Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Талантлы мөгаллимә

Кайчак шулай була: хөрмәт иткән кешең турында язарга утырсаң, аның сыйфатын тулырак сурәтләү өчен кирәкле сүзләр таба алмый интегәсең. Хезмәттәшем, 28 ел гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәкыя Хисаметдин кызы Шакурова турында язарга ниятләгәч тә шулай булды. Аның турында нинди генә җылы сүзләр әйтсәң дә аз булыр, образы...

Элек-электән халык укытучыны ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган. Тәкыя Хисаметдиновна да ничә буын балаларының, әти-әниләренең, авыл халкының яраткан укытучысы, киңәшчесе. Укытучылык сыйфатлары аңа тумыштан бирелгән. Сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үзен башкаларга үрнәк итеп тота белү хас аңа.

Иске Теләнче авылында ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә ул. Мәктәптә үк тырыш, тәвәккәл була, эшкә җаваплы карый. Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, кыз Алабуга педагогия институтына укырга керә. Менә хәзер чирек гасырдан артык ул балалар арасында. Шул елларның дистәдән артыгын без Таулык башлангыч мәктәбендә бергә эшләдек. Тәкыя Хисаметдин кызы минем чын остазым булды. Бер-беребезгә юл куеп, киңәшләшеп, кирәк чакта ярдәм кулыбызны сузып, дус, тату эшләгән елларыбызны хәзер дә сагынып искә алабыз.

Мөгаллимә буларак, ул югары һөнәри осталыкка ия. Ул укыткан балалар һәр сорауга дөрес җавап бирә беләләр, мәкаль-шигырьләр сөйләүдә дә аларга тиңнәр юк. Болар барысы да дәресләрне төрле эш алымнары кулланып, дөрес оештыра белүгә бәйле.

Тәкыя Хисаметдиновна күпкырлы табигый сәләткә дә ия әле. Балалар катнашындагы чараларда да, авыл үзешчәннәре концертларында да, театр куйсак та - ул һәрчак сәхнә түрендә. Балаларга ягымлы укытучы булу беррәттән, әкият геройларын бик оста уйнаучы талантлы артист та ул.

Тирән белемле, укымышлы, һәрчак кызыксынучан, ярдәмчел, югары интеллектуаль шәхес, ата-аналарны, хезмәттәшләрен сөендереп, бүген дә яраткан хезмәтен башкара. Гаиләсендә дә кадерле әни, сөекле тормыш иптәше, яраткан дәү әни ул. Заһир әфәнде белән алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Назлыгөл әнисенең һөнәрен сайлады, ә Айсылулары югары уку йорты студенты, икътисадчы булырга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф