Якты юл
  • Рус Тат
  • Агачтан могҗиза тудыручы

    Аның остаханәсенә килеп кергәч, биредә чын иҗат мәйданы икәнен сизәсең: пөхтә итеп төрле эш кораллары, нәни станнар тезеп куелган, өстәлләрдә ясалачак әйберләрнең детальләре, бер киштәдә төрле төстәге буяулар, лаклар, җилем һәм башка вак-төяк кирәк-яраклар. Әзер шахмат тактасы, аңа агачтан микроскоп төгәллеге белән зурайтып эшләнгән шахмат фигуралары тезелгән. Борынгы нәкышләр төшерелгән кувшиннар, зур төгәллек белән агачтан ясалган төрле җәнлек фигуралары. Икмәк саклый торган тартманы гына күр! Ә менә бу искиткеч матур хатын-кыз сынын автор «Сөембикә» дип атаган. Кыскасы, кечкенә генә остаханәдә үзе бер әкияти дөнья. Шуңа игътибар итәм: оста, картина язамы, агач фигуралар ясыймы, аның иҗат табышларында яшел, алтынсу якты төсләр өстенлек итә. Ә бу хыялый дөньяның тылсымлы куллы хуҗасы – Рөстәм Ясәвиев.

    ...Узган гасырдагы үзгәртеп кору җилләре бик күп кешеләрнең язмышларын астын-өскә китерде, кайбер һөнәрләрне инде кирәкми дип сызып ташлап, йөзләгән, меңәрләгән кешеләрне – менә дигән һөнәр ияләрен юллар чатына чыгарды. Кем кайда борын төртә алды, шунда урнашты. Ә рәссам, агачтан могҗизалар тудыручы оста куллы Рөстәм Ясәвиев гомере буе җирсеп, сагынып яшәгән туган авылы Күзкәйгә кайтып урнашты. Кайтуын кайтты, тик кайчандыр ишле гаилә гөрләшеп үскән туган нигездә инде башкалар яши. Озак уйлап тормыйча, ул шул нигезгә каршы гына урнашкан искереп беткән йортны сатып алып, акрын гына хыялында йөрткән үз оясын кора башлады. Гаиләсе Чаллыда, үзе биредә. Рөстәм баш-аягы белән иҗатка чумды. Эче пошкан, иҗади эзләнүләр газаплаган вакытлары да була, андый чакларда ул инде ташлаган флейтасын кулына ала, күңелендә йөрткән шигъри хисләрен ак кәгазьгә төшерә. Аның кайбер шигырьләре безнең «Якты юл» газетасында да басылып чыкты. Рөстәмнең эшләрен ул чагында шәһәр телевидениесеннән дә күрсәттеләр. Остага заказлар килә башлады. 
    Баштарак ул кайту белән төзегән остаханәсендә яшәде, хыялында йөрткән агач образларны иҗат итүгә бөтен күңелен бирде. Акрын гына шәһәрдә яшәгәндә төшләренә кереп интектергән өч бүлмәле йортын да җиткерде. Аның йорты да, кем әйтмешли, кешенекенә охшамаган: җирдән түшәмгә кадәр тәрәзәләр (дөнья яктысы керсен дип), алгы өйнең ян-як ишеге сауна белән эшләнгән мунчага чыга. Оныклар кайтканда рәхәтләнеп уйнарга идәненә җылы япма түшәлгән бүлмә аеруча ямьле.
    Ишегалды уртасына бик матур, зәвыклы итеп чатыр да ясап куйды. Ул боларның барысын да читтән ярдәм алмыйча, үз куллары белән эшләде. Ә җәйгә чыккач, өй тирәсендәге гөлләре күзләрне камаштырырлык итеп чәчәк атып утыра. Түтәлләр дә зәвык белән пөхтә итеп эшләнгән. Өенә терәп кышкы бакча булдыру нияте дә бар әле аның.
    Бер булган бөтен якка да булган дигәндәй, Рөстәм картиналар да яза. Аның картиналарында да, башлыча, туган як табигате. Тик пейзажларында нигәдер сагыш, моң тоемлана. Балачак, яшьлек хатирәләре белән уралган газиз туган авылының кыйбласы үзгәрүдән килгән сагыш төсләредер ул бәлки.
    ...Рөстәм Күзкәйдә урта мәктәп тәмамлаган, аннары Казан сәнгать училищесында тумыштан бирелгән талантын чарлаган, сәнгатьтәге төрле жанр серләренә өйрәнгән. Чаллыда төзелешләр кайнаган елларда «Камгэсэнергострой»ның сәнгать-бизәкләү участогында эшләгән, 47нче һөнәр училищесында төзүче яшьләрне агач әйберләр ясау осталыгына өйрәткән. Заманалар үзгәреп киткәч, останың һөнәре кирәксез булып калган. Башка эшкә дә урнашып караган ул, ләкин күңелгә ятмаган хезмәт куаныч та, уңыш та китермәгән. Ә Рөстәм Ясәвиев яраткан хезмәтендә иҗади табышларга, югары нәтиҗәләргә ирешүгә күнеккән. Күпсанлы мактау кәгазьләре, төрле иҗади конкурсларда алган дипломнар шул хакта сөйли. 
    Бик күп иҗат кешеләре кебек, ул «яңа тормыш»та үзенә, һөнәренә куллану таба алмаудан күңел төшенкелеген басу өчен хәмерле чәркәгә үрелгән, берара аның белән мавыгып та киткән, барыбер күңелдәге бушлыкны тутыру чарасын таба алмый аптыраган. Авыл баласының кыюлыгы да, еш кына тәвәккәллеге дә җитми. Югыйсә, тумыштан бирелгән талантын, иҗат ялкыны янып торган елларын юкка әрәм итмичә, үз остаханәсен булдырып, җиң сызганып яңа тормышка ябышырга кирәк булгандыр да. Мондый тәвәккәллек бөтен кешегә дә бирелми шул. Аның каравы, бүген ул, барлык киртәләрне җиңеп, җиң сызганып яраткан эше белән шөгыльләнә. Авыр вакытларда иңен куя белгән, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иткән хатыны Дамирага бик рәхмәтле ул. Бер очрашуда мин аннан: «Авыл баласына шулкадәр күпкырлы сәләт кемнән килгән?» – дип сорадым.
    – Кем белгән инде, үземне белә башлаганнан бирле кулымда агач белән пәке, өстәлдә төсле каләмнәр булды. Әти урманчы иде, бик оста итеп ат рәсемнәре ясый. Алар шундый чын, тере иде. Күрәсең, рәсем ясарга хирыслык миңа әтиемнән килгәндер.
    – Менә бу бизәкләрне, нәкышләрне кайдан аласың? Бигрәк үзенчәлекле, мәгънәле дип әйтимме? Нәни куян малае, мыраубикә, борынгы милли нәкышләр төшерелгән кувшиннарга күпме күз нуры түгелгән, йөрәк җылысы салынган.
    – Уйлаган композицияне агачтан уеп ясау миңа кыен түгел, куллар чарланган. Ә менә бизәген уйлап табу, төсләр сайлау күп эзләнүләр сорый. Төнге йокыларны качыра ул, дөньяңны оныттыра. Ә эшең үзең күзаллаганча, үзең уйлаганча килеп чыккач, сабый баладай куанасың. Эскизларны ясагач, тупланган архивымны актарам, компьютерда казынам, журналлардан хәзерге заман рәссамнарның иҗатын күзәтәм. Казанда яшәүче кызым картиналар яза, ул да күп төрле үрнәкләр алып кайта. Аннары авылымның табигать күренешләре, ел фасыллары бизәкләре дә тема бирә. Иҗат ул – эзләнү, уйлану һәм табыш. Аның шатлыгы, куанычы да шунда. 
    – Әйберләрегезне сатуга чыгарганыгыз бармы?
    – Булгалый. Бүләккә бирергә сорап алалар. Беләсезме, андый чакларда үзем сатам, ә күңел елый, баладан аерылган кебек, – ди Рөстәм. Шулайдыр, күпме йөрәк җылысы салынган, йокысыз төннәр бирелгән бит. Оста күбрәк төнлә эшләргә яратам ди бит.
    – Бик сирәк һөнәр остасы син, Рөстәм. Күп төрле иҗади һөнәрләреңне авылыбыз балаларына өйрәтү ниятең юкмы? Беләсең бит инде, аларны шөгыльгә өйрәтү мөмкинлеге юк авылда.
    – Минем бу олы хыялымны кызым Алисә тормышка ашырыр дип ышанам. Кечкенәдән җитәкләп сәнгать мәктәбенә йөрттем. Бик матур картиналар яза, кулы ятып тора. Минем агач эшләнмәләремә бизәк төшерә. Казанда балалар бакчасында махсус төркемдә сабыйларны рәсем ясарга өйрәтә ул. Нәниләренең уңышларына сөенеп туя алмый.
    Останың хыялы тормышка ашар, Аллаһ боерса. Әнә, Алисәнең әле яңа тәпи йөри башлаган улы нәни чүкече белән бөтен дөньясын онытып нидер чүки, нидер ясарга тырышып мәш килә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Шулай була күрсен. 

    Фотолар Күзкәй авылы китапханәсеннән алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: