Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Укытучы, ягымлы әби, кул остасы

Мәктәп, белем биргән укытучыларыбызны кайчан гына булмасын һәммәбез аерым җылылык һәм рәхмәт белән искә алабыз. Парта артында узган еллар вакыйгаларыннан Роза апа Сабированың география дәресләре күңелдә аеруча якты, җете матур төсләре белән уелып калган. Һәр яңа дәрес үзе бер могҗизага тиң иде. Кызып-кызып диаграмма, карталарны тикшерәбез, табигый байлыкларны барлыйбыз, һәр...

Роза Гәрәй кызы үзе Иректаң авылында туып үсә. 11 балалы ишле гаиләдә 1942 елда дөньяга килә. Әтиләре Гәрәй агай тирә-юньдә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе - беренче тракторчы була. Хезмәте бик кирәкле. Аны шуңа сугышка да алмыйлар, бронь белән җирдә эшләргә калдыралар. Басудан кайтып кермәгән механизатор күп тапкырлар Халык казанышлары күргәзмәсендә катнаша, диплом белән бүләкләнә. Әтисенең уңышларына тиңләшергә өйрәнгән Роза башлангыч белемне Иректаң авылында ала. Кечкенә генә, чандыр кыз дүртенче сыйныфка укырга Иске Абдул мәктәбенә килә. Җидедән соң урта белемне Теләнче Тамак мәктәбенә йөреп ала. Аннары тырыш, китап укырга яратучы Роза Алабуга культура-агарту техникумының китапханәчеләр бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгечне 1962 елда Күзкәй авылына китапханәче итеп җибәрәләр. Авылда үзешчән сәнгатьнең гөрләп торган чагы. Клубта көн саен нинди дә булса чарага репетецияләр үткәрелә. Клуб мөдире Гәйшә Хөсәенова куйган таләпләр зур. Мәдәният хезмәткәрләренең эше иртүк бюллетень чыгару белән башлана һәм кара төнгә кадәр дәвам итә. Халык белән бик актив эшлиләр. Күзкәй үзешчәннәре күп тапкырлар район смотрларында җиңә, мактауга лаек була. Шушы тынгысыз хезмәте өстенә Роза "Ярыш" колхозының комсомол комитеты секретаре эшен алып бара. Көне-төне кешеләр янында була. Өлкә комсомол комитеты конференциясендә дә катнаша ул. Авылда яшь, чибәр, булдыклы, акыллы кызны бик тиз күреп алалар. 1963 елда Күзкәйнең кем әйтмешли "шәп" егетләренең берсе Мулланур Сабиров армия хезмәтен үтеп кайта.

Хәл белешергә кергән җиреннән күрше агае солдатка:

- Китапханәче кыз бигрәк әйбәт инде, шуны озатсаң иде ул, - дип күңеленә коткы салып куя.

Энесе Салихҗан да хатында шушы кыз турында язган иде ләбаса. Егет, кичен уенга чыккач, Розаны күзли башлый. Беренче очрашудан ук кыз ипле холкы, сабырлыгы, тыйнаклыгы, акыллы фикер йөртүе белән егетне үзенә бәйләп куя. Яшьләрнең хисләрен вакыт үзе сыный. Үз алдына яңа максатлар куйган Роза 1964 елда Казан дәүләт педагогия институтының география факультетына укырга керә. Ә Мулланур Чистай авыл хуҗалыгы һәм механикалаштыру техникумына китеп бара. Укуда, хат-хәбәр көтеп көн артыннан көн үтә. Икесе ике читтә, араларда ерагаерга, хисләр дә сүрелергә тиеш иде дә бит... Тик кыз егетнең күңеленә нык кергән шул. Мулланур сөйгәне белән очрашу эзләп Казан юлын таптый. Ниһаять, Роза читтән торып укуга күчеп, Минзәлә районы Хуҗәмәт мәктәбендә укытырга кайта. Егетнең инде укуын тәмамлаган чагы. 1967 елда яшьләр гөрләтеп туй ясый, Сабировлар гаиләсенең тормыш юлы әнә шулай башлана. Беренче мәхәббәт җимешләре - уллары Радик Розаның дәүләт имтиханнары алдыннан дөньяга килә. Тормышыңдагы шушы олы сынауны яшь ана кулына 12 көнлек сабыен күтәреп каршылый. Җиңә, имтиханнарны уңышлы тапшыра.

Сабировлар мин белә-белгәннән бирле авылның ныклы, матур гаиләләреннән булды. Роза апа белән Мулланур абыйга сокланмый булмый. Бер-берсен хөрмәт итеп, кайгыртып яши алар. Нинди генә бәйрәм, мәҗлес булмасын, парлап киләләр. Хатыны янәшәсеннән: "Минем Розамны күрәсезме?!" дигәндәй горурланып атлый Мулланур абый. Яратканнарын, синең белән горурланып, хөрмәт итеп яшәгәннәрен тою хатын-кызга канат үстерә бит ул.

Мулланур абый төрле җаваплы эшләрдә эшләде - партком секретаре, хуҗалык җитәкчесе, салым инспекторы - менә аларның берничәсе генә. Чаллы шәһәрендә, чит районда эшләргә дә туры килә аңа. Ә Роза апа ир хатыны буларак гел гаилә учагы тирәсендә булды. Мәктәбен калдырып читкә күчмәде. 32 ел буена Күзкәй мәктәбендә география фәнен укытты, озак еллар оештыручы булып эшләде. Хәзер дә үзе эшләгән коллектив белән элемтәләре ныклы. Ветеран укытучы мәктәптә укучы балалар белән кул эшләре түгәрәге алып бара. Матурлыкны танырга, тудырырга өйрәтә. Картиналар, ашъяулык, салфеткалар чигә. Авыл мәдәният йортында оештырылган күргәзмәләрдә аның эшләре белән танышырга мөмкин.

Роза апа белән Мулланур абый пар канат астында 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Радик Яр Чаллы шәһәрендә менеджер. Уртанчылары Венера һәм төпчекләре Диләрә Казанда яши. Берсе экология юнәлеше буенча әйдәп баручы белгеч, икенчесе табиб булып эшли. Сабировларның 6 оныгы бар. Алар өчен ягымлы әби-бабай Роза апа белән Мулланур абый. Кечкенә оныкларын сөеп-иркәләп, балаларының уңышларына сөенеп, тормыштан тәм-ямь табып яши бу гаилә.

Ноябрь башы алар өчен аеруча истәлекле - Роза апа үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мин аны барлык укучылары исеменнән гомер бәйрәме белән ихлас котлыйм, исәнлек-саулык, имин көннәр, бәхет-шатлык теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы