътисады шартларында, авыллардагы күмәк хуҗалыклар таркала башлады. Күз ачып йомганчы колхоз-совхозлар юкка чыкты, фермалар бушап калды, машина-трактор парклары таралды, авылларга инвесторлар килеп, үзләренчә хуҗалык итә башлады. Ә менә «Ярыш» хуҗалыгының...

Күрше авылда рәис булып эшли иде ул. Хуҗалыкны яшәтү өчен ниләр генә эшләмәде, авылга инвесторлар да кертмәде. Бурычка баткан, хуҗалык итү системасы тәмам йомшарган җәмгыятьне торгызуга җиң сызганып алынды. Бүген биредә хәл бөтенләй башка: мөгезле эре терлекләр саны меңнән артык, игенчелектә дә уңышлар куанычлы - хуҗалык алдынгылар рәтендә.

Хуҗалык идарәсендә Расим Мансур улы белән шул елларны искә алып, сөйләшеп утырабыз. Ул куанып, бүгенге эшләре турында сөйли: терлек азыгы җитәрлек әзерләнеп, ферма тирәсенә ташып өелгән, терлекләр көзге-кышкы асрауга күчерелгән, сөт җитештерү күрсәткечләре дә күчү чоры өчен ярамаслык түгел, көзге чәчү, туңга сөрү тәмамланган, силос базларының да соңгысы тулып килә.

- Таянырлык ышанычлы кадрларың булмаса, уңышларга ирешәм димә. Механизатор егетләребез шәп безнең, - ди Расим Мансурович. - Менә Рафис Хәмәтовны гына алыйк. Универсаль механизатор дияр идем мин аны. МТЗ 1221 тракторын иярли ул. Шул техникага ничә төрле генә инвентарь тагып эшләми! Кышын фермада погрузчикта - силос кертә, башка төрле эшләрне башкара. Яз җиттеме, ул инде басуда: җир сөрә, ашлык чәчә, чәчүлекләр эшкәртә, аннары печәнгә төшәбез, Рафис печәнне кипләргә бәйләтә, силос эттерә. Елына 365 көн эшли дисәм дә арттырып әйтү булмас. Тыныч холыклы, карусыз кеше ул, аңа эш кушуы рәхәт - ярты сүздән аңлый сине.

- Әнә шулай ихлас бирелеп эшләү өчен күңел күтәрерлек шартлары да кирәк бит әле, - дип кызыксынам.

- Шартларын тудырырга тырышасың инде. Хезмәт хаклары аена 25-30 меңнән ким түгел, былтыр, районның алдынгы механизаторы буларак, Рафис Хәмәтовны район авыл хуҗалыгы профсоюз оешмасы «Жемчужина» санаториена юллама белән бүләкләде. Быел аны хуҗалык исәбенә ялга җибәрергә ниятләп торам - эшләр өчен сәламәт булу кирәк. Малларны кышлату нәтиҗәләре буенча премиягә үгез бирдек, язгы кыр эшләреннән соң, Сабан туенда да үгез бозау белән бүләкләдек. Эшләгән кешегә кызганыч түгел.

Рафисның тракторга утыруына да быел нәкъ 30 ел тулган. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ул, кайберәүләр кебек, бәхет эзләп чыгып китмәгән. Минзәләгә барып, шоферлар әзерләү курсларын тәмамлаган, ә тракторда эшләү өчен таныклыкны ул Күзкәй урта мәктәбендә - биредәге СПТУ филиалында укып алган. Сүз уңаенда, элек шәһәрдә бай тарихлы авыл өчен киң профильле механизаторлар әзерләү училищесы булып, урта мәктәпләрнең берничәсендә аның филиаллары эшләде. Төрле елларда аның Күзкәйдәге филиалын 70тән артык егет тәмамлаган. Кызганыч, ул уку йорты юк инде.

Хуҗалык бухгалтериясендә Рафисның эш күрсәткечләре белән дә кызыксындым. Быел ул 173 гектар - уҗым, 230 гектар - күпьеллык үлән тырмалаган, 965 гектар - бөртекле культуралар, 369 гектар күпьеллык үлән чәчкән, 230 гектар җирне туңга сөргән. Бүгеннән Рафис фермада, анда да эшләр җитәрлек.

Рафис гаилә бәхетен дә туган авылында тапкан. Хатыны Зимфира белән алар ике ул үстергәннәр. Илнур белән Илдар бүгенге көндә икесе дә КФУ да укыйлар. Алма агачыннан ерак төшми диләр, авылдашлары егетләрне мактап телгә алды.

- Машина-трактор паркында тракторларыгыз да тезелеп тормый, шул кадәрле җирне кай арада эшкәртәсездер. Киеренке кыр эшләре вакытында читтән кеше аласызмы? - дип кызыксынам.

- Юк, читтән кеше алмыйбыз. Ничек әле, аз булса да берәгәйле булсын, диләрме? Тракторчыларыбыз берәгәйле, югары әзерлекле безнең. Фәнил Әхмәтвәлиев, Фазыл Бәйрәмов, Әнвәр Ногъманов - киң профильле механизаторлар. Дилбегә кактыра торганнардан түгел, кайда кирәк, алар шунда.

Расим Мансурович егетләрен мактый, канәгать ул алардан. Ә минем аның үз исеменә дә җылы рәхмәт сүзләре әйтәсем килә: күршедәге кайбер авыллардагы кебек, күмәк хуҗалыкны таратмавы, зур кыенлыкларны җиңеп, бөтенлекне саклап яшәткәне, эшне авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешерлек итеп оештыра белгәне өчен. Мин исемнәрен телгә алган егетләр - чын җир уллары, гаиләләренә иминлек, авыр хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев