Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Техниканың иң кулаен сайлаган Гөлсәйрә

Колышның уңган кызы, "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгының ферма мөдире Гөлсәйрә Таһирова эшкә әнә шулай җитез скутерында гына элдертә.

- Ут өертеп эшли, бик булган, - диләр аның турында хезмәттәшләре.
Эше чыннан да тынгысыз һәм бик тә җаваплы: 750 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 340 савым сыер, 330 баш бозау, 100 баш тана аның кул астындагы 16 терлекче карамагында. Һәр савымчы 50шәр баш сыер сава. Маллар вакытында ашатылсын, араннар һәрчак чиста булсын, сауган сөт тиешле сыйфат һәм майлылык белән сатуга озатылсын, гомумән, терлекчелек продукциясе җитештерү циклы өзеклексез эшләсен өчен һәрдаим игътибар һәм контроль кирәк.
- Барысына да өлгерү, җитешү өчен, техниканың иң кулаен сайладым да инде, - ди елмаеп Гөлсәйрә Гайсә кызы Таһирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев